Туганайлар

Чиркәүле булуга – тагын бер адым

Чаллыда Алла Анасы "Неупиваемая Чаша" чиркәве төзергә җир бүлеп бирелү турында хәбәр иткән идек. Чиркәү төзеләсе урында келәү уздырылу белән бәйле шатлыкларыбызны да җиткердек. Инде менә әлеге җиргә кач куелып, аны аруландыру службасы үтте. Служба Казан епархиясенең керәшен приходы благочинные, Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы чиркәве настоятеле, протоиерей отец Павел...

Сынау

Кач аруландыру тантанасына бик күп кунаклар килде. Араларында Кама аръягы регионы благочинные протоиерей Андрей Дубровин, Георгий Победоносец храмы настоятеле протоиерей Валерий Каранаев, керәшен чиркәүләре священниклары Николай Храмов, Павел Павлов, Михаил Петровлар да бар иде. Келәү үзе керәшен телендә алып барылды.

Качны аруландыру буенча служба беткәннән соң, отец Павел Павлов чиркәү буласы җиргә җыелган халыкка түбәндәге сүзләрне җиткерде:

"Ходайыбыз: "2-3 кеше җыйналып, теләк иткән җирдә мин булырмын", - дигән. Нәкъ менә шушы урында, берничә елдан, чиркәү басып торыр. Кайда чиркәү бар - ул дәүләт, ул изгелек, ул Ходайның бәхиллеге, дигән сүз.

Мин бүгенге кач аруландыру келәвенә беренче керәшен священнигы изге Макарий иконасын һәм аның мощларын алып килдем. Сезнең белән безнең тырышып йөрүләребезне ул да күрсен, башлаган эшебезне бәхилләсен, безне җыйсын, таралырга ирек бирмәсен, дигән әмәлне күз алдында тоттым.

Ә безгә, чыннан да, җыйналырга күптән вакыт. Чиркәү дисәң, служба дисәң, анда бармас өчен, мең төрле мәшәкать табабыз. Кеше шул мәшәкатьләргә бик тиз алдана. Үзеңне Ходайга бирмәсәң, вакыт ул беркайчан да булмый: әле бер, әле икенче эш килеп чыгып кына тора. Ә Ходай безгә тагын бер шанс бирә: болар нишләрләр, бераз селкенерләрме, әллә таралышып, ызгышып та бетәрләрме шушы урында, ди.

Ходайыбыз әлеге качны безне җыярга, сөендерергә дип аруландырды. Ул үзенең Аллалыклы күзләре белән безгә карап, безне күзәтеп тора. Үзенең үгетен бирер, ишеттерер, денебезне ныгайтыр өчен, безгә чиркәү бирә. Бу - бик зур сөенеч.

Менә хәзер әллә кемнәр җыйналып килерләр дә, чиркәү төзелеше өчен күп акчалар бирерләр, шулай бик тиз генә чиркәү торгызылыр, дип уйларга ярамый. Кем менә монда килгән - шулар белән эшли башларга кирәк. Моңа безнең көчебез керсен. Андыйларга Ходай ярдәмгә килә, аларны кыенлыкта калдырмый, үзләренә артыгы белән кайтара. Чиркәү булган җиргә күк тә, болытлар да якыная төшә. Бүген әле бу урында храм юк, ә Ходай алдында инде ул бар. Фәрештәләр бу урынны үзләре саклап тора. Вакыты җиткәч, чын чиркәү дә булыр, шунда тау итәрбез, Ходай кушса".

Закамье регионы благочинные протоиерей Андрей Дубровин үзенең чыгышында кач аруландыру службасын үткәргән отец Павел Павловка рәхмәтләрен җиткерде, чиркәү төзелешенә кулыннан килгән кадәр булышырга вәгъдә бирде. Керәшеннәр үз улларын, кызларын духовная семинарияләргә укырга җибәрсәләр, үз телләрендә иман яңгырар, телләре дә сакланыр иде, дип, безнең бу өлкәдә сүлпәнлек күрсәтүебезгә тәнкыйть белдерде.

Ерак араларны якын итеп, Чаллыда төзеләчәк храмның качын аруландыру службасына килгән отец Павел Павловка "Туганайлар" исеменнән дә берничә соравыбызны бирдек.

Сорау-җавап

- Отец Павел, Чаллыдан нинди уйлар белән китәсез? Күргәнегезчә, чиркәү буласы урынга җыелган халыкның саны әллә ни куандырырлык түгел. Керәшен чиркәве төзү - хыял гына булып калмасмы?

- Бу изге эшнең башы булгач, азагы да булыр, мин моңа ышанам. Килгәндә дә моңа 100 процент ышанып килдем, киткәндә дә шундый өметләр белән китәм. Билгеле, бу эшкә бераз алданрак тотынылса, әйбәт була иде. Хәзер, әнә, кризис вакыты, диләр. Кризис ул - хөкем вакыты, дигән сүз. Ул да Ходайдан җибәрелгән сынау. Ул безне сыный: кая таба тартылабыз - Ходайгамы, әллә башка яккамы?

Бары да әйбәт булганда, кешегә Ходай кирәк түгел. Син үзең берәүгә дә кирәк булмаганда, Ходайны искә аласың. Аннан ярдәм сорыйсың. Көймәдә йөзгәндә көймәң капланса да, пожарда калсаң да, чиргә тарысаң да, шундук Ходайны искә төшерәсең. Ә бит алай булырга тиеш түгел. Ходайны сөеп, Аңа теләк итәргә, тау итәргә, чиркәүгә йөрергә тиешлебез.

- Керәшеннәр язычестводан тулысынча аерылып бетмәгән халык. Теләсәк-теләмәсәк тә, әби-бабайларыбыз чорыннан килгән йола-ышанулар белән яшибез, православие законнары читтәрәк кала бирә. Моның белән ничек көрәшергә?

- Евангелие ул - ару хәбәр, дигән сүз. Ышануга кеше үзе килергә тиеш, ирексезләп түгел. Ару хәбәрне ишеттерүче, җиткерүче кирәк. Әйтүче, ишеттерүче булса, кешеләр килмичә калмас. Ә аны ишеттерү урыны - без төзиячәк храмнар, чиркәүләр. Шундый урыннар булып, анда ару сүз яңгыраса, кешеләр иманга, Евангелиегә тартылырлар. Язычество үзеннән-үзе китәчәк. Чиркәү аның белән көрәшми. Алар янәшә яши ала. Керәшеннәр арасында элеккеге йолаларны да үтәп, шул ук вакытта чиркәүгә келәүгә дә йөрүчеләр байтак. Бу - була торган хәл.

Сөенеч

Тагын берничә кешедән керәшен чиркәве төзелешенә карата уй-хисләре белән бүлешүләрен сорадык.

Тамара Сапожникова, Чаллыда яши, тумышы белән - Сарман районы Ләке авылыннан:

- Чаллыда керәшен чиркәве төзү уе күптәннән яши. Тик, каршылыкларга очрап, ул һаман саен, кичектерелә килде. Элегрәк башланса, инде күптән храмлы була идек. Безнең балалар да үз телебездә иман ишетергә, укый белергә тиешләр. Мәктәпләрдә керәшен теле укытылмый, чиркәүдә булса да, яшәргә тиеш бит инде ул. Безнең авылда чиркәү бар барын. Ялан саен, анда кайтып йөреп булмый бит. Яши торган шәһәреңдә булса, бик уңай инде. Башкарып чыгарга гына язсын.

Мария Асанова, Чаллыда яши, тумышы белән - Тукай районы Калинин авылыннан:

- Керәшен чиркәве Чаллының Замелекесье дигән районында төзелә. Бу - яшь гаиләләр күп яши торган урын. Балалар да күп туа. Димәк, чиркәүгә йөрүчеләр дә була, дигән сүз. Бу районда мәчет җиткереп куйдылар инде, чиркәү дә булса, бу - керәшеннәргә карата гаделлек булыр иде. Һәркем кулыннан килгәнчә, өлешен кертсен иде. Ил төкерсә - күл була, диләр бит. Карендәшләребез читтә калмас, дип ышанам.

Барыбызның теләген, ышанычын бергә кушсак, зур көч килеп чыга. Беләктә дә, йөрәктә дә көч бар икән, нигә җиңеп чыкмаска? Җиңәрбез, Ходай кушса.

Фоторепортажны моннан карагыз:

В Набережных Челнах освятили крест на месте строительства кряшенского храма

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: