Туганайлар

Елыбыз "кәҗәләнмәсен"

Чаллыда беренче тапкыр Нардуган бәйрәмен сәхнәгә менгезүгә 23 ел вакыт узган. Шуннан бирле халыкның иң яраткан, көтеп ала торган бәйрәме булып яши Нардуган. Кайсы елны гына алып карасаң да, тамашачы белән зал шыгрым тулы, ишек төпләрендә "лишний" билет сораучылар тора. Дүрт-биш сәгать бер урында утырып, түземлекләре беткәндер, киләсе елга килүче...

Чаллыда беренче тапкыр Нардуган бәйрәмен сәхнәгә менгезүгә 23 ел вакыт узган. Шуннан бирле халыкның иң яраткан, көтеп ала торган бәйрәме булып яши Нардуган.

Кайсы елны гына алып карасаң да, тамашачы белән зал шыгрым тулы, ишек төпләрендә "лишний" билет сораучылар тора. Дүрт-биш сәгать бер урында утырып, түземлекләре беткәндер, киләсе елга килүче дә булмас инде, дип уйларга да өлгермисең, әллә ни арада, бер елы да узган, Нардуганга дип, яңадан, зал тутырып халык килгән була. Мондый бәйрәмнәргә йөриләр икән,керәшеннәр үзләренең керәшенлекләрен онытмаган дигән сүз бу.

Тантаналы өлеш

Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, халыкны Нардуган бәйрәме белән котлап, түбәндәге сүзләрне җиткерде: "Рәхмәт Сезгә шушындый бәйрәмнәрегезне, гореф-гадәтләрегезне онытмаган өчен. Рәхмәт Сезгә шушындый чаралар үткәрелгәндә, зал тутырып килгән өчен. Рәхмәт Виталий Агаповка, әлеге бәйрәмне шулай күңелле итеп оештыра, алып бара алганы өчен", - диде. Чыннан да шулай бит. Санап кителгәннәрнең бер "җебе" генә өзелсә дә, бәйрәм инде мондый дәрәҗәдә үтмәс иде.

Чаллы Нардуганына Казаннан ук килгән тагын бер кунакның сүзләре халык күңеленә сары май булып ятты. Әлеге кунак - "Халыклар дуслыгы йорты" директоры Ирек Шәрипов - болай диде: "Керәшен халкының Республикабыз тормышында тоткан урыны искиткеч зур. Бер-беребезгә карата олы ышанычыбыз бар. Чаллы халкы анда яшәүче бөтен милли оешмаларның җитәкчесе итеп, нәкъ менә Виталий Агаповны сайлаган икән, бу инде үзе үк башкаларның керәшеннәргә карата булган хөрмәтен күрсәтә. Мудрый, акыллы, тынычлыкны ярата торган шәхес. Дөрес юлдан барыр дип ышанабыз. Үз чиратыбызда, Сезнең һәр сүзне тыңларга, тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер икәнлегебезне җиткерәм", - диде Казан кунагы.

Бер төркем Чаллы керәшен җәмгыяте активистларына Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм җәмгыять исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле җыручысы Райка түти Асанова да бар иде. Ансамбль оешуның беренче көннәреннән башлап, бүгенгә кадәр бер репетициядән дә, бер концерттан да калмый ул. Аның өстенә, ире Миша дәдәй белән 55 ел бергә матур итеп, бөтен Чаллы кешеләре алдында үрнәк семья булып яши алар. Шуның өчен дә, зал аларны аеруча нык алкышлады.

Мин дә булдым Нардуганда

Римма Оленина - Мөслим районы Яңа Усы авылыннан, Чаллыда яши:

- Мин бу бәйрәмне ел да көтеп алам. Бер елны да калдырганым юк. Агапов инде тагын нәрсә белән шаккатырыр дип, уйлап барам. Күрәзә-җураулары да бер елдагысы икенче елдагысына охшамаган, чакырылган ансамбльләре дә үзенчәлекле, сәхнәдә бара торган сюжет-күренешләр дә төрле була.

Агапов үз кул астында эшләгән кешеләрнең күңелен күрә белә, аларга бөтен зал алдында рәхмәт сүзләрен җиткерә, бүләген тапшыра. Бик әйбәт гамәл бу. Ул кешенең күңеле үсеп, алга таба да нидер эшлисе килеп кайтып китә бит.

Быел Кукмара, Балтач, Мамадыш, Тукай ягы ансамбльләре кунак итеп чакырылган. Бөтенесенең дә чыгышы ошады. Кукмаралыларга аерым тукталам. Аннан килгән Валерий дәдәйнең биюенә бөтен халык аһ итте. Яше буенча инде "җегетләр сафы"ннан байтактан чыккан булса да, ничек биегәнен күргәч, "әле унсигез генәдер моңа" дип уйлыйсың. Аягына тула оек белән чабата кигән Зоя түти дә баскан җирендә ут чыгарды. Аның өстенә, кулындагы самавыр торбасына сызып та, әллә нинди көйләр уйнады. Бер сүз белән әйтсәң, Кукмарада
талантлар җитәрлек икән.

Залда утыручылардан керәшен ашлары исемнәрен яздыртып, үзенә күрә бер имтихан да алдылар. Җиңелүче булмады, конкурска нәтиҗә ясалганнан соң, бөтен халык рәхәтләнеп конфет суырды. Шулай итеп, Нардуган бүләгеннән бөтен кеше дә өлешле булды. Элекке елларда
Нардуган көннәрендә балалар өйдән-өйгә йөреп җыеп кайткан күчтәнәчләрне өлкәннәр кадерләп саклаганнар. Алар ярдәмендә үзләренә янаган "начар көч"ләрдән арынганнар. Үзенә тигән өлешне, монда да, кесәсенә салып, өенә алып кайтып китүчеләр булгандыр.

Бу бәйрәмдә тагын бер нәрсәгә шатландым - ул да булса, керәшен киемнәренең матур итеп тектерелә башлавы. Аннан асылынган, моннан сүтелгән алача күлмәкләрне киеп сәхнәгә чыгуларның вакыты үтеп барадыр. Матур әйбер күргәч, күз дә сөенә, күңел дә күтәрелеп китә бит ул.

Балаларның, яшьләрнең сәхнә тутырып торулары шулай ук бик шатлыклы хәл. Алар бит берсе дә үзеннән-үзе барлыкка килми. Булсын, дип борчылып йөргән тынгысыз җанлы кешеләр аркасында туа андый ансамбльләр, төркемнәр. Моның өчен дә зур рәхмәт оештыручыларга.

Агапов быел Мөслим районы Елгабаш авылына концерт белән барган. Җыелган халыктан: "Беләсезме, Мөслим районында ни чә керәшен авылы бар?" - дип сораган. Шуран, Усы авылларын атаучыларга бүләген тапшырып, мактау сүзләрен әйткән. Концерты да шәп, юморы да мулдан булды, шуның өстенә, керәшеннәр турында бик күп нәрсә белеп калдык, дип сөйләде якташларым. Һәр карендәшебез үзе турында әнә шулай рәхәтләнеп искә алырлык матур истәлек калдырсын иде ул.

Мария Барсукова - Зәй районы Әхмәт авылыннан, Чаллыда яши:

- Питрау белән Нардуган бәйрәмнәрен ел буена түземсезләнеп көтеп алам. Билетлар турында да алдан ук кайгыртам. Азакка кадәр йөрсәң, я начар урыннар гына кала, я бөтенләй билетсыз буласың. Нардуганга, керәшеннәр генә түгел, башка халыклар да күп йөри бит.

Хәзер сабантуйларда да кешене ярышка, уенга чыгару кыенлаша бара. Катнашырга теләүчеләр юк, диярлек. Ә менә Нардуган сәхнәсенә менәргә халык атлыгып тора. Моның хикмәте - бәйрәмнең чын халыкчан итеп алып барылуындадыр дип уйлыйм. Аннары, әлеге бәйрәмдә үткәрелгән җураулар да чынлап тормышка аша икән бит. Бу турыда гәҗиткә дә язалар, таныш-белешләр дә сөйли, сәхнәдән дә ишеттерәләр. Кемгә кияүгә чыгу юрала - алар чыгалар, кемгә быел байыйсың, дип әйтелә - чынлап та, ул кеше байый, кемгә - "ялгыз каласың" дигән яман сүз әйтелә - андыйлар ялгыз яшәп калалар. Быелгы Нардуган сәхнәсендә Тукай районы Калинин авылы кызы Ларисага, Борды авылыннан Петров Юрийга, пар табып, озакламый, семья төзисең, дигән юрау чыкты. Нәтиҗәсен ел дәвамында көтәргә кала. Юрау чынга ашканмы-юкмы икәнен киләсе Нардуганда белербез, дип өметләник.

Моңарчы "Кашыкчылар" ансамблендә өлкәнрәк егетләр чыгыш ясаса, хәзер шундый ансамбльне урта яшьтәгеләрдән һәм кечкенәләрдән оештырганнар. Дәвамчанлыкны күрү - бик күңелле булды. Виктор белән Владик Агаповлар да, әтиләре кебек, ышанычлы рәвештә, сәхнә яулап киләләр. "Карендәшләр" составында ир-атларның әзрәк булуы күңелне тырмап тора-торуын, тагын бер-ике елдан соң, картина башкача булыр, дигән ышанычны югалтмыйк.

Йомгаклап

Саескан койрыгында гына, быел Нардуган сәхнәсенә чыпчын кәҗә чыгарачаклар икән, дигән хәбәрне китереп ирештергәннәр иде. Чып-чын кәҗә, залдагы халыкны Яңа ел - Кәҗә елы белән котлап, үз телендә речь тә сөйләячәк, дигәннәр иде. Мәләкәс авылында хуҗасының җылы абзарында тыныч кына яшәп яткан ул кәҗәне, якты мунчаларга алып кереп юып, чәчләрен көязләп тарап, администрация бинасы каршына китереп тә җиткергәннәр.Соңгы моментта әллә кәҗә "кермим" дип киреләнгән, әллә алып баручыларның андый "рискка" барасылары килмәгән - кәҗәне сәхнәгә кертмәделәр. Үзе белән моңа кадәр эшләнгән "экспериментлардан" коты очкан кәҗә, сөенә-сөенә, Мәләкәсенә кайтып киткән, диделәр. Икеле-микеле кәҗә холкын белүчеләр, әле дә ярый, "Зойканы" сәхнәгә чыгармадылар, аның ни күрсәтәчәген алдан әйтеп булмый бит, дисә, кызык көтүчеләр, киресенчә, нигә инде чыгармадылар, рәхәтләнеп көлгән булыр идек, дип офтангандыр. Сәхнәгә кәҗә чыгару-чыгармау ул кадәр мөһим әйбер түгел. Тик менә Ел Кәҗәбез генә үпкәләмәсен, киреләнеп-үҗәтләнеп, без корган планнарны челпәрәмә китермәсен. Ходай бәла-казалардан сакласын.

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: