Туганайлар

"Ферма эшчеләре төнлә тәрәз шакый..."

Авыл халкы эш бетүгә, хуҗалыклар бөлеп таркалуга зарланган заманда Питрәч районы Көлкәмәр авылы халкы ферма ачылуга зарланып, Татарстан хөкүмәтенә хат язган. Моның сәбәбен ачыкларга теләп, "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе авылга юл тотты.

Бөек тарихлы борынгы авыл

Көлкәмәр - керәшен авылы. Рәсми документларда "Көлкәмәр" дип атала, авыл халкы бу язылыш белән килешми, алар фикеренчә, авылның дөрес атамасы "Көлкәмэр". Бу бик борынгы авыл. Моның шулай икәнен "Көлкәмәр бию көе" дә раслый. 1978 елда Геннадий Макаров бу көйне язып алып, халыкка таныта, ул хәзер "Плясовой наигрыш Колкомерки" атамасы белән билгеле. Мондый мәдәни мирас белән һәр авыл горурлана алмый.

... һәм шул авылдагы начар ис, һәм ямьсез холыклы эшчеләр...

Авылга без чыгыш белән шушы яклардан булган кешеләр белән кайттык. Алар конфликт хакында кыскача аңлатма бирде.

Былтыр еллар буе ташланып яткан ферманы чыгышы белән Азәрбәйҗаннан булган Заур Мироламов торгызырга алына. Эшмәкәрнең маллары күбәйгәннән күбәя бара, әмма авыл халкы белән уртак тел табылмый. Бер карасаң, яңа ферма ачылу яңа эш урыннары дигән сүз, әмма ферма эшли башлаганнан соң туган проблемалардан, 96 кешелек Көлкәмәр авылы халкын да аңларга була.

Халык ике әйбергә - фермада санитария таләпләрен үтәлмәвенә һәм фермадагы эшчеләрнең үз-үзләренең тотышына зарлана. Авыл уртасында урнашкан фермадан чыккан мал тизәге Мишә елгасына агып төшә. "Мөселманнарга Мәккә ничек кадерле булса, безгә Мишә шулай кадерле", - ди авыл кешеләре.

Көлкәмәр авылы халкына җавап рәвешендә район хакимияте авыл җирлеге үзәгендә - Керәшен Сәрдәсе авылында җыелыш үткәрде.

Җыелышка Көлкәмәрлеләр бераз соңга калып килде. Әмма аларны көтеп тормадылар, утырыш башланды, Президентка язылган хатны укыдылар. 96 кешелек авылның яртысыннан артыгы ферманы ябуны сораган үтенечкә үз имзасын куйган.

Хатның авторы кем?

Проблеманы тиз генә чишәр өчен, җитәкчеләрнең берсе: "Хат бер генә кеше тарафыннан язылмаган микән", дигән шик белдерде. Эзли торгач, имза куючылар арасыннан бер "үле җан" табылды - Иван Данилов. "Андый кеше юк бит, димәк, бу хат - фальшивка" дип, җыелышны тиз арада гына ябып та куярга теләгәннәр иде шикелле. Әмма көлкәмәрлеләр ачыклык кертте - Иван Данилов исән һәм яши, ул авылдан шәһәргә күченеп китсә дә, туган ягы турында кайгыртып яши икән.

Ферма эшчеләре төнлә тәрәз шакый...

Хатта булган тагын бер проблема - эшчеләрнең холкы. Чыгышы белән Азәрбайҗаннан булган Заур Мироламовтан авыл халкы зарланмый, әмма аның белән вакытлыча яшәү рөхсәте белән килгән эшчеләр кыенлыклар тудыра. Көлкәмәрлеләрнең сүзләренә караганда, алар төннәрен тәрәзә шакый, хатын-кызларга сүгенә һәм, хәтта, үтерү белән дә яный. "Кунак булсаң, тыйнак бул", дигән мәкальне искәртте көлкәмәрлеләр.

Җыелышта батырчылык алып сүз әйтүчеләр күп булмады, шундыйларның берсе - Анна Долгова.

- Бездә терлек асраучылар күп түгел, - дип сөйләде ул. - Бик әйбәт тордык. Азәрбайҗанлылар торганы булды инде. Аларда эшләүче үзбәкләр белән дә дус-тату тордык. Болары килде дә, әллә нәрсә булды шунда. Көзен алар тирес яктылар. Язын, җәен искә түзеп булмый бит. Тәрәзәне ачып булмый. Әйтеп караган булабыз, файдасы юк Терлекләре да безгә керә. Безгә генә түгел, бакчачыларга да керә. Алар аннары безгә зарлана, чөнки ул тирәдә без генә терлек тотабыз.

Без барыбыз да иртән көтү куабыз. Алар безгә бик "матур" сүзләр әйтеп калалар. Алар русчаны белмәсә дә, аларын бик яхшы белә. Безне хөрмәт итмиләр. Хатын кызга андый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел бит инде. Алар безне кешегә дә санамыйлар. Урманнардагы түңгәк ятып каламы? Менә без шул инде алар өчен.

Фермада коллар тоталар?

- Заур Мироламовны беренче тапкыр авыл халкына Сабан туе вакытында шашлык өләшә дигәч кенә күрдем, ул монда сирәк була. Фермада 4 кеше яши. Кечкенә генә бала да бар анда. Ул колдырмы, белмим. Аннары тагын бер кечкенә кыз бала бар", - дип сөйләде Анна Долгова.

"Татарча да, русча да белмибез"

Ферма җитәкчелегеннән җавап таләп иттеләр. Әмма Заур Мироламов үзе җыелышка килмәгән, эшчеләре әйтүенчә, ул туган ягына кайтып киткән. Аның урынбасары Радий Юзеев, проблеманың сәбәбенә ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, авылда эшләүче кешеләр авыл халкын аңламый икән, чөнки алар рус телен дә, татар телен дә аңламыйлар... Шул сәбәпле, алар авыл халкының "ярамый" дигәннәрен белеп бетермиләр икән.

Ә бит Россия кануннары буенча рус телен белмәүче чит ил кешеләрнең безнең илдә эшләргә хакы юк! Ни өчен район җитәкчелеге бу канунның бозылуына юл куя? Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров русча һәм татарча белүче эшчеләр ялларга киңәш итү белән генә чикләнде.

Тизәк - алтын бәясенә тиң, түзегез...

Икенче проблема - ферманың авыл уртасында булуы. "Россельхознадзор" таләпләре буенча, малларның баш санына карап, ферма авылдан 100-300 метрга кадәр ераклыка булырга тиеш. Билгеле, авыл уртасында урнашкан ферма "Россельхознадзор" куйган таләпләргә туры килә алмый.

"Хәзерге вакытта мал тизәге алтын бәясенә тиң", - ди Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров, эшмәкәрнең файдалы эш белән шөгыльләнүенә ишарә итеп. Әйе, авыл шәһәргә чагыштырмача якын урнашкан, аны ашлама итеп сатарга да мөмкиндер. Әмма "алтын"ның авыл урамннары буйлап елгага агып төшүе авыл халкына бер дә ошамый. Көлкәмәр кешеләре тизәктә үрчегән чебен-черкигә һәм аның исенә зарлана. Алар Эдуард Дияровтан җәй вакытына булса да малларны башка урынга күчерүне сорадылар.

"Мироламов" крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе авылның икенче башында урнашкан фермага күченергә теләге барлыгын әйтте. Әмма авыл халкы моңа риза түгеллеген әйтте.

- Хәзер тизәк Мишәгә авылның түбән ягыннан ага. Әгәр дә алар авылның югары башына барып, 200 башка ферма ясыйлар икән, тизәк Мишәгә авылның югары башыннан ага башлый, - диде Көлкәмәр авылы кешесе Павел Кнайнов.

Җыелыш нәтиҗәсе: килмешәкләр китә, "Безнең Сережа" килә

Җыелыш нәтиҗәләре буенча, Заур Мироламов Крәшен Сәрдәсе авылы фермасын торгызачак дигән карар кабул ителде. Ә Көлкәмәрдә урнашкан ферманы шул авыл эшмәкәре Сергей Никитин, санитария нормаларын рәткә китереп, тәртипкә салачак.

Сергей Никитин бу авылда 2010 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авыл кешеләре аңа ышанычлары зур булуын белдерде. "Үзебезнең Сережа" диде авыл картлары аның турында.

Эдуард Дияров "Татар-информ" хәбәрчесенә ферманы буш тотуның район өчен зыянлы булуы, эшмәкәрлелек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә районның һәрвакыт булышырга теләк белдергәнен әйтте. Әгәр дә авыл уртасында ферма еллар буе буш тора икән, димәк, аңа көннәрдән бер көнне Бакуданмы, Ташкенттанмы, Бишкәктәнме, Дүшәмбедәнме эшмәкәрләр киләчәге билгеле. Димәк, башкалар килмәсең дисәң, үзеңә тырышырга кирәк. Әмма бер баш сыер алыр өчен дә кимендә 60 мең акча кирәк. Халыкта мондый акчалар бармы? Проблема вакытлыча хәл ителде дияргә була, әмма бары тик вакытлыча гына.


Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: