Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дамир Натфуллин: «Питрау — Татарстанның бренды»

8 июльдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау»га багышланган матбугат конференциясе узды. Анда быел Җөридәге Питрау бәйрәмендәге үзгәрешләр, көтеләчәк яңалыклар турында сөйләделәр.

Матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе, республика керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов катнашты.

Елның-елында Питрауга төрле төбәкләрдән меңләгән кунак килә. Ул — иң масштаблы бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Кунаклар, катнашучылар саны да ел саен артканнан-арта бара. Быел да бәйрәмгә 50 меңләп кеше килер дип көтелә. 

— «Питрау» — милли бәйрәмнәребезне йомгаклый. Һәм ул — Татарстанның бренды булды. Питрау елдан-ел гаҗәпләндерә. Оештыручылар да гел ниндидер яңалык таба. 10нан артык тематик мәйданчык, меңләгән кунак. Бәйрәм бер урында гына тормый, гел үсештә, шуңа да ул халыкка кызык, — дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Яңа мәйданчыклар, йөзүчеләр ярышы, 50дән артык фольклор коллектив

Бәйрәмнең баш режиссеры — «Ак Барс» холдинг компания«се генераль директоры урынбасары Елена Алешина. Быел гаилә елы буларак, пролог өлеше дә шуңа багышланачак. 

«Тырлау» аланында 10нан артык мәйданчык эшләячәк. Әлеге мәйданчыкларда үзгәрешләр дә көтелә. Бу хакта Степан Спиридонов сөйләде.

— Бәйрәм елдан-ел үсә, матурая. Питрау ул традицион бәйрәм, шулай да үзенчәлекле булсын дип, гел яңалык кертергә тырышабыз. Быел халык уеннары төп мәйданда, көрәш бара торган җирдә булмый, алар өчен аерым мәйданчык булдырдык. Катамараннарда ярыш, йөзүчеләр ярышы да көтелә. Гаилә елы уңаеннан, «Димче почмагы» да үзенчәлеклерәк булачак, уеннар төрлелеге дә арта, мәйданчыклар бизәлеше дә үзгәрә, — дип искәртеп узды ул.

Быел «Питрау»га 56 фольклор коллектив килүе көтелә. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан районы, Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучылар булачак. Аларның барысы да фольклор коллективлар сәхнәсендә чыгыш ясаячак. 

Төп сәхнәдә 50дән артык артист чыгышы көтелә. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Вадим Захарова, Георгий Ибушев, Александр Игнатьев, Лена Бичарина, Винера Ганиева һәм башка эстрада артистлары. Ә менә бәйрәмнең «хедлайнер»ы әлегә сер булып саклана. 

«Кряшен Чибяре» титулын алырга тышкы матурлык кына җитми

«Кряшен чибяре-2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 9 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән — Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан. Биредә Татарстан күләмендәге "Кряшен чибяре"н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Шунысын искәртеп узарга кирәк: Мамадыш районы һәм Татарстан Республикасы күләмендәге «Кряшен чибяре» бер үк кыз да булырга мөмкин.

Бу конкурс белән якыннанрак Людмила Белоусова таныштырды.

— Кызларны буй-сынына гына карап сайламыйбыз. Беренче чиратта, алар йолаларны, аш-суны яхшы белергә тиеш. Чибәрләребез белән «Туганайлар» газетасы һәм сайты таныштырып барды. Сайтта, шулай ук, «Online кряшен чибяре» номинациясе җиңүчесен дә билгелиячәкләр. Кызлар өчен «Туганайлар» сайтында тавыш бирү бара. Жюри составы ел саен үзгәрә, быел да төрле өлкәдәге белгечләр булачак. Конкурста җиңгән кызга зур миссия йөкләнә. Ул ел буе шушы статусны тотарга тиеш. «Кряшен Чибяре» концертларда, төрле чараларда чыгыш ясый. Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре»нә — 50 мең күләмендә, ә Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре»нә 30 мең акчалата бүләк биреләчәк, — дип сөйләде Людмила Даниловна.

Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре» дә районда узучы барлык чараларда катнашачак. Ул Мамадышның «керәшен йөзе» булачак, дип искәрттеләр. 

Батыр калган көрәшчегә нинди бүләк?

Быел көрәш мәйданында да яңалыклар көтелә.

«Көрәшчеләрнең авырлык категорияләре дә артачак. Зур авырлык категорияләрендә көрәшүчеләргә дә таләпләр башка. Бер-берсе белән узара сөйләшеп, «подыгривать» итмәсен дип, судьялар җентекләп караячак. Әгәр дә шундый хәл күзәтелсә, аларны «анулировать» итәчәкләр. Бүләкләр фонды бик яхшы. Машинамы ул, яки акча, ансысы әлегә сер. Бәйрәм көнне барысы да билгеле булачак», — дип сөйләде Степан Спиридонов.

«Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме ел саен Мамадыш районының Җөри авылында уза. Быел фестиваль 26нчы тапкыр узачак. Керәшен мәдәнияте фестивале 13 июльдә, 17.00 башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев