Туганайлар

Чурада Жырчы Жякяу эзляре

Керәшен җәмәгатьчелеге быел керәшен шагыйре, укытучы, священник Яков Емельяновның 170 еллыгын билгеләп үтә. Ул ике шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарып, керәшеннәр арасында “Җырчы Җәкәү” исеме белән дә таныла. Кукмара районы, Пчеловод авылыннан даими хәбәрчебез Мария Матвеева Чура чиркәве тарихын, Яков Емельяновның священник булып торган елларын тасвирлый.

Чиркяу ачылган чор

Кукмара районы Чура авылында чиркяу ачылыу багыты Н.Ильминскийнын кряшеннярне Христосъ ойрятуендя саклаб каласы килеб, эш башлаган чорона туры киля, диб исябляргя киряк. Бу чиркяунен 150 жылга жакын узенен уткяне бар.

Казандагы Н.Ильминский ачыб жибяргян кряшен шкулы 1862-1863 жылларда бер гня бала белян эшлей башлаб, алдагы жылларда инде ныклаб эшкя керешя. Н.Ильминскийнын 1868 жылнын сентябрь айында кряшенняргя жазган хатларынын берсендя Чура приходыннан Казан кряшен шкулына укырга килгян кыз бала хакында айтеля. Агяр айбят кня укыб китя алса, алдагы жылда аны Чурага укытыучы итеб билгелярбез, дей. Бу сюзлярдян Чура чиркяуенен 1869 жылда инде булганын белябез. А укырга килгян кыз баланын бер жылдан инде укытыучы итеб билгелянясе шунын белян аннатыла: ул чорда укый-жаза белмягян халыкка хяреф танырга ойрятеб, Изге Жазыуларны, Евангелиене узлектян укырга монкимнек тудырыу була. Апостолобыз булган Н.Ильминский кряшеннярне наданнык карангылыгыннан Христосъ ойрятуе жактысына чыгарыб, жаннары мянге терелеккя керя алсын очонгя тырыша, шуна жул ача. Кряшен шкулында укытыу эше жугары куйылган булыб, анда бер жыл укыган укытыучылар, чыннаб та, башкаларга хяреф танытырлык итеб укыта ала торган булып чыгалар. Инде бу дюрт жыллык тулы шкулны бетергянняр ул чорнон белемле кешеляре санала. 1873 жылнын 1 январеннан Чурага укытырга Казан керяшен шкулын бетергян Андрей Васильев жибяреля. Ул мына кадяр 1868 жылнын 1 октябреннан Апаз (Арча жанындагы Апаз - элек кряшен ауылы булган) ауылында, аннары 1869 жылнын февраленнян Азяк ауылында укытыучы булыб инде эшлягян була.

Священник Iаковъ Емельянов

1880 жылда Чурага священник итеб Iаковъ Емельянов билгеляня. Ул Лаеш оязенен Урей Чаллысы приходына караган Алан ауылы кешесе Петров Емельяновнын малае булыб, уз ауылыннан Казан керяшен шкулына беренче булыб жул сала, 1864-1865 укыу жылында укыргя керя. Шкулда укыббетергяч, Урей Чаллысы ауылында биш жыл укытыучы була. 1874 жылда Благовещение бяйряме алдыннан дьяконныкка хиротония (кул салыу) ала. 1880 жылда священника хиротония алгач, Чурага билгеляня, священникъ кызмятен башкарыу белян бер ряттян Законъ Божий дяресляре дя алыб бара, монда 1888 жылга кадяр кызмят итя. Чурадан киткяч, Теньки ауылында кызмят куйыб, гумеренен сунгы айларын уз туган жагына кайтыб укыта, священникъ кызмятен башкара, 45 жяшендя уля. Священникъ Iаковъ Емельяновны без уткяннян Жырчы Жякяу диб тя белябез, ул оста стихляр жазыучы булыб, тулы жыйынтыгы сакланыб калган. Җыйынтыкны Православный миссионерлык ойошмасы кабат-кабат та бастырыб чыгарган. Стихляренен кюбесен ул Чурада чагында жазгандыр. Бу сялятле кешегя карата Н.Ильминский бик тя жылы карашта була.

Совет чорында

Совет власте урнашкан чорларда чиркяуне жабыб, батюшкасын сороб, кюб балалы ишле семьясы белян ауылдан кораллы сак астында алып китяляр. Жырак агай Григорий Тапайкиннын малай чакта хятереня сенеб калганнарын сойлягянняре истя: “Кораллы солдатлар батюшканы алыб китяргя килделяр. Бар ауыл халкы жыйылды, бирмейбез, диб айтеб, батюшканы семьясы белян ауыл халкы катлы-катлы уратыб алдылар. Солдатларны жакын жибярмейляр. Шул чак солдатларнын берсе (башлыкларыдыр) мылтыктан ауага атыб жибярде. Башкалары да ата башладылар. Кешелярнен кайсы куркыудан жыгылды, балалар, катын-кызлар кычкырыб жылый башлады, кайсы: утер айдя, утер,ат, диб жарсыб кычкыра, балалар жылашыб ойоня жогоря; солдатлар ауага ата-ата, сугыб-тибеб, халыкны кыуыб тараттылар, жакын жибярмейляр. Бар халык жылый-жылый ауылны чыкканчыга тикле батюшканы, семьясын озата барды. Тагы да барырга бирмяделяр, жакын-тирядя пуля сызгыра башлады”,- диб. Жырак агай сугышта жараланган, контужен булган кеше, сугыш беткяч, ул Казан университетынын тарих факультетында берничя жыл укыган. Сойлягяне истя, батюшканын бер кызы университетта укытты, диб. Батюшканын дорослок, чыннык жулында тярбиялянгян балалары жугалмаган, исян калганнары уз жулын табкан, ауыр ташны тишеб чыккан улян кюк, алар жук итяргя телягян кара кочно жинеб чыгыб, жактылыкка уреля алганнар.

Совет чорында Чура чиркяуендя баштарак але келяу уткярелеб килгян булган, балалар чумылдырылган, 1938 жылда 7 апрель – Благовещение конондя тыуган Кошкятбаш кешесе (Казанда гумер итте) Петр Григорьевич Матвеев шушы чиркяудя чумылган. Аннан сунгы жылларда жабылыб, белгян кешеляр сойляуенчя, анын качлы куполын Борбаш татарлары килеб, 1953 жылларда кисеб тошоргянняр. Уз чиратында, Борбаш мячетенен манарасын Чура кешеляре барыб кискянняр. Бу эшне Совет власте шулай ойоштырган. Качлы куполны кисеб тошоргяндя бик кочло дауыл чыгыб, жорт-кураларга шактый зыян килгян. Айыблы эшне эшляучелярнен гумер азагы да христианнарча улем белян тогяллянмягян.

Чиркяуне жабкач, 8-жыллык шкул иттеляр, без шунда укыдык. Чиркяудяге шкул 1972-1973 укыу жылында жана, казерге кирпеч шкулга кюченде. Кирпеч шкул 1973-1974 укыу жылында урта белем биря торганга айлянде, укыучылар 9-10 класска Янилгя тошоудян туктады. Шушы жылларда чиркяу Лельвиж ауылыннан жороб укыучылар очон интернат булып та тордо. Аларда урта белем биреуче уз шкуллары ачылгач, чиркяуне клуб иткянняр. Гаделлек, дорослок тора торган Алла жорто булган чиркяунен жазмышын Совет власте шушылай боргалады.

Отец Владимир

Ходайдан багыт житкяч, 1992 жылнын козондя, октябрь айында Чура чиркяуе кабат уз миссиясен утей башлады. Ауылга епархиядян билгелянгян иеромонах отец Владимир Трофимов килеб, анда службалар уздыра башлады. Отец Владимир бик жауаблы, тырыш, узеня карата бик строгий кеше эйе. Ул чын ышаныунын нейдей икяннеген узенен жяшяу ряуеше белян кюрсятте.

Отец Владимир Чурада сигез жыл кызмят итте, 2000 жылда уз жагына – Костенеевога кючте. Аны бик жараткан халык, жырак булса да, але дя жанына баргалап жорой.

(“Белемнек” княгясеннян)

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: