Туганайлар

ДӘҮЛӘТ ФЕРМЕРЛАРГА ЙӨЗ БЕЛӘН БОРЫЛЫР

Татарстан фермер һәм крестьян хуҗалыклары берләшмәсенең XII съездында булып кайткан Питрәч районы Көлкәмәр авылы фермеры Сергей Николаев дәүләтнең җирдә эшләүчегә йөз белән борылуына ышанып яши.

Озак еллар колхоз председателе булып эш-ләгән Сергей Николаев-ка авыл хуҗалыгындагы кыенлыклар яхшы таныш. "Соңгы вакытка кадәр фермерлык хәрәкәте аерым кешеләрнең инициативасына һәм энтузиазмына гына калдырылды, фермерлар җыелышыннан соң дәүләтнең безгә йөз белән борылып, ярдәм кулы сузасына ышанасы килә", ди гомер буе җирдә эшләгән, кайчандыр Керәшен Сәрдәсе хуҗалыгын җитәкләгән Сергей Николаев. Авылда аны Кәлҗи дип йөртәләр. Кушамат Сергей Нико-лаевичның бабасы Иван Игнатьевичтан нәсел кушаматы булып калган. Питрәчтә Кәлҗинең кем икәнен бөтен халык белә, тирә-якта бу дәрәҗәле кушаматны ишетмәгән кеше юк.

Николаев Сергей Ни-колаевичның ата-бабалары Көлкәмәр авылында буыннан-буынга икмәк үс-терүчеләр булган. Дөрес, карт бабасы Игнатий Яковлевич (1860-1928) Казан Үзәк керәшен мәктәбен тәмамлый, Көлкәмәр һәм күрше-тирә авылларда балалар укыта. Ләкин ул да җир эшен ташламый. Әле хәзер дә авылдан өч чакрым ераклыктагы бер елга-ерынтык аның исеме белән "Игнаш елгасы" дип атала. Әнә шул елга ярындагы урманны XX гасыр башында авыл кешеләренә бүлеп бирәләр. Игнатий Яковлевич үзенә тигән делянканы кисми, берничә ел саклый. Җәйләрен шул елга ярында шалаш та кора торган була.

Кушамат биреп калдырган бабасы Иван Игнатьевич колхозда ветсанитар булып эшләгән. Күрше авылларга да эшләргә чакырып торганнар. Ләкин сугышка кадәр репрессиягә эләгә. "Элеккеге байлар кыр, болын эшләрен эшләтеп бетергәч, бүләкләр бирә торганнар иде", дип әйткәне өчен биш ел төрмәдә утырып кайта.

Сергей Николаевичның җир белән танышуы әтисе янында комбайнда утырып йөрүдән башлана. Комбайн күперчегенә ничә яшьтә менүен ул инде үзе дә хәтерләми. Башлангыч мәктәптә укыганда ук әтисенең ярдәмчесе булып эшли. Ә әтисе Николай Иванович колхозның танылган комбайнчысы була.

Булачак фермер малай 1971 елда Керәшен Сәрдәсе сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Алга таба Рус Казысы мәктәбендә укый. Киләчәктә кем булу, нинди һөнәр сайлау аның өчен инде хәл ителгән була. Ул документларын Казан авыл хуҗалыгы институтына тапшыра. Аны 1977 елда уңышлы гына бетереп, агроном дипломы ала. Шул чор егетләренә хас булганча, 1978-1979 елларда армия хезмәтендә була, ракета гаскәрләре частенда хезмәт итә.

Дипломлы агроном эшен 1977 елда Питрәчнең Шигали совхозында башлап җибәрә. Шул елларда Көлкәмәрнең уңган кызы Роза Долговага өйләнә. Алар - Николай, Иван, Алексей исемле өч малай үстерәләр. Улларны карау эше әле күбрәк әбиләре Анна Николаевнага төшә. Хәзер алар барысы да башлы-күзле булды, семьялары белән Казанда һәм районда яшиләр. Өчесе дә югары белем алдылар, төрле тармакларда хезмәт итәләр. Әниләре Роза китапханәдә эшләде, хәзер лаеклы ялда.

Сергей Николаевич 1979 елда "Заря" колхозына председатель урынбасары булып эшкә кайтты. Ике елдан соң колхозның баш агрономы булып эшли башлады. Авыл хуҗалыгын яхшы белгән оста оештыручы белгеч халык арасында тиз танылды. 1986 елны аны "Заря" колхозының председателе итеп сайлап куялар. Ул бу урында 2007 елның 26 декабренә кадәр эшләде, эшенә бик җаваплы карады, үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә таләпчән һәм принципиаль булды. Игеннәрнең уңышын күтәрүгә, терлекләрнең продуктивлыгын арттыруга иреште. Хезмәттәге уңышлары өчен аңа 1994 елны "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде. Шул елда "Заря" колхозына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев килеп, колхозның эшеннән бик риза булып китте. Ләкин 1990 елда башланган үзгәрешләр, колхозга каршы алып барылган политика уңышлы гына эшләп килгән күмәк хуҗалыкны таркатты.

Колхоз таралгач, Сергей Көлкәмәрдә фермер хуҗалыгы оештырып җибәрде. Иске, таушалып беткән техниканы җыештырып ремонтлады, яңадан иген игә, терлекләр өчен азык-төлек җитештерә башлады. Аның кул астында җәй көннәре 7-8 ир-ат эшли. Сергей Николаевич авылда уздырылган чараларда да, җирле үзидарә эшендә дә актив катнаша. Бу эшләре өчен авыл халкы аңа зур рәхмәтле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: