Туганайлар

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал

Җәйнең соңгы аен вакладык. Бу - отпусклар чоры да бетеп килә, дигән сүз. Көтеп алынган яллар шулай сиздермичә үтеп китүчән була шул. Каядыр бару, дөнья күрү белән бәйләнгәннәре эзсез югалмый анысы. Истәлекләргә кабат-кабат кайтасың, күргәннәреңне, күңел сандыгыннан чыгарып, ел буена актарасың. Кемгәдер мондый ял ошамый. Андыйлар отпускларын дачада, я булмаса,...

Җәйнең соңгы аен вакладык. Бу - отпусклар чоры да бетеп килә, дигән сүз. Көтеп алынган яллар шулай сиздермичә үтеп китүчән була шул. Каядыр бару, дөнья күрү белән бәйләнгәннәре эзсез югалмый анысы. Истәлекләргә кабат-кабат кайтасың, күргәннәреңне, күңел сандыгыннан чыгарып, ел буена актарасың.

Кемгәдер мондый ял ошамый. Андыйлар отпускларын дачада, я булмаса, авылда яшелчә бакчасында үткәрүне артыграк күрә. Ничек кенә үткәрсәң дә, ял ял инде ул. Шәһәр, эш ыгы-зыгысыннан котылып торасың.

Ветеран журналистыбыз Валентина Максимованың, дуслары белән бергәләп, су юлы сәяхәтенә чыкканын ишеткән идек. Элемтәгә кереп, шул сәяхәте турында сораштык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде.

Искитәрлек әйберләр күп

"Кайчандыр бер мәктәптә укыткан, бергә балалар үстергән, инде төрле җирләргә таралышкан дүрт хатын елның һәр фасылында бер җыйналып алабыз. Үзенә күрә, бер традиция. Быелгы җәйдә Кама буйлап теплоходта йөрергә уйладык. Үзе күңелле, үзе файдалы, нәкъ безнең возрастка туры килә. Әллә нинди шәп программаларга өмет итмәдек - бергә җыелышкач, безгә программасыз да рәхәт иде.

Валентина Максимова Буран әбиләре белән

Беренче итеп, теплоходтагы контингент белән таныштырам. Яшьләр юк диярлек. Бер-берләре белән култыклашып, матур итеп йөргән парларга күз төшә. Мәрхәмәтле балалары, путевка алып, әти-әниләренә ял оештыргандыр, дип уйлыйсың боларга карагач. Икенче төркем - безнең кебек дус хатыннар, өченчесе - онык-оныкчыкларын тагып килгән әби-бабайлар. Балалар да ял итәр, без дә алардан тынычлап торырбыз, дигән максатта чыгарып җибәрелгән өлкәннәр. Дүртенчеләр - пенсиягә чыгып, беренче ялларын "отмечать итүчеләр". Безгә менә шулай күренде.

Ә программага килгәндә исә, ул да бик кызыклы булып чыкты. Моңа өметләнмәгән дә идек.

Теплоходыбыз безне Казаннан алып китте. Иртән Алабугага килеп җиттек. Ничә еллар буена Алабуга кырында яшәдек бит инде, шулай да, бу шәһәрнең асылын белми йөргәнбез. Экскурсияләр вакытында бөтенләй икенче яктан ачылды бу шәһәр.

Аннары, автобусларга төяп, безне мәҗүси булып калган, борынгы йолаларны саклап яшәүче удмурт авылына алып киттеләр. Татарныкына да, русныкына да охшамаган, күпмедер дәрәҗәдә керәшен авылын хәтерләткән ныклы авылга кердек. Автобусыбыз рус капкалы матур йорт каршына килеп туктады. Бу - яхшы нараттан салынган шаман йорты булган. Внучкасы, йорт үзенә калгач, менә шундый музей-гостиница итеп үзгәрткән (үзе ул музей директоры да). Ишегалдына элеккеге архитектурага нигезләнеп, сарай, мунча, берсе ике, икенчесе өч бүлмәле йортлар салынган. Идәнгә борынгы суккан әйберләр, паласлар җәелгән. Чаршаулы, чыбылдыклы караватлар куелган. Күңелеңә кайсысы ошый - шунда йокларга була. Йорт белән рәттән, уңайлы таганнар көйләнгән. Читән коймалар, келәтләр, сәхнә, озын өстәл, ике яклап эскәмияләр тезелеп китә. Боларны күрү - минем ише кешегә хикмәт инде менә - аны сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел.

Экскурия белән килүчеләргә монда туй үткәрү һәм бәби туганда башкарыла торган йолаларны күрсәттеләр. Туристлар карап утыручы гына түгел, шул хәлләрнең үзендә катнашучы да булды. Туй барышында пирәмәч - аларча "пирпеч", ике төрле ярмадан ботка, тәбикмәкләр белән чыгардылар. Ә эчемлеккә килгәндә исә, кап-кайнар чәй рәвешендә бирелгән кумышкылары белән шаккаттырдылар. Кайнар килеш, тамчылап-тамчылап эчкәч, канга бик зур дәва бирә, дип аңлаттылар. Моннан тыш, мәтрүшкәле чәйләр дә чыгарылды. Анысы да, үзләренчә, дәвалау йолалары үтәп ясалган чәй иде.

Бөтенебез бергәләп, авыл буенча барып, киленгә су юлы күрсәтүләр, шул вакытта башкарылган ритуаллар, уеннар, җырлар, матур хатирә булып, күңелгә кереп калды.

Удмуртлар арасында шушы күренешләрдә катнашып йөргәндә, мин үземне керәшеннәр янына барып чыккан күк хис иттем. Барысы да миңа таныш, якын иде. Араларында минем кодачага охшаганы да очрады. Тач шул иде инде менә. Киемнәре дә нәкъ безнеке. Күлмәкләре калталы, түшлекләре шундый бай. Түзмәдем, Лидия Афанасьевна исемле җитәкчеләреннән: "Неужели сез әле дә мәҗүси законнар буенча яшисез? Православие сезгә бер дә кермәдеме?" - дип сорадым.

"Без барыбыз да православие динендә. Тик элеккедән калган йолаларыбызны да үтәп яшибез. Без менә шундый инде", - диде ул. Әнекәем, гел безнең төслеләр бит болар, дигән уем тагын да ныгыды. Пич капкачларын кагып биюләрен генә кара син, такмак көйләре тагын, асса-асса, диюләренә кадәр чын безнеңчә. Телләре генә аңлашылмый...

Үзләре алар, без татарларга охшаш, диләр. Минем белән булган татар кызлары ул охшашлыкны бөтенләй тапмады.

"Бураново әбиләре"нең статусы үзгәргән

Бу авылдан безне "Бураново әбиләре" янына алып киттеләр. Хәзер аларны "Бурановские бабушки" димиләр, ә "Бабушки из Бураново" дип йөртәләр икән. Шоу-бизнесның үз законнары бар һәм аларны бозарга ярамый. Үз теләкләре белән җыр җырларга, концертта катнашырга, клип яздырырга хокуклары калмаган. Моның өчен элеккеге продюссерларыннан рөхсәт кирәк, ди. Алар әнә әмәлен тапканнар - "Бабушки из Бураново" булып куйганнар.

Тезелеп басып, матур итеп җырлап каршыладылар безне. Телевизордан караганда, иске күлмәкләрдән булып күренсәләр дә, өсләрендә - яңартылган күлмәкләр икән. Элеккечә сугучыларны да, тукучыларны да табып, махсус заказ белән тектергәннәр.

Өч автобус кешегә сәгать ярымлык концерт күрсәттеләр. Арыганнар инде, олыгайганнар. Тик туктарга исәпләре юк әле. Башлаган эшләрен ярты юлда калдырасылары килми. Яңа чиркәүләре әле төзелеп бетмәгән. Чиркәү яны территориясен дә тәртипкә китертәселәре бар. Боларның һәрберсе өчен акча кирәк, билгеле. "Мәгез", - дип торучылары күренми әлегә. Менә шулай, үзләре выход эзли. "Җырлап, чиркәү салабыз", - диләр, шаяртып. Уены-чыны шул инде, башкача, авыл кешесе, пенсионерлар акчасына ничек чиркәү саласың, ди?! Һәр адымнарында, җитмәсә, алдаучылар, буш вәгъдә белән "туендыручылар" очрап тора икән...

Удмуртлар безгә кем?

Удмуртиянең эченә кереп, алар белән якыннан аралашкач, безнең белән шундый зур уртаклыкларын күреп, шаклар каттым. Нигә болай, дигән соравым үзем белән ияреп кайтты.

Аннары, аларның йолаларын, үз-үзләрен саклау буенча әллә ниләр эшләп ятуларына сокландым. "Бездә дә эшләп була бит инде боларны", - дигән уй баштан китмәде. Ярдәм көтеп торсаң, мондый эштә ярдәм бер җирдә дә юк инде ул. Башлап җибәрү генә кирәк. Тик кем башлар? Андыйлар табылырмы?

Удмуртларда киленне шулай каршылыйлар

Мин сөйләгәннәрдән тыш, тагын әллә никадәр чаралар булды. Бер кереп күрергә иде, дип хыялланган "Кунгур пищерасы"нда да булдык хәтта. Теплоходта үткәргән вакыт әз генә булса да, биргән кичерешләре буенча аны тулы бер айга тиңләрлек. Шул кичерешләр арасында әнә шундый "жирный вопрос" күңелдән китми: нигә без удмуртлар белән шулкадәр охшаш? Безнең "роднялык" ни дәрәҗәдә?!"

Валентина Максимова сөйләгәннәр белән танышкач, күпләребезнең күңелендә дә шундый сорау тугандыр: без удмуртлар белән тугандашмы? Хәер, күпләребездә шушы Кама буйлап сәяхәткә чыгу теләге дә тугандыр. Чыннан да, үзе рәхәт, үзе файдалы. Шулайдыр бит?!

Язып алды Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: