Туганайлар

Чүти мәктәбе укытучылары "Гөргери кияүләре"н куйды

Чүти мәктәбе коллективы күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" спектаклен куйды. Шимбә көнне авыл мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте

Рольләрне Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе укытучылары Илдар Бикбов (Гөргери), Лилия Насыйрова (Әүдәки), Чүти мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Биктимерова, рус теле укытучысы Айназ Вахитова (Кәтернә), физкультура укытучысы Сергей Козлов (Җаграп), педагог-оештыручы Людмила Чинакина (Бәчке), география укытучысы Рәис Хөснетдинов (Микуш), директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлүсә Шәрәфетдинова, пешекче Зөһрә Галләмова (Гөрпинә), директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ландыш Шәрәфетдинова (Палый) башкарды. Тамашачылар арасында мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да үзенең тормыш иптәше Алсу белән бар иде. Ул коллектив чыгышына югары бәя бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, сәхнгәгә менеп, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайнар рәхмәтен җиткерде. 

Луиза Сунгатуллина, "Кайбыч таңнары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: