Туганайлар

Чиркәүле булып та, чиркәүсезләр хәлендә булмыйк

Моннан биш ел элек "Туганайлар" журналисты Валентина Максимова газетада "Чиркәүле чиркәүсез Колышчы" дигән исем белән бер язма бастырды. Кызыклы фактларга таянып, Колышчы авылының тарихы, бүгенгесе белән киләчәге турында язылган иде анда. Ул чакта әле Колышчыда яңа чиркәү торгызу турында сүз дә булмагандыр, чөнки язмада менә мондый юллар бар: "Бүген авылда...

Моннан биш ел элек "Туганайлар" журналисты Валентина Максимова газетада "Чиркәүле чиркәүсез Колышчы" дигән исем белән бер язма бастырды. Кызыклы фактларга таянып, Колышчы авылының тарихы, бүгенгесе белән киләчәге турында язылган иде анда. Ул чакта әле Колышчыда яңа чиркәү торгызу турында сүз дә булмагандыр, чөнки язмада менә мондый юллар бар: "Бүген авылда ишеге генә ачылып-ябылучы клуб, медпункт һәм ике шәхси кибеттән башка "цивилизация" юк. Чиркәү юк, дип көенүчеләр дә, кирәк, дип, артыннан йөрүчеләр дә әлегә күренми".

Биш ел эчендә нәрсәләр үзгәргән соң Колышчы авылында? Беренчедән, теге вакытта ишеге генә ачылып ябылучы клуб гөрләп эшли башлаган. Үзем катнашып, үз күзләрем белән күргән фактларга таянып язам әлеге сүзләрне. Клуб директоры итеп Нина Трушева куелганнан соң, культура өлкәсендә "боз кузгалган". Билгеле, Райка һәм Борис Усачевлар, Людмила Апушева, Валентина Атуковалар кебек ярдәмчеләре булмаса, Нина берүзе генә авылда "революция" ясый алмас иде.

Биш ел элек Колышчы башлангыч мәктәбендә алты бала укыса, бүген инде мондый исемдәге мәктәп бөтенләй юк. Беренче класстан башлап, укучылар күрше Сөн авылына йөреп укый. Шунысы кызыклы: башка авылда укысалар да, балаларның бәйрәм чараларында катнашу теләкләре арткан. 5-6 яшьлекләре дә, 17-18 яшьтәгеләре дә, "Нина апа, нишлибез?" - дип, клуб җитәкчесенең әмерен генә көтеп торалар, ди.

Биш ел элек Колышчы авылына эләгү өчен, машинаңны ике чакрым читтә калдырырга кирәк булган (юлсызлык үзәкләренә үткән). Хәзер инде асфальт юлдан гына элдертәсең. Юлы булгач, авылының төсе, йөзе үк үзгәргән. Ата-ана нигезенә кайтып, йорт салучылар да, иске йортларын яңартучылар да шактый икән. Ә иң сөендергәне - Колышчыда яңа чиркәү торгызылган. Яңа чиркәү төзелү белән, Колышчыда динлелек артканмы, халык аңында үзгәрешләр булганмы - бүгенге язмабыз шул турыда.

Авылның "главный" бәйрәме - "Мулимун"га кайтучыларның исәбе-хисабы юк: һәр йорт каршысында өч-дүрт машина тора. "Суббота көнне (11 июнь) чиркәүдә келәү була. Бәйрәм литургиясен Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе настоятеле отец Димитрий белән аның энесе отец Геннадий Сизовлар үткәрә," - дигән хәбәрне ишеткәч, сөенеп, мин дә бәйрәмгә барырга ниятләдем. Ничек сөенмисең, ди? Үз телеңдә келәү алып баручы батюшкаларыбыз бармак белән генә санарлык, шундый ерак юлдан килергә ризалык биргәннәр бит. Алар белән күрешергә кайчан әле тагын җай чыга? Әнә, җазык әйтеп, өлеш алырга теләүчеләр дә бар икән - бусы да куанычлы хәл.

Берничә урынга эленгән белдерүдә служба башлану вакыты - сәгать иртәнге сигез, дип күрсәтелгән. Сигез тулганда, чиркәү каршысында 2-3 кеше генә иде, алары да үлгән якыннарының өсләрен чистартырга килгән булып чыкты. Батюшкалар билгеләнгән вакытка килеп җитте. Халык җыелмагач, алар алдында кыен иде. Урамнан үткәндә, алар да кайтучы машиналарны күрми калмаганнардыр. Кунакларның барысы да бүген зиратка үлеләр өстенә килергә кайткан ләбаса. Ә монда аларны шундый уңайлык көтеп тора: якыннарыңның исемнәрен язып бирәсең дә, литургия вакытында аларга багышлап, иман укыйлар. Аннары, өсләренә барасың. Чыннан да, бик җайлы бит инде.

Безнең халык моңа өйрәнмәгән шул әле. Бәйрәмдә, дөнҗалыкны алга куеп, ашау-эчүгә, кунак итешүгә күбрәк вакытны багышлыйбыз. Чиркәү эшләре "аннары"га кала. Колышчыда да бу гадәт "тамыр җибәргән" булып чыкты.

Тора-бара, чиркәүдә халык артты. Якыннарын укытырга бирүчеләр дә, шәм куючылар да күбәйде. Элекке сыман, литургия барган чакта, чиркәү эчендә кычкырып сөйләшүчеләр дә әзәйгән инде (бөтенләй үк бетмәгән әле...). Отец Димитрийның да, отец Геннадийның да укыганнары йөрәккә шулхәтле якын, ятышлы иде, аларны тыңлаган кешеләрнең күңел капкалары ачылмый калмагандыр.

Нишлисең, авылларыбызда мәҗүси йолаларга өстенлек күбрәк бирелә. Яшерен-батырын түгел, чумылмаган кешеләребез дә җитәрлек бит әле. Шулай булгач, үлеләр өстенә барып, тияберсен итү, чәчәкләр кую - Мулимунның да төп өлеше булып тора (шушысын инде без иманга тиңлибез). Икенче өлеше - исәннәрне барлау, туган-тумача белән күрешү. Өченче өлеше дә бар әле хәзер: кояш баегач, кичке сабантуйны да шул көнне үткәрәләр.

Кайсы гына яктан килми калдылар икән Колышчы сабантуена? Машиналар саны буенча да Җөри Питрауыннан әллә ни калышмагандыр быелгы Колышчы сабантуе. Монда күңелгә тигән бер әйбер булды: көрәшкә язылучылар, аркан тартышучылар, кул көрәштерүчеләр арасында керәшен фамилияле кешеләр бик әз яңгырады. Авыл кешеләре - кунак, килүчеләр - хуҗа кебегрәк, килеп чыкты. Менә шулай, без бит кунакчыл, "скромный" халык...

Дин белән йола янәшәлегенә кире кайтыйк. Дөрес яшәүме бу, дөрес түгелме? Чиркәү күзлегеннән караганда, дөрес түгелдер, динсезлектер ул. Ләкин болар - безнең барлыгыбыз, безнең бүленмәс бөтенлегебез.

Һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар. Чиркәүле авылларда ул элеккеге престол бәйрәменә туры килә. Кайда Тройсын, кайда Питрау, кайда Көҗмә-Димиян һәм башкалар. Булсыннар, бәйрәм ителсеннәр, моңарга шатланабыз гына. Тик менә ул бәйрәмнәрнең нигезендә нәрсә ятарга тиешлеген хәтердән чыгармаска иде. Үзебезнең православныйлар икәнебезне онытмыйча, якыннарыбызны, үлгәннәребезне искә алып, бәйрәм службаларында басып торсак, башкалар да безнең "җүнсез түгел" икәнебезне күрерләр иде. Чиркәүле булып та, чиркәүсез булучылар хәлендә яшибез бит... Шулай түгелмени, туганнар?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: