Туганайлар

Җем-җем Аннук (чын хикәя)

(Дәвамы. ) Федотовка - шактый гына таралып утырган керәшен авылы икән. Һәр йорт каршындагы бакчада әле көзге кырау көйдермәгән, нык өлгергән чия төсендәге тубал-тубал дәлияләр (георгиннар) балкып утыра. Коймаларга сарылып, авыл урамына әкрен генә әчкелтем-куе бәрәңге сабагы исе җәелә. Урам тын, кеше-кара күренми. Акыллы, сәламәт кеше мондый көнне урамда селкенеп...

(Дәвамы. )

Федотовка - шактый гына таралып утырган керәшен авылы икән. Һәр йорт каршындагы бакчада әле көзге кырау көйдермәгән, нык өлгергән чия төсендәге тубал-тубал дәлияләр (георгиннар) балкып утыра. Коймаларга сарылып, авыл урамына әкрен генә әчкелтем-куе бәрәңге сабагы исе җәелә. Урам тын, кеше-кара күренми. Акыллы, сәламәт кеше мондый көнне урамда селкенеп тә йөрми инде. Бөтенесе бакчада кайнаша. "Илле кешегә эш бар, тиле кешегә генә эш юк",- дип әйтә минем әни. Урам башына кадәр бардык та, тыкрык буйлап үзәккә күтәрелгәч, кибеткә кереп өч кило виноград сатып алдык.

- Әйдәгез, тиле кеше кебек урамда селкенеп йөрмик, кайтыйк, - дидем мин малайларга.

- Ну, - дип минем сүзне җөпләде Җәдит. - Бездән башка урамда берәү дә юк.

- Че, запряг? - диде Юра, Җәдитнең "ну" дигәненә авызын ерып.

- Аха, давай садись, - диде Җәдит тә, сер бирергә теләмичә.

Без кайтып кергәндә өйгә тәмле аш исе таралган иде. Кулларны юып табын янына утырдык. Өстәл уртасына зур коштабакка салынган ит килеп кунаклады. Аның өстенә урталай ярып пешерелгән бәрәңге, кулчалап суган турап салган. Зур гына касә белән катык куйган. Әби бишебезгә дә токмачлы аш салып китерде дә, үзе дә безнең янга килеп утырды. Өй ашын тансыклаган булганбыз икән. Бер кеше дә авыз ачып сүз әйтмәде. Катыклап, борыч сибеп "эһ" дигәнче ялтыраттык.

- Итен ашагыз, сез эшкә барасы кешеләр. Сөякле ит тәмле була ул, - дип, Аннук түти итне безнең алгарак этеп куйды.

- Син үзең дә аша инде, әби, - дидем мин, иткә үрелеп. Ит чыннан да тәмле иде. Үзебез ит ашыйбыз, үзебез шул арада шаярышып алырга да вакыт табабыз. Сөйләшә-көлешә яхшы гына сугып куйдык. Итен ашадык, ә сөякләрен сыдырып Олег алдына өеп куйдык. Без ярый инде, бу юлы безгә Рустик-староста да кушылды.

- Ну ты Олег жрешь, - диде Юра. - Совесть надо иметь, не успели поработать, а ты уже столько мясо сожрал.

Без, эшебездән канәгать булып, дүртәүләп, ат кешнәгән тавышлар чыгарып, ыржаештык. Булдырдык, янәсе.

Олег та сер бирмәде.

- Уметь надо, - диде, елмаеп. Нәрсә дисен инде.

Без Аннук түтигә ияләнеп, аңа игътибар да итми башлаганбыз.

- Ну, ашап та карыйсыз, җегетләр... Күрми дә калдым, сез сөякләре белән ашап бетергәнсез икән. Әнә иптәшегез сөякләрен булса да калдырган. Сез инде икенче юлы хет сөякләрен ашамагыз, алдыгызда калсын. Җыеп песигә бирермен, - дип, әби Олегка карап елмайды да, күзен кысып куйды. Ә чуваш малаена "ике дөнья, бер морҗа" иде әбиеңнең сүзләре. Ул аңламады, ә безгә оят иде. Беренче көн шулай узып китте.

Җәдит белән икебез тиң төне буе саташып чыктык. Тик бу хакта, икебезнең беребез, теш агартып, берәүгә бер сүз әйтмәдек.

Иртәнге салкынча һавада йомышларыбызны йомышлап өйгә кергәндә, тәмле булып кызган таба, май исе чыккан иде. Юынып өстәл янына утыруга, Аннук түти безнең алдыбызга өеп, ачыга изеп пешергән коймак китереп куйды.

- Кунак егетләрен сыйлыйм әле. Әниләрегезнеке кебек булмаса да, тәмле итеп ашагыз. Тәмле дип ашаганны ризык белә ул, тагын да тәмлерәк булырга тырыша, - дип, ул читтән генә безнең чәй эчкәнне карап торды да, - И-и-и туктагыз әле, бүген бит иртәнге сөтне Марҗыйга бирмәдем, сезгә дип калдырган идем. Хәзер алып керәм, - дип, өйалдына чыгып китте.

- Мммм, - дип ырылдый Юра, - вкусно то как, еще варенья бы сюда.

Ул арада әбиебез өч литрлы банка белән сөтен күтәреп тә керде. Без чүмәләп өйгән коймакның яртысына төшкән идек. Аннук түти безнең чынаякларга сөт салып:

- Әйдәгез, коймак ул сөт белән тәмле, - диде.

- Бабуль, а можно варенье? - диде Юра, әрсезләнеп.

- Мужны, мужны. И башсыз, хәзер, - дип, әби шкафтан кайнатма алып өстәлгә куйды. Ә Юра, безгә карап "менә ничек кирәк ул", дигәнне аңлатып, күзен кысып куйды.

Рустик-староста Юрага төртеп:

- Ты что, совсем что ли? - дип, шелтәле караш ташлады.

- Все нормально, начальник, - диде Юра, авызын ерып, һәм өстенә кайнатма сылаган коймакны төпсез чүлмәгенә озатты.

Рустик-староста кичтән үк кизү тору графигын төзеп куйган иде инде. Исемлекне алфавитның азагыннан башларга килештек. Шуңа да, ашаган савыт-сабаны юу миңа калды. Эшне бетереп урамга чыкканда, малайлар капка төбендә мине көтеп торалар иде.

Сентябрь кояшы яхшы җылыта. Безнең эшебез пакоска салынмаган, тәртипсез рәвештә өем-өем калган саламнарны җыеп, тюклый торган техникага биреп торудан гыйбарәт. Трактор килеп туктауга, эшлекле кыяфәт белән, "убыр авызына" салам ташлый башладык. Бер-ике сәнәк алып кына ыргыткан идек:

- Смотри, смотри, - дип, "нәчәлнигебез" бөтен көзге басуны яңгыратып акырып җибәрде. Аның шулай кисәк кычкыруыннан без куркып киттек. Аңышырга да өлгермәдек, Рустик сәнәген атып бәрде дә, басу буйлап чаба башлады. Без, берни аңламый, аңа карап торганда, Олег:

- Вот придурок, нашел за кем гоняться, - дип куйды. Карасак, салам астында бер оя алсу төстәге тычкан балалары ята иде. Олег тычкан оясын сәнәгенә алды да, читкә атып бәрде. Ул арада таза гына тагын бер тычкан пәйдә булды. Тик монысы әллә куркудан, әллә артык батыраеп, селкенми дә безгә карап тора иде. Җәдит белән Юра, алдан сөйләшеп куйгандай, тешләрен кысып бөтен көчләренә тычкан өстенә сикерделәр. Тик... тычкан да булсын, өстенә дә бастырып торсын, юләр ди ул.

Шул чак, ау эте кебек телен салындырып, көчкә тын ала-ала "нәчәлник" әйләнеп килде. Ә йөзе-е-е, Берлинны алган солдатныкыннан ким түгел. Рустик учлап тоткан кулын безгә таба сузды. Аннан күзләре акаеп ачылган тычкан башы күренеп тора иде.

- Нәрсә, тычкан күргәнегез юкмы әллә? А ну-ка хәзер үк эшкә тотыныгыз, - диде абзый, тракторының ишегеннән үрелеп. Үзе авызын җыя алмыйча көлә иде.

- Әйдәгез тычканны да тюковать итәбез. Нәрсә булыр икән, - диде дә Рустик, тычканны салам "ашый" торган авызга ташлады. Һәм тычкан кереп киткән салам төргәге төшкәнне, тычканга ташланырга торган ата мәче кебек көтеп торды да, тюк төшүгә аны сүтеп ташлап, тычкан эзләргә тотынды.

- Менә бит шәһәр баласына тычкан белән уйнау ничек рәхәт! - диде Җәдит, үзалдына сөйләнгәндәй итеп. - Их, әзрәк авылга кайтарып яшәтергә боларны.

Җәдит гаиләләрендә бердәнбер ир. Әтиләре ул кечкенә чагында үлгән. Шуңа да ул авылдагы эш-мәшәкатьне яхшы белә. Безнең эш әлләни авырдан түгел. Ә шәһәр малайларына җиңел генә түгел, үзенә күрә бер кызык та иде бу. Әле кайчан шулай тычкан артыннан йөгергән булырлар иде.

Эштән кайткач әбинең бәрәңгесен казыйбыз, ул җыеп куйганны ташыйбыз. Кайтып әбигә булышкач, өстәл артына утырып ашавы да рәхәт була. Рәхәт дип, дөресрәге, кыен түгел, "бушка ашамыйбыз" дигән кебегрәк.

Төштән соң яңгыр явып китте дә, беркөнне иртәрәк кайттык. Тузанлы өс-башны ишек төбендә чишенеп верандада өсләрне алыштырып өйгә кергәндә, әби калайга салган ипиләрен мичкә тыгарга әзерләнә иде.

- И-и-и... улларым кайтуга өлгертә дә алмадым инде, - диде ул, һәм таба майлый торган канатны чынаяктагы суга тыгып алды да, шуның белән ипиләрен кач сызып, бер-бер артлы мичкә тыкты. Моның ише нәрсәне күрмәгән миңа бу гаҗәп иде. Мин аптырап аңа карап торганны күреп, әби елмаеп куйды.

- Әзрәк көтәбез дисәгез, ипи пешкәч салкын сөт белән кайнар ипи ашарсыз. Көтмәсәгез, хәзер чәйне кайнарлатам, - диде Аннук түти.

- Көтәбез, көтәбез, - дидек әбине аңлаганнар.

Шул арада әбинең ипие пешеп тә чыкты.

- Чыгыгыз. Әйдәгез кайнар ипи белән сыйлыйм әле үзегезне, - дип, әби безне табынга дәште. Өстәлгә банкасы белән сөтне китереп утыртты да:

- Әйдә, кунакка килмәдегез, чынаякларны алып сөтне бүлә торыгыз, - дип елмайды, үзе парлары чыгып торган ипине сындыргалап уртага куйды. Малайлар кайнар ипине карлыган кайнатмасына манып-манып, сөт эчәргә тотындылар. Минем аптырап торганны сизенеп булса кирәк, әби миңа "Бисмиллаңны әйтеп аша, улым" диде. Ипиләренә кач сызганны карап торганны күргән иде бит ул.

Ипиләр искиткеч тәмле иде, әнинеке кебек. Мин дә, башкалар кебек, дөньямны онытып, ипине кайнатмага манып, сөт ашарга тотындым. Өч литр сөт "чәп итәргә" дә җитмәде. Рәхмәт әйтеп торырга җыенганда, Аннук түти безгә:

- Сез бит татар малайлары, ашап туйгач "бит сыпырырга" кирәк. Сезнең "бит сыпырган"ны күрми дә калалар. Ә менә безнекеләр кул күтәреп кач кылырга оялалар, - диде, өстәл өстендәге ипи валчыкларын бушаган савытына сыпырып. Бу сүзләрне ул ничектер күңелгә үтә торган итеп әйтте. Ниндидер бер тантана белән, олылап, сүзнең дә, үзенең дә дәрәҗәсен белеп. Беребез дә әбигә кайтарып сүз дәшмәдек, рәхмәт әйттек тә, торып киттек.

Бер ай вакыт тиз үтте. Авылга да, Җем-җем әбигә дә ияләшеп беткән идек инде. Иртәгә китәбез дигән кичне әби камыр куйды. Кайчан салган да, кайчан өлгерткәндер. Иртән китәргә дип әйберләребезне җыйнап бетергәч, әби безне алгы өйгә дәште.

- Ияләнеп тә беттем үзегезгә, инде китәсез дә. Менә һәркайсыгызга дип атап ипи салдым. Әле суынмаган, өтереп сумкаларыгызга салыгыз. Башка күчтәнәчем юк, - дип, ашъяулыкны ачып, безгә берәр ипи бирде.

- Кирәкми инде әби. Үзеңә рәхмәт. Безне кунак егетләре урынына сыйлап, карап тордың. Тагын нинди күчтәнәч ул?! - дидек без, бер тавыштан. Тик әби безнең сүзне ишетми иде.

- Әйдәгез, хәзер юл алдыннан утырып алыйк. Шулай тиеш.

Тора башлаган җирдән без кире утырдык. Аңа карата хөрмәтебез шул кадәр зур иде, без өйрәтелгән этләр кебек, әби нәрсә әйтсә, шуны тыңларга әзер идек. Капка төбендә безнең арттан килгән автобусның сигнал биргәне ишетелде. Без, торып китәргә кыенсынып, кымшанмый торабыз.

- Хәерле сәгатьтә. Исән-сау укып, зур кешеләр булыгыз. Бәлки әле мине дә искә алырсыз. Алмасагыз да үпкәм юк. Әйдәгез чыгыйк, - дип урыныннан торды. Без дә ишеккә юнәлдек.

Малайлар-кызлар, шау-гөр килеп, безне автобуста каршы алдылар. Сумкаларны утыргыч асларына урнаштырып бетерүгә, автобус кузгалып китте. Мин тәрәзәгә карадым. Капка төбендә басып торучы Җем-җем - Аннук әби кач кылды да, шакмаклы шәл яулыгының очы белән күзләрен сөртеп алды. Инде автобус тыкрыктан борылды, ә ул һаман да баскан урыныннан кузгалмаган иде әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: