Туганайлар

Чия башында керәшенчә келәү узды

16нчы август көнне Чия башы халкы Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе, Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле священник отец Димитрий Сизов уздырган келәүгә җыелды. Литургияне алар икәү - отец Геннадий Сизов белән башкарды. Керәшенчә келәүгә мөмкинлекне Алла узе дә тудырды чиябашлыларга. 30-35 градуслы эссе көннәр арасында нәкъ менә уналтысында салкынча, һавалы, суларга иркен,...

16нчы август көнне Чия башы халкы Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе, Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле священник отец Димитрий Сизов уздырган келәүгә җыелды.

Литургияне алар икәү - отец Геннадий Сизов белән башкарды. Керәшенчә келәүгә мөмкинлекне Алла узе дә тудырды чиябашлыларга. 30-35 градуслы эссе көннәр арасында нәкъ менә уналтысында салкынча, һавалы, суларга иркен, чагыштырмача салкынча көн бүләк итте Ул. Чиркәүдә халык артык күп булмаса да, авыл җирлеге өчен шактый кеше бар иде. Күпчелекне әбиләр тәшкил итсә дә, арада ир-атларның, 4-5 яшүсмер һәм кече яшьтәге балаларның, яшь хатын-кызларның булуын, аларның игътибар белән тыңлап, келәүне аңлап кабул итүләрен күреп, күңел сөенде. Күрше - тирә авыллардан да келәү буласын ишетеп килүчеләр барлыгын да белдем. Алар арасында Васильево авылында яшәүче, 90нчы елларда ук Василий Тимофеев тормышын, куйган хезмәтләрен өйрәнеп, берничә фәнни статья язган Юрий Петрович Карпов та бар иде. Беренче фикер алышкан кешем дә ул булды: "Отец Димитрий белән интернеттан шактый аралаштым. Үзе һәм энесе отец Геннадий белән шәхсән танышу минем өчен бер арттырусыз сөенеч булды. Гомеремдә беренче тапкыр керәшенчә литургиядә катнаштым. Туган телдә келәү итү икенче шул ул, бөтен күзәнәккә үтеп керә. Авыл әбиләренең хорда җырлавы да күңелемә хуш килде, ә бит алар профессиональ җыручылар түгел. Литургиядә катнашкан кешеләр минем фикер белән килешерләр дип уйлыйм. Беренче тапкыр җазык әйтеп, өлеш алдым. Кешеләрнең җанына үтеп кереп, бәйрәм бүләк итә алганнары, керәшеннәрне саклап калудагы хезмәтләре өчен рәхмәт аларга. Отец Василий Тимофеев башлаган халкыбызны рухи яктан үстерү эшен дәвам итүчеләребез бит алар безнең, Алла ярдәменнән ташламасын!"

Келәүнең төп өлеше беткәч, отец Димитрий чиркәүдәгеләр өчен керәшенчә итеп, бик матур чыгыш ясады. Аның эчтәлеге түбәндәгечә:

"Чия башы - керәшеннәрнең изге җире ул. Монда яшәвегез белән горурланыгыз. Керәшеннәрнең беренче укытучысы, беренче священнигы Василий Тимофеев туган җир бит бу. Василий Тимофеевка 180 ел тула быел. Отец Василий Тимофеев, Николай Ильминскийлар керәшеннәрне православие диненә кертмәгән булсалар, бүген керәшен дигән халык сакланып калган булыр иде микән? Минем уйлавымча- юк.

Без басып тора торган Изге Николай чиркәве 1895нче елда ачыла. Аны үз туган авылында Василий Тимофеев (аны Бәчли әтей дип хөрмәтләгәннәр) Николай Иванович Ильминский хөрмәтенә салдыра. Керәшеннәрнең апостолы дип йөрткәннәр аны. Бу хөрмәтле кешене изгеләр рәтенә кертү өстендә зур эшләр башкарыла. Аның иконасы эшләнде.

Казан Үзәк керәшен мәктәбе бинасын салдыруга күп акчалар биргән Павел Васильевич Щетинкин шушы сезнең чиркәүне салдырырга да акча биргән кеше.

Керәшеннәрдән беренче дөньяви белем бирүче хатын-кыз укытучы Иванова Феодора Ивановна да Чия башыныкы бит. Бүген аларның барысын да хөрмәт белән искә алыйк.

Керәшеннәр өчен иң беренче башлангыч мәктәп тә 1865нче елда Чия башында ачыла. Менә шушындый тарихы булган авылга килеп, сезне күрүемә бик шатланам мин",- дип, саулык-сәламәтлек, кабат очрашулар көтеп калуын әйтеп, сүзен тәмамлады отец Димитрий. Дин буенча китаплар, Ильминский иконасын бүләк итеп бирде килүчеләргә.

Хушлашу сүзен әйткәч тә таралышырга ашыкмады халык. Священникка сораулары күп иде чөнки. Елмаеп кына һәрберсен тыңлап, мөлаем җавап биреп барды атакай. Чия башына келәү уздырырга тагын киләчәген вәгъдә итте ул.

Казан конференцияләрендә берничә тапкыр күрешеп сөйләшкән кеше буларак, мин дә эшләрен бетереп, чиркәүдән чыкканын көтеп тордым отец Димитрийның. Аның да фикерен ишетәсем, үземнекеләр белән дә уртаклашасым килде. Аның да китәргә чыгуы түгел, Василий Тимофеевның туган нигезен күреп китү икән теләге.

Бара -бара фикер алышабыз. "Яңартсаң иде бу чиркәүне, тузып бара бит", - ди отец Димитрий. "И менә шундый тарихи чиркәү бит бу дип, элмә такта куйсан иде, - дип хыялланам мин, - быел мәктәпләре бетә, кызганыч әлбәттә, шуның берәр класс- бүлмәсен Тимофеев музее итеп оештырырга алынучы булса, ничек яхшы булыр иде! Татарлар үз мәгърифәтчеләрен ничек зурлый, үрнәк алырлыклары бар", - дим, ак көнләшү белән көнләшеп. Бер- беребезнең фикере белән килешеп, әкрен генә Чия башы әбиләре өйрәтеп җибәргән Бәчли атакай туып- үскән нигезгә таба атлыйбыз. Дулкынландыра... Мондагы табигатьнең генә түгел, Чия башының да иң матур урынында үскән икән булачак агартучыбыз.

Казаннан никадәр ераклыкта урнашкан авылдан чыгып, гап-гади надан крестьян малаеның дини һәм дөньяви белем алып, үз халкы өчен куйган олы хезмәтен тагын да югарырак күтәреп бәялисе иде шул. Эшләнгән эшләр дә күп, эшләнәселәре тагын да күбрәк әле...

ЛИДИЯ ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: