Туганайлар

Дмитрий Красильников: исемнәре кайтты әйләнеп

20 ноябрьдә Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” галереясендә “Мәскәү казанлылары” проектының “Дмитрий Красильников. Рәсем, графика” дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә  Татарстанның 1920-30  елларда әйдәп  баручы графика осталарының берсе Дмитрий Красильников иҗатын тәкъдим итә. Анда 70тән артык рәсем һәм графика, китап, газета һәм журнал, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее, Н. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, шулай ук рәссамның гаилә архивыннан,  кызы  кадерләп  саклаган  әсәрләре тәкъдим ителгән.

Дмитрий Красильников 1903 елда Зәй районы Пәнәче авылында туган. Кәрендәшебезнең исеме моңа кадәр керәшен җәмәгатьчелегенә билгеле түгел иде. Бәлки, бу рәссамның бик яшьләй Мәскәүгә китеп баруы белән дә бәйледер. Революция белән барлыкка килгән җәмгыять тормышындагы үзгәрешләр аңа сәләтен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Ул шул чорда иң яхшы һөнәри белем ала, башта Казанда, аннары Мәскәүдә укый һәм 1933 елда Полиграфия институтын тәмамлый.

Дмитрий Николаевич 1920 еллар уртасыннан формалашкан яшь рәссамнар плеядасының иң күренекле вәкилләренең берсе. Иҗади эшчәнлеге Казанда укыган елларда ук башлана. Ул “Авыл яшьләре”, “Азат хатын”, “Безнең юл” журналлары белән хезмәттәшлек итә, Татар нәшрияты һәм Татар халык комиссариаты өчен китаплар  әзерли. Аларда  художникның төрле  жанрлардагы күпсанлы рәсемнәре басыла, китапларның тышлыкларында игътибарны җәлеп итә торган ачык төсмерләр барлыкка килә. Дмитрий Красильниковның рәсемнәре реалистик дөреслеге, шул ук вакытта, график фактурасы һәм лирик булуы белән аерылып торган.

Мәскәүдә укыган вакытта ул милли әдәбият чыгарган нәшриятларда – “Яшь гвардияче”, СССР халыклары үзәк нәшриятында һәм башкаларда эшли. Татар басмаларында – “Коммунист” газетасы, “Ударниклар” һәм “Октябрь баласы” журналларында хезмәт итә. Шунда Муса Җәлил белән дуслаша. Эре рус телле журналлар – “Прожектор”, “Смена”, “Пионер”  һәм  башкалар  белән  хезмәттәшлек итеп, анда аның иллюстрацияләре һәм карикатуралары совет журнал графикасының әйдәп баручы осталары рәсемнәре белән янәшә басыла. 1930 елларда Дмитрий Красильников плакатлар һәм рәсем сәнгате белән шөгыльләнә  башлый. Аның иҗаты совет сәнгате күргәзмәләрендә, шулай ук, чит илләрдә дә тәкъдим ителә.

Бөек Ватан сугышы рәссам тормышында һәм иҗатында борылыш этабы була. Ул фронтта батырларча сугыша, яраланганнан соң, Белоруссиянең “Раздавим фашистскую гадину!” газетасы редакциясенә эшкә җибәрелә. Анда фашистларның вәхшилеген тасвирлаучы һәм дошман белән көрәштә ныклыкка өндәүче рәсемнәр иҗат итә. Сугыш тәмамланганнан соң, Дмитрий Красильниковны Минск шәһәрендә “Вожык” яңа сатирик журналында эшләү өчен калдыралар. Журналның сәнгать редакциясен җитәкләп, ул белорус сатирик графикасы үсешенә зур өлеш кертә. Шулай итеп, ерак керәшен авылыннан чыккан егет, Казанда гына түгел, Мәскәү һәм Минскның әйдәп баручы рәссам-графикларының берсе була. Карендәшебез бик иртә, 48 яшендә, үзенең күп планнарын һәм мөмкинлекләрен тормышка ашыра алмый, үлеп китә, Минск шәһәрендә җирләнә. Ләкин аның иҗаты ике республиканың да Милли рәсем сәнгатендә бәяләп бетергесез хәзинәсе булып тора.

1979 елда Дмитрий Красильниковның иҗаты казанлыларга тәкъдим ителә. “Хәзинә” галереясендә рәссамның беренче шәхси күргәзмәсе. Ул биредә график, рәссам буларак та тәкъдим ителгән һәм аның бар талантын лаеклы бәяләргә мөмкинлек тудырылган. Әсәрләре арасыннан үзебезгә, керәшеннәргә кагылганы юкмы икән, Пәнәче авылы буйларын сурәтләмәгән микән, дип кызыксындык. Табылмады. Бу рәссамның туган авылыннан бик иртә китүе, бүтән беркайчан да анда булмавы һәм Совет чорындагы болганышлар белән бәйледер, күрәсең. Фамилиясе дә яңгырап тора торган, нәкъ безнеңчә – авылларында “красить итүчеләргә – буяучыларга” шундый кушамат биргәннәрдер, мөгаен. Сәләт, талант буыннар аркылы  килә,  диләр. Дмитрий Красильниковның бертуган дәдәсе Александр да оста художник булган. Ул Яр Чаллы шәһәрендә гомер иткән, рәсем мәктәбендә балалар укыткан. Күргәзмәдә, шулай ук, Дмитрий Красильниковның шәхси портретлары, гаилә фотосурәтләре дә бар. Карендәшебезнең балалары һәм оныклары да тормышларын сәнгать белән бәйләгәннәр.

Күргәзмә ачылу тантанасына Мәскәүдән  рәссамның кызы Леонтина Дмитривна белән оныгы Яна Чайковская да кайткан. Әлеге очрашу бик тә җылы узды. Инде 81 яше белән барса да, Леонтина Дмитривна бик мөләем күренә, горурланып, әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклаша. “Әбиебез “без – керәшен”, дия торган иде”,- дип, тарих битләре белән дә зур кызыксынуын белдерде Яна Чайковская. Якын киләчәктә әтиләре туган Пәнәче якларын һәм Минскта калган каберен күрү планнары белән яшиләр икән алар. Республика керәшен җәмәгатьчелеге белән телефон номерлары алыштылар. Киләчәктә, Алла боерса, аралашып яшәрбез.

Никадәр  затлы  кешеләребез  бар  безнең!  Татарстан, Россиядә генә түгел, бөтен җир шары буйлап таралганбыз. Дмитрий Красильниклов – моңа бер дәлил.

Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр эшләчәк. Барып күрегез.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: