Туганайлар

Чистайлылар жюрины таң калдырган

Төрки дөньяның традициягә әверелгән «Урмай-зәлидә» Халыкара фестивалендә Кабардино-Балкария, Кытай, Мәскәү, Мари-Эль, Ульяновск, Пермь, Татарстан, Чувашстаннан килгән вәкилләр катнашты. Алар арасында безнең чистайлыларның да булуы аеруча шатлыклы.

Шәһәребезнең һәм районыбызның танылган баянчысы, «Сөмбел» халык ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов һәм ансамбль солисткасы Анна Савельева биредә беренче дәрәҗә лауреат исемен яулап, диплом алып кайттылар. Фестиваль Чувашстанның Комсомол районы Урмай авылында булып узды.

- Урмай үзенчәлекле мишәр авылы. Безне аның матурлыгы, төзеклеге, чис­талыгы сокландырды. Биредә халкы искиткеч кунакчыл, ачык йөзле, җыр-моңга да бик бай, өлкән яшьтәгеләр дә концертларга йөри. Авылның үзендә менә утыз елдан бирле «Мишәр» фольклор-эстрада ансамб­ле эшләп килә. Урмайның 400 урынга исәпләнгән мәдәният йорты үзе генә ни тора! Конкурста җиңү яулаган коллективларның гала-концерты шунда узды, - дип сөйли Вячеслав Митрофанов.

Ә фестивльдә исә 180 кол­лектив катнашкан. Без­нең якташларыбызның чыгыш­ларын да яратып кабул иткәннәр. Вячеслав Алексеевич баянда мишәр, керәшен, чуваш көйләрен уйнаса, Анна Савельева исә тавышының матурлыгы, көчлелеге, музыкаль инструменттан башка җырлавы белән сокландырган.

Дөрестән дә, Анна Николаевнаның тавышына, Ходай биргән сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Әлмәт районында туып-үскән, тормышын балалар тәрбияләүгә багышлаган әлеге мөхтәрәм кешенең җырдан аерылганы юк. Алабуга педагогия инс­титутын тәмамлагач, язмыш җилләре аны Чис­тайга китерә, биредә кияүгә чыга, тормыш иптәше белән менә ди­гән өч ул: Дмит­рий, Евгений, Влади­славны тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде улларының үз тормышы, онык­лары үсеп килә. Булганнан бар да булла дигәндәй, Анна апа хәзер дә оныкларын тәрбияләшергә дә, бакчада эшләргә дә, чигәргә - бәйләргә дә вакыт таба. Бик аралашучан, ачык йөзле ул. Ә җырга мәхәббәте турында инде әйтеп торасы да юк, ул - аның гомерлек юлдашы.

- Әбием дә, әти-әнием дә бик матур җырлыйлар иде, мин дә гомерем буе җырладым һәм хәзер дә җырлыйм, - ди Анна Николаевна.

Билгеле, өлкән яшьтә җырлап йөрү, җитмәсә әле гастрольләргә бару өчен, билгеле, якыннарыңның аң­лавы, ярдәме дә бик кирәк. Петр Иванович исә аны һәрчак аңлый, алай гына да түгел, җырла дип, аңа көч-куәт биреп, дәртләндереп тә тора әле. Үзе дә җыр-моң яратучы, акыллы кеше, олыны олы, кечене кече итә белә.

Аннаның җыр­лавын тамашачылар, якыннары, дуслары, мөкиббән китеп тың­лыйлар. «Урмай-зәлидә» фестивалендә дә аның җырлавы күңел кылларын тибрәткән. Җюри әгъзалары соклануларын яшерә алмыйча: «Сез безне таң калдырдыгыз,»- дигән­нәр икән, димәк, бу бер дә юкка түгел инде...

Вячеслав Митрофановны исә шәһәребездә һәм районыбызда да белмәгән кеше юктыр. Мәдәният өлкәсендә бер генә чара да аннан башка үтми дисәк тә, хата булмастыр. Бар җаны-тәне белән үз эшенә бирелгән, үзе җитәкләгән «Сөмбел» ансамбле өчен, кол­лективы өчен җан атучы олы хөрмәткә лаек җитәк­че, фидакарь иҗат кешесе ул. Яулаган үрләре, ирешкән уңышлары белән ул безне һәрвакыт сөендереп тора. Тыныч холыклы, сабыр булуы, максатка омтылып иҗат итүе аңа төрле каршылык­ларны җиңәргә, үз дигәненә ирешергә ярдәм итәдер. Коллективны туп­лый алу, ничә еллар аларны берләштереп, бер бөтен итеп яшәтә, җырлата алу, яшь талантлар эзләү дә бик күп хезмәт, түземлек, сорый. Бу юнәлештә психолог булу да кирәк әле, ә аңарда әнә шушы сыйфатларның барысы да бар. «Вячеслав Алексеевич ансамбльнең һәр җырчысына хөрмәт белән карый, аларны җылы сүзе белән рухландырып, ярдәм итеп тора. Без аңа бик рәхмәтле», - ди Анна Николаевна.

«Урмай-зәлидә» фестива­лендә исә аңа беренче дәрәҗә лауреат исеме белән беррәттән, үзенә һәм коллективына милли мирасыбызны, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, тради­цияләребезне саклауда керткән өлешләре, адәм баласына бүгенге болгавыр заманда рухи яктан ярдәм иткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырылган.

Якташларыбыз фести­вальдән рухи көч алып, дәртләнеп-сөенешеп кайтканнар. Бу сокландыргыч матур чараны төп оештыручы Урмай авылында туып-үскән, шунда гомер итүче Чувашстан Һәм Татарс­тан республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашстандагы татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов. Шулай ук әлеге зур күләмле чарага республиканың мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, татар авыллары Бөтенроссия җәмгыяте һәм башкалар да зур өлеш керткән. Киңәшле эш таркалмас дигәндәй, әнә шулай бердәмләшеп, аңлашып, нинди милләттән булуына карамастан, бер-береңне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, иҗат иткәндә һәр гамәлнең күрсәткечләре дә матур, киләчәге дәвамлы була. Ут күршебез булган Чувашстанда үткәрелгән төрки дөньяның «Урмай-зәлидә» халыкара фестивале нәкъ менә шуны раслады да инде.

Гөлсинә Сорутдинова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: