Туганайлар

Дустым турында истәлекләр

Язучы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Иван Гаврилович Глуховның арабыздан китүенә бер ел тулып килә. Исән булса, 1 мартта 79ын тутырыр иде. Ул минем өчен бик якын кеше. Гомумән, аны белгән, аның белән якыннан аралашкан кешеләр барысы да аны якын дус, иптәш итеп санагандыр. Үзенә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсен дә буш...

Язучы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Иван Гаврилович Глуховның арабыздан китүенә бер ел тулып килә. Исән булса, 1 мартта 79ын тутырыр иде. Ул минем өчен бик якын кеше.

Гомумән, аны белгән, аның белән якыннан аралашкан кешеләр барысы да аны якын дус, иптәш итеп санагандыр. Үзенә мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсен дә буш кына борып чыгармады ул. Шуңа күрә дә аны юксынабыз, сагынабыз, аның белән бәйле булган истәлекләрне барлыйбыз. Иван Гаврилович, нечкә күңелле, йомшак табигатьле булса да, әйтәсе килгәнен, боргаланыпсыргаланып тормыйча, турыдан бәреп әйтүче булды. Шуңа күрә югары постларга менә алмады, халык арасында абруе зур булгач, бөтенләй төшереп тә җибәрмәделәр. Аңа карата гаделсезлекләр шактый кылынды, шулай да ул үпкәләп йөрмәде. Чөнки күпмедер вакыттан соң, кабаттан дәшеп аласыларын, киңәшкә киләселәрен белә иде.

Гаделсезлек
Авылларга газ кертү белән йөргән чорлар. Мин районда газ үткәрү буенча җаваплы кеше - бүлек мөдире булып эшлим. Иван Гаврилович - "Зәй офыклары" газетасының баш редакторы. Федот авылы почмагына борылып китә торган газүткәргечне тапшыргач, зур банкет оештырдылар. Рәшит Хәмәдиев - ул чакта Зәй районы башлыгы. Иван Гавриловичның килергә җае булмыйча, үз урынына бер яшь кенә корреспондентын җибәргән иде. Рәшит Сәетович шул чакта бәйләнде бит теге кызга: "Мин сине редактор итеп билгелим. Иртәгәдән җитәкче буласың", - ди. Бу - октябрь ае иде. 4 айдан Иван Гавриловичка 60 туласы. Пенсиягә киткәнче, кайда эшләргә? Иң мөһиме - тиктомалга куылу бит... Телефоннан шалтыратып, кичтән аны кисәтеп куйдым: үзгәрешләр көтелә, дидем.

Икенче көнне иртән башлык урынбасары үз кабинетына чакыртып, Иван Гавриловичка эш эзләргә кушкан...

Дөрес, алар шулай хәл иткән, дип, урынын бушатмады ул. Тик мартка кадәр эшләү вакытында аның нервыларын җитәрлек ашадылар. Инде эштән киткәч тә, редакция исәбендәге ватык машинаны ремонтларга тиешсең, дип, хезмәт хакын бирми интектерделәр. Ә соңыннан, район башлыгы итеп Ренат Фәрдиев билгеләнгәч, аны башкарма комитетка чакыртып, бүлек мөдире итеп билгеләделәр.

Фамилия гаепле
Зәй районын бетереп, Чаллыга кушкан вакыт. Чаллының җитәкчесе Усманов иде. Иван Гаврилович Баграж авылларын берләштергән "Үрнәк" совхозында парторг булып эшли. Усмановның Зәй басуларын карап йөрүе икән. Баграж кырларына да тукталган. Аны бер төркем белгечләр озатып йөри. Иван Гаврилович та алар белән. Бер трактор сөреп бара, тик ул сөргән җир чи кала икән. Моны күреп, Усманов трактористны үз янына чакырган. Алар арасында мондый сөйләшү булган:
- Нишләп начар эшлисең?
- Мин түгел, сабан начар.
- Фамилияң ничек?
- Усманов (Багражда Усманов фамилияле керәшеннәр бар).
- Әле син җирне генә түгел, минем фамилияне дә мәсхәрәлисеңме? - дип, теге трактористка әйләндереп салып җибәргән Чаллы җитәкчесе (ул буйга ике метрлы зур гәүдәле кеше иде).

Теге тракторист сикереп торып, басу буйлап йөгереп киткән. Шунда, Иван Гавриловичка борылып: "Куып җитеп, тотып алып кил", - дигән Усманов. "Ничек мин аны куып җитим, йөгермим", - дип киреләнгән Иван Глухов. Шул көнне үк аның персональ карточкасына каты шелтә белдерелү турында язма өстәлгән.

Менә шундый нахакка гаепләнү очраклары күп иде Иван Гавриловичның. Аңа карап, кешеләргә рәнҗемәде, үпкәсен үткәреп җибәрә белде ул. Шуңа күрә дустыбыз, каләмдәшебез, карендәшебез Иван Гаврилович Глуховны бик сагынабыз.

Александр ЕРМАКОВ,
Зәй шәһәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: