Туганайлар

Чия башы көзгә керә ФОТО

Җәйнең иң кызган мәле. Юмарт августка аяк басканны сизми дә калдык. Яз көне куркып кына утырткан яшелчә-җимешләрнең мул уңышына куанабыз - Спасларны бәйрәм итәбез. Тирә-якка байлык төсе иңгән. Кырларда уңган ирләр ашлык суга. Быел башаклар зур, тук - җилфер җилләрдә сыгылып торалар. Бу - салкыны белән алҗытып бөрештергән, июль уртасына...

Малларны чыбык "көтә"

Электән үк зур булган Чия башы бүген дә ничава күренә. 110лап хуҗалыкта 300 дән артык кеше исәпләнә икән. Авылда, елның нинди генә фасылы булса да, эш бетми. Эшләсәң - эш агачы һәрвакыт китерер җимеш, дигән принцип белән яшиләр монда. Инде малларга кышлык печәннәр дә әзерләп өлгергәннәр. "Хәзер чалгы белән урманда печән чабулар бетте. Фермерлардан басу печәне генә сатып алабыз. Рәхәт - җыеп, китереп бирәләр, түбәгә өясе генә кала. Үзебезнең авыл җирлеге дә берникадәр азык әзерли. Кышын печән алай-болай җитми калса, шуннан да сатып алабыз",- ди Елизавета Федотова. Күп еллар фермада бозаулар караганнан соң, соңгы вакытта клубта техничка булып эшләүче Елизавета Борисовна Чия башының хәл-әхвәле турында бик теләп һәм яратып сөйләде.

Биредә күп итеп сыер малы асраучылар да шактый икән. Гурьяновлар, Степановлар һәм Спиридоновлар гаиләләре шундыйлардан. "Элек, көтүгә чыгасы, дип, маллар санын киметә башлаган идек. Ходайга рәхмәт, авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов, районда беренчеләрдән булып, "электрон көтүче" алып кайтты. Сыер башыннан 1500әр сум җыелышып, ике урамга ике "көтүчеле" булдык. Иртән чират белән сыерларны җыеп, көтүлеккә илтеп куябыз да, кичен барып алабыз гына. Малкайлар электр тогына кушылган чыбык аркылы беркая китмиләр. Язын, бераз ияләшкәнче, көндезләрен барып карап кайткаласак, хәзер эш белән еракка чыгып китәргә дә курыкмыйбыз",- дип мактанып та алды Елизавета Борисовна.

Иркен көтүлекләрең булса, бик җайлы нәрсә шул. Чия башында "электрон" көтүчене, хәтта, аерым хуҗалыклар да ала башлаган. Рәхәтләнеп асрыйбыз әле сыер малларын, диләр биредә.

Авылда каз-үрдәкләр, бройлерлар да күп итеп үстерәләр. Көзләрен җырлый-җырлый өмәләр ясыйбыз, диләр. Шәһәр халкын авыл кешесе туендыра, дигән сүзләрне хак итеп, авылдашлар ярминкәләрдән дә калмыйлар икән. "Казанга кадәр дә барабыз. Берәүләр сөт, сөтөсте, эремчек сатса, икенчеләрнең ит, күкәй продуктлары яхшы үтә. Минем кебек чигү, бәйләү белән мавыгучылар, төрледән-төрле йон киемнәр һәм кул эшләнмәләре сатып та бераз юана",- ди Елизавета.

Авылның үзенә кадәр асфальт юл кермәсә дә, пенсиягә чыгып кире кайтучылар да юк түгел. Яңа, матур йортларга сокланып карарлык. Сүз дә юк, юллары да булса, тагын да куанычлырак булыр иде кана.

 

Үзе мәктәп, үзе клуб

Август - яңа уку елына әзерлек чоры да бит әле. Чия башы мәктәбендә быел зур яңарышлар көтелә. Ник дисәгез, ике катлы мәктәпнең беренче этажын клуб итеп үзгәртәләр. Ике-өч классны бер итеп, зур, якты сәхнәле зал ясаганнар. Эчке яктан заманча итеп ремонтлаганнар, пластик тәрәзәләр куйдырганнар.

Икенче этажда - мәктәптә дә ремонт эшләре кайный. "Тәрәзәләрне буядык, эчке якта идәннәр буйыйсы бар әле, парта-урындыклар әзер инде. Шуннан соң, яхшылап җыештырып чыгарсак, укучыларны каршы алырга без әзер", - дип сөйләде мәктәп директоры Фәнил Шәкүров. Клубны яңарту программасы буенча, берочтан мәктәпнең дә фундаментын ныгытканнар, түбәсен дә алыштырганнар. Киләсе уку елында Чия башының тугызъеллык мәктәбе 26 укучы кабул итәчәк. Шуларның бишесе - күрше Сәртек авылыннан.

Иске клубларын да күреп килдем. Яңгыр яуганда эченә су агып утыра икән. Дымык, түшәм-стеналарда ярыклар да күренә. Авыл халкы клубка керергә курка башлаган иде инде, дип сөйлиләр.

Иске клуб

Яңа клубта исә авылдашлар рәхәтләнеп ял итәр, дип өмет итәләр. Клуб белән бергә, мәктәп бинасына почта бүлеге һәм библиотека да күчә. Китапханәче Валентина Спиридонова, без килгәндә китапларны җыйнап, күченергә әзерләнеп йөри иде. Эшен ташлап, ул да булачак яңарышлар турында сөйләп, шатлыгы белән бүлеште. "Фондыбызда 6100 китап бар. Күбрәк балалар белән эшлибез - кызыклы кичәләр, очрашулар уздырабыз, бигрәк тә үз районыбыздан чыккан язучыларының туган көннәрен билгеләп үтәбез. Йөри алмаган кешеләрнең өйләренә барып, яңа китаплар белән таныштырабыз. Шулай да, телевизор белән Интернетка алданучылар да күп. Укылмыйча, тик ятучы яңа басылган китаплар бигрәк жәл",- ди Валентина Александровна.

Тиздән, 1 сентябрь көнне авылда икеләтә бәйрәм булыр, дип зур түземсезлек белән тырышып эшли чиябашлылар.

Елизавета Федотова һәм Валентина Спиридонова

 

Кем эшли - шул ашый

Авылда маллар белән кинәнеп яшәүчеләр шактый, дигән сүзләремне исбатлап, Чия башының иң тырыш гаиләләренең берсе булган Гурьяновлар белән таныштым. Хуҗалыкларында уннан артык сыер малы карыйлар. Үзләренең җирләрендә печән үстерәләр, техникалары да гөжләп тора. "Сөтен тапшырып, яхшы гына табыш кертәбез. Авыл җирендә шактый сизелерлек акча ул. Акрынлап маллар санын да арттыра барабыз. Менә хәзер печәннең икенче пакусын чабарга җыенабыз", - ди гаилә башлыгы Петр Николаевич.

Гурьяновлар гаиләсе

Кешедән көтеп ятмый, бар эшләрен үзләре башкаралар. Тормыш иптәше Лариса белән матур гаилә корып җибәрүләренә дә унбишенче ел киткән, берсеннән-берсе тәртипле биш бала тәрбиялиләр. Бүгенге көндә андый күп балалы гаиләләр бик сирәк. Авылны менә шундый Гурьяновлардай тәвәккәл гаиләләр яшәтә дә инде. Үзләре генә түгел, балалары да четердәп торалар, әти-әниләренә һәрьяклап булышалар. Ундүрт яшьлек Вероника аппарат белән сыер да сава икән. Быел энекәше Кирилл белән "Айбагыр" этнолагеренда ял иткәннәр. Җыр-биюгә дә оста кыз бала авыл бәйрәмнәрендә дә, төрле конкурсларда да катнаша икән. Лагерьда "Айбагыр чибяре" титулы да Верониканыкы булган. Авылдан барлыгы дүрт бала барган, дус кызлары Снежана белән Виктория дә лагерьдан онытылмас кичерешләр белән кайтканнар.

"Айбагыр" лагеры балалары

 

Бәчли әтей эзләре

Чия башы беренче керәшен священнигы, Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе Василий Тимофеевның туган авылыда бит. Биредә Бәчли әтей Николай Ильминский хөрмәтенә салдырган изге Николай чиркәве әле дә эшли. Узган ел аның 180 еллыгын республика күләмендә зурлап уздырдык. Чиркәүләренә Василий Тимофеев исемендә мемориаль такта куйдырырга йөриләр. Авыл җирлеге башлыгы сөйләвенчә, ул такта инде әзер икән. Аны тантаналы рәвештә элгәнче, чиркәүне кулларыннан килгәнчә тәртипкә салырга җыеналар. Буйыйсы, яңартасы җирләре бар икән. Кайсыбер керәшен авылларында яңа чиркәүләр дә прихожаннарсыз буш тора. Керәшенне денгә бастыру авыр, дигән сүзләр дә күп ишетелә. Ә Чия башында халыкны иманга тарту өчен менә шундый эшләр планлаштыралар. Димәк, биредә тагын бер зур вакыйга көтелә.

Изге Николай чиркәве

Шушы көннәрдә генә Нократ Аланыннан (Вятские Поляны) Гурий әтей килеп, чиркәүдә зур келәү уздырган. "Бәйрәмнәрне калдырмаска тырышабыз, балалар да, олы юлга чыкканда, сынау көннәре алдыннан шәмнәр куялар",- диделәр.

Шулай, авылда яхшы тормыш алып барыр өчен җир эшен дә, күңел көрлеген дә кайгыртмыйча булмый. Авыл кешесенә диңгез буйларында ял итүләр дә тәтеми. Кояш чыгу белән торып, кара төнгә кадәр эшләү канына сеңгән аның. Тән сихәтлеге һәм рухи көч бирсен Ходай үзләренә!

Автор фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: