Туганайлар

Чистайда "Туым жондозы" конкурсының сайлап алу туры узды

Кичә, 15 декабрь көнне, Чистайда "Туым жондозы"-"Рождественская звезда" конкурс-фестиваленең беренче зональ сайлап алу туры узды.

Конкурска Чистайның үзеннән кала, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Алексеевск һәм Тукай районнарыннан балалар ансамбльләре көч сынашырга килгән иде. Гадел жюри һәрбер чыгышны карап, тыңлап, иң яхшыларын билгеләделәр. Алар Казанда узачак гала-концертта имтихан тотачаклар. Конкурстантлар барысы да дипломнар белән бүләкләнделәр.

Исегезгә төшерәбез, "Туым жондозы" фестиваленең киләсе сайлап алу туры 17 декабрь көнне Зәйдә үтәчәк.

Яңалыклар белән безнең сайттан танышып барыгыз.

Чистайдагы фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Видеоязмада Чистай районы "Тәңкәләр" ансамбле чыгышы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: