Туганайлар

Елама, әни

Зинаида ЗАХАРОВА Хикәя Ахыры. Башы 21 (313) санда.) Юлның яртысыннан күбрәк өлеше үтелгән иде. Бирешмәскә, тырышырга, барып җитеп, улын врачлар кулына тапшырып китәргә кирәк. Ананың үз уйларыннан кәефләре күтәрелеп китте. Юлда машиналар да очрамый. Ике-өч атлы гына аларны читләтебрәк узып китте. Шәһәргә кергәч, урамнан барулар авыррак булыр, билгеле. Анда җәяүлеләр...

Зинаида ЗАХАРОВА

Хикәя

Ахыры. Башы 21 (313) санда.)

Юлның яртысыннан күбрәк өлеше үтелгән иде. Бирешмәскә, тырышырга, барып җитеп, улын врачлар кулына тапшырып китәргә кирәк. Ананың үз уйларыннан кәефләре күтәрелеп китте. Юлда машиналар да очрамый. Ике-өч атлы гына аларны читләтебрәк узып китте. Шәһәргә кергәч, урамнан барулар авыррак булыр, билгеле. Анда җәяүлеләр генә түлел, сирәк булса да машиналар да, атлылар да йөреп тора. Ничек кенә авыр булса да, түзәргә кирәк. Әйтелгән вакытка барып җитәргә. Иң мөһиме, соң түгел, баланы дәвалыйбыз, диделәр. Чатан калуы әйбәт түгел инде, нихәл итәсең. Дөньясына чыксаң шаклар катасың. Берәүнең дә сарае буш түгел, хәсрәтсез кеше юктыр, шәт. Әллә нинди гарипләр бар дөнья йөзендә. Гарип тә кеше инде, аның да күңеле бар. Һәркем яшәргә талпына, берәүнең дә үләсе килми. Ерак барасы юк. Икенче буын тиешле сеңелнең унөч яшьлек кызы егылып умыртка сөяген имгәткән. Умырткасы бик нык кәкрәйгән, дип сөйлиләр. Чирне берәү дә сорап алмый. Балалары арасында иң үткене, тапкыры, иң булганы иде. "Иде", дип әйтү ярамас та, бәлки араларында иң бәхетлесе дә шул бала булыр әле. Ходайның язганын белеп булмый. Борчулы уйларыннан ерак китә алмый шул Анный.

- Әнкәй, әллә мин үләмме? - дип сораган иде улы, бүлнискә алмый, кире борып кайтаргач.

- Нинди яман уй керде, малай актыгы, синең башыңа?

- Әнә бит, Әндерейне бүлнискә алмый борып кайтарган иделәр, күп тә тормады, үлде.

- Аның чире көчле иде, дәваларлык булмаган.

- Минеке көчлерәктер дә, кем белә аны? Аягымның ничек авыртканын, миннән башка, берәү дә белми бит.

- Аяк авыртып берәүнең дә үлгәне юк әле, шуны аңла, юләр баш.

- Терелтәләрме мине, чынлапмы?

- Бөтенләй өр-яңа аяк ясый алмаслар, аксаклабрак йөрерсең, - диде дә, ни әйтер дип сынап, улына карады ана.

- Аксак күп йөрер, дип көләсез бит Җәгүр бабайдан. Чынлап та, күп йөри ич ул. Аксак булса да, ел әйләнәсендә урманнан кайтып керми. Киекләр, куяннар, төлкеләр атып алып кайта.

Улы бик игътибарлы икән бит.

- Аксак булсам да ярый, авыртмасын гына, үләсе килми, - дип куйды улы.

Юл газабы - гүр газабы, дисәләр дә, андый гына газапларга торырлык әле Анный.

Ниһять, төш авышуга бүлнискә килеп җиттеләр. Зур өметләр баглап, бүлнис бакчасына керделәр. Бакча дияр җире дә юк инде. Җимеш агачларыннан алмагачлар гына үсә биредә. Бакчага хәстәр җитмәгәнлеге дә күренеп, күзгә бәрелеп тора. Корыган, быел яфрак ярмаган агачлар да бик күп күренә. Бакчаны, май урталары булуга карамастан, чүп басып килә. Былтыргы чүп үләннәрен дә җыймаганнар. Корыган үлән, иске яфраклар да бихисап. Аяк астында чаж-чож килеп, аякка уралып йөдәтәләр. Җыеп куйган чүп өемнәрен дә җил таратып ташлаган. Бөтен тирә-якта тәртипсезлек күзгә кереп тора.

Анный балаларны калдырды да, бүлнискә үтте. Бүлнис дигәннәре бер катлы агач барак иде. Ак халат кигән хатын-кызлар тызбыз килеп йөреп кенә торалар. Авырулар күренми, аларга коридорга чыгып йөрергә ярамыйдыр, шәт. Бүлниснең эче чиста, пөхтә күренә. Идәннәрен юып кына чыкканнар, кибәргә дә өлгермәгән. Борынга хлор, дару исләре килеп бәрелде. Якындагы бүлмәдән ак халатлы хатын күренүгә:

- Миңа врач кирәк иде, - диде Анный, каушый төшеп.

- Бездә врач берәү генә түгел. Кем кирәк сезгә? - дип кызыксынды урта яшьләрдәге медсестра.

Беренче килгәндә Никулаен караган, бүген килергә кушкан, дәфтәр тутырып "история болезни" язган врачның исемен белми иде ана.

- Яшь кенә, чибәр генә иде ул.Бүгенгә чакырулы идек без.

- Кулыгызда документларыгыз бардыр бит?

- Юк, бүген килергә кушып җибәрделәр, - диде Анный, кыюлана төшеп.

- Көтегез,- диде дә, коридорның тәрәзәле ягына китеп юкка да чыкты ак халатлы хатын.

"Коридор бик озын икән", - дип уйларга да өлгерми калды, коридорның икенче, тәрәзәсез ягыннан яшь кыз күренде.

- Врач кирәк иде миңа, - диде Анный, күп сөйләми генә.

- Где ваше направление?- дип кызыксынды рус кызы.

- Нету. Нету шул, - диде Анный.

- У нас обед, идите на улицу, - диде дә, Анныйны төрткәләп урамга куа башлады ак халатлы чибәр.

- Нет, - дип карышты Анный.

- Дайте духтыр, - диде ул, тавышын күтәреп.

- Какая вы наглая, апа, - диде кыз.

Марҗа, күпме генә куып чыгарырга тырышса да, булдыра алмады. Бүлнистән чыгып китмәде Анный.

Аларга әбәт кирәк, ашау тансык. Авылдан килеп ярма бөртеге дә капмады әле ул, шулай да түзә. Түзми кая барсын? Баласын коткарырга кирәк аңа. Хәлен дә, каян килүен дә сорамадылар хет. Күңел өчен бер җылы сүз дә әйтмәделәр. Талчыккан, тиргә батып, кызарып пешкән югыйсә Анный. Күрергә теләмиләр дә, сукырлардай кылыналар. Дөньяда рәхимсезлек кабер ташыннан да авыр, димәсләр иде.

Бик озак көткән кебек тоелды анага. Әллә бөтенләй туктап калдымы соң, вакыт дигәннәре.Бу тәмуг кайчан гына бетәр икән соң? Менә ниһаять, аңа баласы белән врач кабинетына үтәргә куштылар. Ана урамга атылып чыкты. Улын, җилтерәтеп, арбадан күтәреп алды.

- Әйдә, тиз, йоклап ятма, чакыралар, - диде ул, йокымсырап яткан улына.

Улының авырлыгын да сизмәде, очып дигәндәй бүлнискә керде. Улын идәнгә дә бастырып тормый, күтәргән уңайга врач кабинетына үтте.

- Где его карточка? - дип, карточка таптыра башлады врач.

Беренче килгәндә кабул итеп, бүгенгә чакырып калган врач түгел иде бу.

- Ни тый духтыр, - диде белдекле кыланып ана.

- Я врач, - диде яшь, мөлаем ир, елмаеп.

- Где татар?

- Я вам не нравлюсь что-ли, женщина? - дип көлде врач.

- Да, - диде Анный.

Малайны бастырып та, яткырып та карагандай итте ул. Кайчан, ничек чирләвен җентекләп сорады. Ярый, медсестра татар кешесе булып чыкты. Врачның сорауларын, Анныйның җавапларын тәрҗемә итеп, аңлатып торды. Бүген алып кала алмыйбыз, урыннар юк, диделәр. Дәфтәрен тутырып, "история болезни" яздылар.

- Апа, чынлап әйтәбез, урын юк. Килерсез, урын булуга, алырбыз улыгызны, - диделәр. Кулыңнан килмәгәнне, телең белән сүз бирмә, диләр. Үзләре чакырды, алабыз, дип сүз биргән булдылар. Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара, дигәннәрдер.

- "Нигә врачларга күрсәтми озак тоттыгыз?" - дидегез, дип тәкърарлады ана, елап. - Үзегезтагы кире борасыз!

Куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас, дигәннәре дөрестер. Ярдәм итәргә уйларында юк иде ак халатлыларның. Врачларга үпкәсе зур иде Анныйның. Алдадылар.

- Үләргә генә калды! - дип улын күтәреп алды да, елый-елый ишектән чыгып китте ана.

Кызы да, үзе дә бик арыган, йончыган иделәр. Шешәләрендә су да юк ичмасам. Шешәне тоттырып, Анный кызын бүлнискә кертеп җибәрде.

Бераздан кызы тулы шешә күтәреп чыгып та җитте. Бөтенләй өметсез түгелләр икән әле, рәхмәт, су бирделәр, дип уйлап куйды Анный. Ана улын янә авылга алып кайтып китәргә теләмәде. Нәрсә булса да, алып кайту юк! Арбадан җәймәсен алып,
ишек төбенә җәйде дә, улын шунда утыртып куйды.

- Ишектән кеше күренүгә кычкырып җыла, улым. Җыла, улым, яме, җыла. "Мама нет", дип кычкырып җыла. Курыкма, без сине ташлап китәргә җыенмыйбыз. Тик безнең монда икәнне сиздерә күрмә, - диде дә, тиз-тиз генә Нинаны ияртеп, арбасын тартып, бакчаның куе булып үскән куаклары артына кереп яшеренде.

Ишек төбе уч төбендәгедәй, аермачык булып күренеп тора. Берәрсе чыгар, чыкмый булмас, дип фикер йөртте ана. Баланы кызганырлар, төнгелеккә ишек төбендә калдырмаслар. Бүлнистә эшләүчеләрнең йөрәкләре таш түгелдер.

Ишектә ак халатлы берәү күренде. Малай белән сөйләшеп алдылар. Сүзләре ишетелмәсә дә, улының елаганын шәйләде ана.

- Маладис, улым,- дип шатланып куйды ана. Нина гына:

- Кайчан кайтып китәбез инде, - дип тинтерәтә, йөдәтә башлады.

- Аз гына сабыр ит, кызым. Уйларыбыз барып чыкса, шәп була ич, - дип кызын юатты ул.

Ак халатлыны ай күрде, кояш алды, дигәндәй, юкка да чыкты. Ул да булмады, ишек төбенә өчдүрт хатын-кыз чыгып басты. Болар да ак халатлардан иделәр.Малай янында озак юанмадылар. Аю биетмиләр бит. Никулай әнисе сүзләрен онытмый, кычкырып елый иде.

Улының "мама нет" дигән сүзләрен аермачык ишеткәндәй булды Анный. Булдыра улым, дип уйлады ул. Менә ишектә улын кабул иткән врач белән медсестра күренде. Врач малай белән сөйләшергә теләде ахры. Кая ул сүз тыңлау, Никулай кычкырып елый иде. "Мама нет" сүзләре дә Анный колагына аермачык килеп иреште. Озак көтәргә туры килмәде, санитарлар чыгып, улын күтәреп алып кереп тә киттеләр. Ана белән кыз тиз генә куаклар артыннан чыгып, кача-поса, буш арбаны тартып, кайтыр юлга чыктылар.

Анный тыела алмый, елый иде.

- Нигә җылыйсың, җылама, әни?! - диде кызы.

- Шатлыктан җылыйм, балам, тыйма мине, - диде Анный.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: