Дөнья түгәрәк!

Хөрмәтле "Туганайлар" газетасы редакциясе! "В контакте"социаль челтәрендә Дания Газизҗанова исемле бер ханым белән таныштым.
Балык Бистәсе районы Ямаш авылында яшәүче бу апа "стена"сына матур-матур шигырьләр язып куя. Үзе безнең Усали җирлегенә керүче Дружба поселогында туып-үскән икән. Минем Владимир авылы турындагы язмаларыма, фотоларыма "миңа ошый" тамгасына да басмый калмый. Аралаша торгач, аның әнисенең Владимир кызы икәнлеген белдем. "Туганнары кемнәр, авылда кемнәре бар?" - бу сорауларны бирми калдыра калмыйм бит инде. Җавап ишеткәч, аптыравымның чиге булмады: минем дә туганым булып чыкты ул. Ә без туганнар икәнебезне дә белмичә аралашып ятабыз икән. Марҗый түти кызы Даниянең шигырьләрен үз газетабызга да тәкъдим итеп карарга булдым.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы, Усали авылы
АЛСУ АЛМА БУЛЫР ИДЕМ...
Алсу алма булыр идем
Кояш сипсә нурларын.
Өзелепләр төшәр идем,
Әгәр сузсаң кулларың.
Аллы-гөлле чәчәк булып,
Болында үсәр идем.
Кичке назлы җилләр белән
Хуш исләр өстәр идем.
ДУСТЫМА
Күз алдымнан китми зәңгәр күзең,
Ай нурларын җыйгандыр йөзең.
Шат күңелле булгангамы әллә
Бик ягымлы күренәсең үзең.
Бер сүзсез аңлыймдыр үзеңне
Күзәтәм елмайган йөзеңне.
Беркайчан да яшь капламасын
Күк зәңгәрен җыйган күзеңне.
Авырмыйча, сыкранмыйча узсын
Берүк синең барыр юлларың.
Ак бәхетләр генә китерсеннәр
Картлыгыңда синең улларын.
УЗА ГОМЕР
Уза гомер, ага сулар,
Тик кирегә кайтмый ла.
Сулган чәчәк тиз коела,
Кабат чәчкә атмый ла.
Уза гомер, уза еллар,
Сырлар кала маңгайда.
Яшьлек кире кайтса әгәр
Менәр идем айга да.
Уза гомер, ява карлар
Җиргә түгел, чәчләргә.
Картлык дигән яман нәрсә,
Комачау итмә яшәргә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 06:53Язык: сохранить нельзя уничтожить Очтомак, нәнәй, гүпче, арумысез – вы употребляете эти слова в речи?1700
-
7 март 2021 - 06:46Сәрдәбаштагы Петровлар янында Арча ягындагы Сәрдәбашка баргач, авылдагы иң өлкән кеше дип, Анна түтиләр өен күрсәттеләр. Мәдәният йортыннан күренеп кенә торса да, кары эттерелгән тар гына юлдан Маршал Жуков урамының аерымрак торган ике өенә барып җиткәнче, шактый урарга туры килде1600
-
7 март 2021 - 05:24Җанымны сыный вакыт Түбән Камада яшәп иҗат итүче керәшен шагыйре Никифор Тукмачев – сирәк талант иясе. Шигырь язучылар күп, әмма Никифордай һәр юлын үз йөрәк сыкранулары, күңел яшьләре аша яза белүче шагыйрьләре генә сирәк бу заманның1700
-
6 март 2021 - 11:11Кышны озатабыз Май атнасында, кышны озату, ә язны каршы алу уңаеннан, халык рәхәтләнеп күңел ача, коймаклар пешереп, бер-берсенә кунакка йөри5700
-
6 март 2021 - 11:11Өлкәннәр дә әкияткә мохтаҗ... “Әкият” курчак театры “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен куйды. Әлмәндәр курчагын карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев җанландыра3400
-
6 март 2021 - 10:11Мәхәббәтләре гомерлек Бәхетле мизгелләр кичереп йөрү әле: тәтәм белән нәнәмнең гаилә коруларына 23 февральдә 65 ел тулды7001
-
6 март 2021 - 06:51Пчеловод: не только пчелами здесь удивляют Деревня Пчеловод Кукморского района знаменита своими выходцами. Отсюда родом местный глава Сергей Димитриев, певец, заслуженный артист РТ Вадим Захаров, акушер-гинеколог Вадим Захаров, уролог Руслан Димитриев. Чем еще примечателен Пчеловод? Выяснили журналисты газеты «Туганайлар»7202
-
6 март 2021 - 06:34Усы егете рядовой Никита – контрактчы Элек унсигезенә җиткән егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычны үтәүдән читтә калырга тырышуы башка сыймаслык хәл иде. Җәмгыятьтә, берара, төрле юллар белән “армиядән качып калу” төшенчәсе өстенлек итеп алды. Ниһаять, вакыт дигәнең егет кеше өчен армиягә барып, тормыш мәктәбе үтүнең мөһимлеген үзе раслады5400
-
6 март 2021 - 06:23Әгәр гемоглобин түбән булса... Мондый вакытта кайбер ризыклар ярдәмгә килә6000
-
6 март 2021 - 05:21Фотоларда – керәшен тарихы: Олы Елау Алабуга районының Олы Елау авылында бәрәңге җирен сукалау вакыты5100
-
5 март 2021 - 14:03“Кырмыска оясы” торты рецепты "Кырмыска оясы" - иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе8200
-
5 март 2021 - 12:35Җәкәү җортында чистайлылар айлыгы башланды - видео Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган “Җакын дуслар җыелышкач” проектын март аенда Чистай ягы керәшеннәре дәвам иттерә10900
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
3 март 2021 - 11:02В Культурном центре имени Якова Емельянова прошла выставка работ кряшенских мастерицВыставка прошла в рамках месячника пестречинских кряшен11200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.59500
-
4 март 2021 - 10:25В Нижнекамске прошел круглый стол по вопросам сохранения исторического и культурного наследия района Председатель общества кряшен Тамара Багаутдинова рассказала о проводимых работах по проекту «Исчезнувшие деревни Нижнекамского района»14801
-
4 март 2021 - 15:20Җырчы Вадим Захаров үз машинасында биш мең сумлык купюра калдырган кешене эзли Җырчының концерттан кайтып килүе була12403
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика