Туганайлар

Чистайда иман йорты ачылды

16 октябрь көнне Чистай шәһәрендә бөтен керәшен дөньясы өчен зур вакыйга булды. Биредә Казан изгеләре Герман, Варсонофий, Гурий хөрмәтенә аталган келәү йорты ачылды. Беренче келәү дә шушы изгеләрне искә алу көненә туры китереп уздырылу сәбәпле, бәйрәм икеләтә тантанага әверелде. Келәү керәшен телендә, Казанның Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Павел Павлов җитәкчеле...

 

16 октябрь көнне Чистай шәһәрендә бөтен керәшен дөньясы өчен зур вакыйга булды. Биредә Казан изгеләре Герман, Варсонофий, Гурий хөрмәтенә аталган келәү йорты ачылды.

Беренче келәү дә шушы изгеләрне искә алу көненә туры китереп уздырылу сәбәпле, бәйрәм икеләтә тантанага әверелде. Келәү керәшен телендә, Казанның Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Павел Павлов җитәкчеле гендә республиканың керәшен приходларыннан килгән священниклар катнашында узды.

Элек башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән, бүгенге көндә шәһәрнең территориаль жәмәгатьСоветы урнашкан бинадан келәү өе өчен зур гына бүлмә биргәннәр.

- Июнь аенда оешып тотынган идек, - дип сөйләп китте приход казначее Наталья Андриянова. Алексеевскийдан отец Павел Чурашов килеп, җыелып киңәштек. Булачак храмның настоятелен билгеләдек, чиркәү советын сайладык. Иконалар куеп, чиста кырда, шәһәрнең ГАИ бинасы артында келәүләр уздырдык. Иманнарыбызны Ходай ишетте, тиздән шушы бүлмәне бирделәр.

Бүлмәне келәү өе итеп җайлау өчен дә байтак көч куйганнар прихожаннар. "Ике атна буена ремонт ясадык, агарттык, буядык, чиркәү кирәкяракларын урнаштырдык", - ди Наталья Степановна. Чиркәү кирәк-яракларын инде, әлбәттә, отец Павел Чурашов кайгырткан, кайсынберсен Алексеевск шәһәренең үзе хезмәт иткән Воскресение Христова храмыннан да китерткән. "Ил төкерсә - күл була" дигән әйтемнән чыгып эшләгәннәр чистайлылар. Келәүгә дә Чистайдан гына түгел, Бахта, Актау, Ялтан авылларыннан да килгәннәр.

- Барысы да отец Павел Чурашовның тырышлыгы, кешеләр белән уртак тел таба белүе, җитәкчеләрне дә, спонсорларны да әлеге эшкә тарта алуы аркасында булдырылды, - ди тантанага кунак булып килгән администрация башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. - Халыктан инициатива бар икән - без, шәһәр администрациясе, ярдәм итәргә әзер. Территориаль үзидарә Советы җитәкчесе Андрей Сашин келәү итәр өчен бүлмә табуда булышты. Бүгенге көндә шәһәр администрациясендә чиркәү төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе карала.

- Атеизм чорларында да Чистайда чиркәү белән мәчет беркайчан да ябылмаган, һәм алар бөтен Кама аръягы өчен бердәнбер булып торганнар, - дип сүзгә кушылды администрация житәкчесенең милли мәсьәләләр һәм конфессияләр буенча булышчысы Рөстәм Хөснуллин. - Шуңа күрә, биредә керәшен чиркәве дә булырга тиеш, дип саныйм мин. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Чистай ислам радикаллары оясы итебрәк күзаллана. Бу безне бик борчый. Чистайга карата булган бу караш төптән үзгәрергә тиеш, дип саныйбыз без. Бүгенге көндә Чистай җирлегендә традицион диннәрне тотучылар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Елизавета түти Фролова өчен бүген икеләтә бәйрәм - карты белән өйләнешкәннәренә 60 ел тулган көн икән. Шәмнәр куярга килдем, ди ул. Моңа кадәр Казански чиркәвенә йөргән, керәшенчә иманнарның да барысын да белә, кенәгәләре дә күп икән. "Урысчага кушылып, үзебезчә иманнар җырладым моңарчы, инде керәшенчә келәү итәргә язсын, бик кирәк иде иман йорты, зарыгып көттек", - ди ул. Чит телдә сөйләгән колакка керә, үз телеңдә әйтелгәне йөрәккә керә, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Соңгы араларда керәшен чиркәүләренең яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсүен барыбыз да күреп тора. Узган елның ноябрь аенда чиркәүләргә ут төртү халкыбызны йокыдан уятты, булса кирәк. Яндырылган храмнарны торгызу белән бергә, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Зәй шәһәрләрендә һәм Питрәчтә шәһәр приходлары оештыру эше башланды. Чистайлылар оешканрак, тырышрак булып чыктылар. Биредә, быел Казанда үзенең 25 еллык юбилеен уздырган Тихвин чиркәвеннән соң, республикада икенче булып шәһәр келәү йорты эшли
башлады. Келәүләр һәр татар атнасы көнендә уздырылачак. Иман өе һәр көнне ачык булачак. Отец Павел Чурашовның әйтүе буенча, ноябрь аенда Казан изгеләре Герман, Варсонофий, Гурийның мощьлары да кайтарылачак икән.

Чистайлыларның аяклары жиңел булып, алар үрнәгендә бүтән шәһәр приходлары да күтәрелсен, шушы изге эшне башлап йөрүчеләргә Ходай үзе көч-куәт бирсен иде.

 

Людмила БЕЛОУСОВА
Алиса СПИРИДОНОВА фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: