Елизавета Михайлова: "Дәдәй, электән үк, безне әйдәп баручы булды"
Республика күләмендә танылган җитәкче, җәмәгать эшлеклесе Иван Егоров тормышындагы кайбер сәхифәләр
Иван Егоров – республикада зур хөрмәткә ия кеше. Ул – төрле юнәлештәге дистәләрчә предприятиене берләштергән “Ак Барс” Холдинг компаниясе”нең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге кораллы конфликтларда һәм террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Координацион Советы председателе, Татарстанның автомотоспорт, самбо Федерацияләре Президенты. Шулай ук, 2007 елдан – республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дә.
Яраткан дәдәйләре
Иван Михайловичны без җитди җитәкче, зур-зур предприятиеләрне, дәүләт эшләрен тартып баручы “локомотив” буларак беләбез. Ә бит ул, беренче чиратта, тамырлары авылга береккән гап-гади кеше. Без Иван Михайловичның туган йортына (Мамадыш районының Җөри авылы) барып, аның сеңелләре белән әңгәмә кордык. Елизавета Михайловна түбәндәгеләрне сөйләде:
– Без семьяда – алты бала. Дәдәй иң олысы, мин аннан ике яшькә кече, аннан соң Зоя, Валерий, Любовь, Василий туган. Тәтәй тракторист, комбайнер булды, нәнәй фермада эшләде. Без күбрәк әби тәрбиясендә үстек. Тәтәй өчен безнең һәрберебез туган көн – олы бәйрәм. Чөнки аны әби ялгызы гына үстергән, бүтән якын туганнары булмаган. Эштән арып кайтса да (көндез басуда, төнлә чана һәм башка нәрсәләр ясый, аннары нәнәй аларны базарга алып барып сата иде), идәндә безнең белән уйный иде ул. Әле хәзер дә бергә җыелышкач, малайлар белән кул көрәштерәләр алар.
Кул арасына керә башлауга ук, ындырга да, болынга да төштек. Эшне аермадык. Өйдә булсак, өй эшен карадык, урамдагысына да җитешә идек. Безнең малайлар пирмәнкә дә ясыйлар, өй дә юышалар иде.
Дәдәй, электән үк, безне әйдәп баручы булды. Без аның җилкәсендә үстек инде. Кышын бергәләп кар түгүләрне генә искә алсак та, күңелдә шуның кадәр җылы хатирәләр яңара. Артык шук малай булмады ул. Кечкенәдән үк йокыдан бик иртә тора иде. Олы бала буларак, җаваплылыгы зур булгандыр. Кечкенәдән үк безне барлап торды. Онытылып уйнаган чакларыбызда эзләп тә чыга иде. Нәрсә булса да, без кечерәкләр, “дәдәй ни әйтер, нишләр икән”, дия идек.
Техниканы бераз белә башлауга ук, тәтәй янында кайнады. 9-10 классларда укыганда комбайнда да эшләде. Армиягә киткәнче әни янында фермада оператор да булды.
Дәдәйнең, армиягә китеп, Оренбург шәһәренә барып җиткәчтен, 6 айлап хәбәре булмады. Әфганга эләккәнен дә бераздан гына белдек. Безнең авыл җирлегеннән 8 егет шунда хезмәт итте, иң беренче булып, дәдәй алынды. Әби көн саен иманнарын укый иде. Әни, йөрәк ярсуын шулай баскандыр инде, елап та, җырлап та ала иде. Шулай бервакыт безгә чегән хатыны кереп: “Эчеңне пошырма, сөенечле хат килер, малаеңның дәрәҗәсе бар”, – дип әнигә әйтеп чыгып киткән. Шуннан соң озак тормады, дәдәйнең хаты һәм “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр килде. Кечкенә генә ул язуны әле дә саклап торабыз...
Армиягә озатканда, тиешле җоласына китереп, әбинең дәдәйгә кечкенә генә кызыл чүпрәк кисәге биргәнен хәтерлим. Аш уздырган вакытта өләшенелә торган андый материяне юлга чыкканда үзең белән алсаң, юлың уңа, дигән ышану бар безнең якта. Шул кызыл чүпрәкне һәм мин чиккән кулъяулыкны түш кесәсендә йөрткән ул. Ике тапкыр яраланса да, Ходай үзен саклаган.
“Теләгегезне иртә-кич сорагыз”, – дип өйрәтә иде безне әби. Ул үзе, иртән битен юып: “Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Баш өстендә түбәбез бар... Юлдагыларның юллары уңышлы булсын, ризыксызлар ризыклы булсын. Ходай безгә биргән күк, бөтен кешегә дә бирсен”, – дип тели иде.
Әфган турында дәдәй безгә бернәрсә дә сөйләмәде. Телевизордан күрсәтелә торган киноларда чиреге дә юк дигәнен, карамаска кушканын хәтерлим.
Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институына укырга керде. Көндез укый, төннәрен пожарный частька эшкә бара иде. Дәдәй шулай белемен күтәрә-күтәрә, зур-зур урыннарда эшли башлады.
Авылны шундый ярата ул. Җөрине юллы итү, газ кертү, клуб төзетү, бәйрәмнәр уздыру һәм тагын бик күп эшләр аның ярдәмендә башкарылды. Төп йортка, үтеп барышлый булса да, сугылмый китми. Әни исән чакта: “Кызым, тиз мен, дәдәң кайта”, – дип эндәшә иде. Аллага шөкер, кайтып керә, каршы алабыз.
Нинди генә зур дәрәҗәләргә ирешмәсен, беренче чиратта, ул безнең – терәгебез, горурлыгыбыз, яраткан дәдәбез. Сәламәт кенә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев