Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүсмәттән “Җиңгәчәйләр” Франция кунакларын каршылаган

Мамадышның Дүсмәт авылы кызы Наталья француз егете белән гаилә корып җибәргән һәм менә ул үзенең туганнары, туган авылы белән таныштыру өчен ирен һәм аның туганнарын алып кайткан.

4 июнь көнне, Дүсмәтнең мәдәният йортында "Җиңгәчәйләр" ансамбле Франциядән килгән гаиләне каршы алганнар.

“Наталья француз егетенә кияүгә чыкты. Ул үзенең туганнары, туган авылы белән таныштыру өчен ирен һәм аның туганнарын кунакка чакырган. Наталья аларны безнең культура белән таныштырырыру максатыннан мәдәният йортына алып килде. Без аларга үзебезнең керәшен җыруларыбызны, такмаклы биюләребезне күрсәттек. Аннан соң, «Урманнарга керсәң сызгырып кер» дигән жыруны жырладык. «Урманнарга керсәң сызгырып кер, селкенмәгән агач калмасын, чит җирләрдә җакшы җөре, сокланмаган кеше калмасын» дип, Натальяны түгәрәк эченә алып җырлаганда, Натальяның күңеле тулды.

Үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, тәрҗемәче ярдәмендә аралаштык. Наталья француз телен өйрәнә башлаган. Ире, аның туганнары бик ярдәм итәләр, тел белмәвеннән көлмиләр, ә киресенчә өйрәтәләр, сүзләрен төзәтәләр икән. Андагы һава торышын, тормышларын сораштырдык. Алар да авыл җирендә торалар икән. Шул ук агачлар, үсемлекләр үсә. Һава дымлы. Анда өйләр вилла дип атала, диделәр. Безнең костюмнарны тотып-тотып карадылар, кызыксындылар. Анда авылларда мәдәният йортлары юк дип аңлаттылар. Очрашуыбыз бик матур үтте”,– дип хәбәр итте Дүсмәт мәдәният йорты җитәкчесе Мария Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев