Туганайлар

Элеккегене саклап, бүгенгечә яшиләр

31 май көнне Яр Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы һәм шагыйрь Факил Сафин өч дистәдән артык кешеле делегация белән Мөслимгә сәяхәт оештырды.

Сәяхәтчеләр арасында Чаллыда чыга торган гәҗит һәм журнал хезмәткәрләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Чаллы шәһәре администрация вәкилләре бар иде. "Туганайлар"ның Чаллыдагы журналисты буларак, мин дә чакыру алдым һәм искиткеч матур Мөслим якларыннан урап кайттым. Анда күргән-белгәннәрем, ясаган нәтиҗәләрем турында газета укучылар белән фикерләшеп аласым килә.

Элеккегене саклап, бүгенгечә яшәү

Мөслим шәһәре өйләренең төзеклеге, урамнарының тигезлеге, бөтен җирдә чисталык, тәртип булу белән сокландырды. Сер түгел, нәкъ менә кышны чыкканнан соң, һәр хуҗалыкта төзелеш, яңарту эшләре башлана. Турларга ком-таш өелә, төзелеш материаллары китертелә. Боларның берсе генә дә күзебезгә чалынмады. Пычратмыйча гына, тәртипләп кенә эшләргә өйрәнгәннәр, димәк.

Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин белән күрешкәч, бу тәртипнең хикмәте кайда икәнен бик тиз аңладык. Чисталык ул җыештырган урында түгел, ә җыештыруның кадерен белгән, пычратмаган урында була. "Главалары" мөслимлеләргә шушы хакыйкатьне сеңдерә алган.

Рамил Муллин - тумышы белән Мөслим егете. Хезмәт юлын шушында башлаган. Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә эшләп, шактый бай тәҗрибә туплагач, моннан өч ел элек, яңадан, туган төбәгенә кайткан. "Яшь чакта кадерен белмәгән, бәяләп бетермәгән әйберләргә, инде бүтән күз белән карый башлыйсың", - ди ул, балалык чоры хатирәләрен искә алып. Рамил Хәмзовичның чыгышыннан аның туган телен, халкын, туган төбәген өзелеп яратуы, шулар турында кайгыртуы аермачык аңлашылды. Боларның купшы сүзләр генә булмавы бу өлкәдә алып барылучы эш-гамәлләре, алга куелган планнары белән раслана.

Мөслимдә производство предприятиеләре әллә ни күп түгел. Ләкин булганнарын нәтиҗәле эшләтергә, продукцияләрен дөньяга танытырга омтылалар. Ирешкән нәтиҗәләре дә бар икән - "Агромастер" хуҗалыгы, мәсәлән, Россиянең машина төзелеше производствосы системасында алтынчы позициядә тора, ди. Планнары - үзләрендә җитештергән товарларны чит ил базарына чыгару. "Без әле туннельдән барабыз, туннельнең теге башында янган ут шәүләсе күренә башлады инде, Алла бирса, уңышлы гына чыгып җитәрбез", - дип, ярымшаяру аша, кайсы юнәлештә хәрәкәтләнүләре турында сөйләде җитәкче.

Туган телне саклау өстендә дә шактый эшләр башкарганнар. Татар телен тирәнтен өйрәнү буенча Республика күләмендә методик үзәк булдырырга исәплиләр. Бер мәктәпләренә Габдулла Тукай исеме биреп, аңа капиталь ремонт үткәргәннәр. Мондый заманча бина турында зур шәһәрләрдә дә хыяллана гына алалар. Без тукталганда, шул мәктәпнең укучылары, клумбалар ясап, чәчәк утыртып яталар иде. Тиздән мәктәп яннары гөлбакчага әйләнер. Үзләре утыртканны үзләре саклар, башкалардан да таптаттырмаслар. Бу - мөслимлеләрнең канына сеңдерелгән закон.

Зур капиталь ремонт үткәрелгән, заманча җиһазландырылган музей, китапханә, культура йорты биналарында булып, күп нәрсәгә сокланып, ак көнләшү белән кызыгып йөрдек. Өч гектар ярым участокта ял паркы булдыру, Яр буе ял зонасы ясау, санаторий салу һәм башка зур-зур проектлар төзүгә керешкән мөслимлеләр. Аларны йөз процентка үтәп чыгачакларына тамчы да шигебез калмыйча, шәһәр белән саубуллашып, юлыбызны Түреш авылына таба дәвам иттек.

Түрешнең күренекле кешеләре

Түреш - ниндидер әкияти урынны хәтерләтүче авыл икән. Юкка гына бу җирлектән Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, танылган шагыйрь Харрас Әюпов, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Галиасгар Камал исемендәге театр артисты Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни бүләкләре иясе Ләбиб Лерон һәм башка күренекле кешеләр чыкмагандыр.

Моңа тагын тау битеннән агып килүче Изге чишмәнең (хәзер ул чишмә "Харрас чишмәсе" дип йөртелә) шифалы сулары да булышкандыр. Бер сүз белән әйткәндә, шәп җиргә утырган Түреш.

Кешеләре авылын күтәрсә, авылы - кешеләрен күтәрә - Түреш җирендә ныклап урнашкан закон бу. Мисал өчен, танылган шагыйрь - якташлары Харрас Әюповны гына алыйк. Аның бөтен иҗаты туган төбәгенә мәхәббәт белән сугарылган.

Авылдашларын ул Кояшка тиңли. Шагыйрь Факил Сафин мәрхүм Харрас Әюпов кабере янында аның "Кояш" дигән шигырен укып күрсәтте. Анда түбәндәге юллар бар:

Кояш белән без бит авылдашлар -

Бергә янып, бергә туңганнар.

Каралтырга базмас бу дөньяны

Күңелендә Кояш булганнар.

Күңелләрендә кояш йөртүче Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар, хәзерге әдәбият дөньясы йөген иңнәренә салып, тартып баручы Фоат Садриевлар, атказанган мәдәният хезмәткәрләре Лилия Садриева, Абдуллин һәм башка талант ияләре белән күрештек, аларның саллы фикерләрен тыңладык без бу сәяхәтебез вакытында.

Талантлар кайнаганда

Чаллы кунаклары да берсеннән-берсе талантлырак булып чыкты. Язучы Айдар Хәлим, шагыйрь Айдар Суфиянов, шагыйрә Сирень Якупова һәм башкаларны тыңлаганда, "каз тәннәре" чыгарлык хисләр өермәсе бөтерелде. Чаллы кунакларын күрергә "Харрас чишмәсе" буена җыелышкан авыл апалары да монда яңгыраган һәр җырны, һәр шигырьне, төрле гармуннарда, курайда башкарылган һәр көйне алкышлап, " тагын берне генә җырлагыз инде" дип, теләкләрен әйтеп утырдылар. "Көмеш кыңгырау" хезмәткәре Фаил Шәфигуллин, "Мәйдан" хезмәткәре (элеккеге безнең бухгалтер) Идая Габдрахманова, Үзәк китапханәдә бүлек җитәкчесе Роза Хәмидуллиналар башкаруында яңгыраган җырлар иң олы конкурсларда җиңгән җырчыларның башкаруына тиң булды. Иҗат кешеләренә нәкъ менә шундый ял кирәк. Оештыручыбыз Факил Мөхәммәтовичка рәхмәтләр яусын, никадәр кешенең күңеленә илһам уты кабыздырып кайтарды. Мөслим якларына барган 35 кешенең һәрберсе дә шундый рәхәтлек һәм рәхмәтлек хисе кичергәндер.

Теләк

"Чит җирләргә чыгып, гыйбрәт ал", - ди халык мәкале. Кеше арасында йөреп, башкаларны күреп, тыңлап кайтканнан соң, "Их, безнең керәшен язучылары, шагыйрьләре дә шушылай хөрмәтләүгә, олылауга лаек бит, югыйсә," дип, башкалардан көнләшеп куясың. Туган җирләрендә, туган авылларында безнең әллә ни күп санда булмаган карендәш язучыларыбыз, аларның исемнәрен мәңгеләштерү, үлгәннәренең каберлекләрен карау турында уйлыйлар, кайгырталар микән? Берничәсен булса да җыеп, халык алдына чыгарасы, иҗат җимешләрен яңгыратасы иде. Лениногорск ягыннан чыккан Григорий Родионов, Түбән Камада яшәп иҗат итүче Никифорларыбыз, Лизаларыбыз, Мамадыш төбәгеннән чыгып, Казанда торучы Георгий Ибушевларыбыз, Зеленодольск шәһәрендә иҗат итүче Александр Филипповларыбызны туган якларында, мөслимлеләр үзләренекен күтәргән күк, күкләргә күтәрәләр микән?? Күтәрсәләр - ишетми калмас идек. Андый хәбәр тиз ирешүчән була...

Каләм тибрәтүче туганнарыма җиткерәсе сүзем шул - туган ягыгызны, халкыгызны күтәрегез, шулай эшләсәгез, халкыгыз сезне күтәрер (бәлки...) .

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: