Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Данир Сабиров әбисе Зинаида Петровна каберенә барган

Данир Сабиров шушы көннәрдә гаиләсе белән туган якларында булган.

Әнисенең туган көнен билгеләп үткәннәр,  авыл урамнарын күреп йөргән, клубка кереп чыккан, зиратка әбисенең каберенә дә барып килгән.

«Зиратка килдек. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Әйткәнемчә, әби минем – керәшен. Гомер буе Зилә, Зилә дип йөрделәр, ә ул Зинаида Петр кызы. 1999 елда, 53 яшьтә мәрхүм булды», – дип күрсәтә ул әбисенең каберен.

Данир Сабиров әбисенең керәшен булуы турында әбисе үлеп киткәч кенә белгән. «Әниемнең әнисе керәшен минем. Әти яклап Үзбәкстан китә. Әни яклап: бабам татар, Азнакайдан. Әби – Бакалыдан. Бабай әбине татар авылына алып кайткан да, гомер буе аны Зилә дип йөрткәннәр. Әби мәрхүм булгач та аптырадым. Кеше үлгәч, үлү турында таныклык бирәләр бит. Шунда әбинең кыз фамилиясе язылган – Ефимова Зинаида Петровна. Бәлки, авылда белгәннәрдер, мин гомер буе белмәгәнмен. Әби миңа 13 яшь булганда мәрхүм булды. Бик хәтерләмим дә.

Алар гаиләдә бишме, алтымы бала булган. Зоя, Рая, Валерий дәдәй, түтәйләр Башкортстандагы концертларга килә. Алар белән аралашып торабыз. Әбием районда алдынгы сыер савучы иде. Шул гына истә калды. Сабан туйларында да аны иң беренче бүләклиләр иде», – дип сөйләгән иде.

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев