Туганайлар

Эх, сагындыра Эзей буйлары

Без кечкенә чакта әниләребез: "Гомерләр үтә икән ул, Үтә дә китә икән," - дип җырлыйлар иде. Ул чакта әлеге сүзләрнең мәгънәсенә әллә ни игътибар ителмәгән. Үзең алар яшенә җитеп, үткәннәрне хәтердән кичергәндә, аларның нигә өзгәләнгәннәрен инде тулысынча аңлыйсың. Мин дә бик еш кына истәлекләргә биреләм. Җанга бик тә кадерле булган...

Без кечкенә чакта әниләребез:

"Гомерләр үтә икән ул,

Үтә дә китә икән,"

- дип җырлыйлар иде. Ул чакта әлеге сүзләрнең мәгънәсенә әллә ни игътибар ителмәгән. Үзең алар яшенә җитеп, үткәннәрне хәтердән кичергәндә, аларның нигә өзгәләнгәннәрен инде тулысынча аңлыйсың. Мин дә бик еш кына истәлекләргә биреләм. Җанга бик тә кадерле булган күп әйберләрнең инде юк икәнен, я бик нык үзгәргәнен күрү - күңелгә чиксез авыр. Бу язмамда сүзем - Эзей суы турында.

Яшьлегемә кире кайтыр булсам,

Төшәр идем Эзей буена.

Колачларым җәеп йөзәр идем,

Көмеш кебек чиста суында.

Безнең Сәвәләй авылы Эзей буенда ук утырмаса да, аның язмышы гасырлар буена Зәй суы белән уралып аккан. Безнең буын балаларының Эзей суында коенмаганнары сирәк булгандыр. Авылыбызның тегермәне дә су буенда - Ялантау авылы янында иде. Сугыш елларында ул безне ачлыктан коткарды. Кемнең нәрсәсе бар - ашлыкмы, алабутамы, кипкән черек бәрәңгеме, элмә каерысымы - барын да, "уф алла" арбасына салып, шунда алып төшеп тарталар иде. Авылга ут бирүче электростанция дә Зәй суыннан эшләде.

Аннан соң, безнең колхоз сыерлары да җәй буе шунда туендылар. Сыер савучылар, көтүчеләр, кайтмыйча, шунда яшиләр иде.

Яз көне казлар бәбкә чыгаргач, аларны бәбкәләре белән су буена төшереп куясың да, көз көне инде зур казлар булгач кына җыеп алып кайтасың. Ул вакытта бит ике аяклы "төлкеләр" бөтенләй юк иде. Хәзер генә андыйлар күбәеп китте. Каз-үрдәк, тавыкларны түгел, хәтта мөгезле хайваннарны, сарыкларны, дуңгызларны да абзарларга кереп, ботарлап чыгалар. Гафу итегез, болары - сүз уңаеннан гына...

Эзей суын иңләп-буйлап,

Йөзделәр каз-үрдәкләр.

Эзей буйларын сагынып,

Өзеләдер үзәкләр.

Җәйнең иң матур эссе көннәрендә Боламык бәйрәме була. Ул вакытта яшьләр ничек улкадәрле бердәм булды икән, исең китәрлек. Бернинди чакырусыз, тирә-як авыллардагы яшьләр Боламык уенына җыелалар иде. Ул ямьле Зәй буйларында кемнәр генә танышмаган да, кемнәр генә кавышмагандыр! Кәләй, Илтән Бута, Тюгеевка, Тәтемәл, Троиск, Якты Күл, Сәрәпәле, Федоровка, Ирнә, Мәлем, Баграж авылларыннан...

Әниләр белән тегермәнгә төшкәндә, куе куаклар арасыннан бара идек. Нинди генә җиләк-җимешләр үсми иде анда: шомырты да, карлыганы да, баланы да, ежевикасы да - иренмичә җый гына. Ә печәне тагын, хуш исеннән башларың әйләнеп китәрлек. Печән өсте үзе бер бәйрәм була торган иде. Халык печән җыярга, чабарга бәйрәмчә киенеп йөрде. Гармун тарта белүче малайлар гармун алып баралар иде. Печәнне бетергәч, атларга утырып җырлашып кайтулар бүгенгедәй күз алдымда.

Безнең умарталыгыбыз да Эзей суы янында булган. Умарталарны әби караган. Бервакыт, Ялантауга илтә торган сукмактан, велосипедка утырып, бер фәрештә үткән (әбиемә шулай күренгән). Чынында, ап-ак костюмлы бу кеше - Ялантау баеның шәһәрдә укучы студент улы икән. Авылдан беркая чыкмаган әбиемнең моңарчы андый ап-ак костюм күргәне булмагач, ул аны фәрештә дип уйлаган.

Талдан-талга кунып сайрый иде

Эзей буйларында сандугач.

Сайрар кошлар моңнарын онытты -

Басып сайрар таллар булмагач...

Кыр үрдәкләре дә оялаган,

Эзей буйларында камышка.

Эзей буйларын басты карга-коңгыз,

Өлкәннәрне салды сагышка...

Авылга кайтып, Эзей буйларына төшсәм, яшь чагымдагы матурлыкны, таныш тал-куакларны таба алмыйча йөрим. Бары да үзгәргән, шыксызланган, ятимләнгән... Эзей суы да элеккечә акмый инде. Ул да чит-ят елга кебек. Әллә күңелгә генә шулай тоеламы?!

Мария Чукрашева,

Сәвәләй - Чаллы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: