Туганайлар

Чемпион Симашев Баграж егете

Һәр төбәкнең үз горурлыгы булган данлыклы кешеләре бар. Аңа бәяне дә шуларның эш-гамәлләренә карап бирәләр. Бу яктан Кашка тау итәгенә сыенып утырган Зәй районы Югары Баграж авылы аерата бәхетле, чөнки зур дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә ия булган кешеләре бик күп аның: химик, Социалистик Хезмәт Герое Веньямин Григорьев, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы,...

Югары Баграж гомуми белем бирү мәктәбендә 2013 елдан башлап "Чемпион мирасы" дигән проектэшләп килә. Без бу проектны Федор Симашевка багышларга булдык, - дип тантаналы кичәне башлап җибәрде музей ачу эшендә аерата күп көч куйган кешеләрнең берсе, мәктәп директоры Николай Иванов.

- Ни өчен күренекле шәхесләребез арасыннан аны сайлап алдык һәм аның музеен булдыруны үзебезгә максат итеп куйдык? Чөнки безнең укучыларыбыз спортны аерата яраталар, район, республикакүләм ярышларда катнашып, елдан-ел яңа уңышларга ирешәләр. Федор Симашевның эшен дәвам итеп, ул салган юлдан баручы спортчыларыбыз да бар. Укучыларыбыз, укытучылар җитәкчелегендә, бу проект өстендә нык эшлделәр, материаллар тупладылар. Чемпионның якыннары, туганнары белән элемтәгә керделәр. Апасы Евдокия Петровна музейга бик тә кирәкле, кадерле булган экспонатлар китерде. Мәскәүдә яшәүче энесе Николай (спорт мастеры, биатлончы) һәм кызы Юлия җәйге каникул чорында кайтып, аның күп кенә шәхси әйберләрен, җиңеп алган бүләкләрен, истәлекләрен тапшырдылар. Без Татарстан Республикасы чаңгы һәм биатлон федерациясе белән элемтәдә торабыз. Федор Симашев музее ачылуга алар да шат һәм һәръяклап булышырга әзерләр. Гомумән, музейны булдыруда зур өлеш керткән туганнарына, авылдашларга, матди ярдәм күрсәткән җирле җитәкчеләребезгә, район хакимиятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Укучылар кунакларны Федор Симашевның биографиясе белән таныштырдылар. "Чаңгы юллары" дигән китабыннан өзекләр китереп, энесенә язган хатындагы шигырь юлларын укып, аны спортчы буларак кына түгел, туган җирен, туган төбәген җаны-тәне белән яратучы патриот буларак та ачып бирделәр. Кичә барышында интерактив тактада күрсәтелеп барган фото-видео материаллар аның гомер юлын тирәнрәк күз алларга мөмкинлек бирде.

Кунаклар арасында Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева да бар иде. Ул Федор Симашев музее ачылуның Баграж халкы өчен генә түгел, барлык Зәй районы өчен дә тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте:

- Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы булып, ул үз вакытында чын батырлык эшләгән кеше. Мондый исемнәр "блат" белән бирелми. Бу үрләргә бары үз-үзеңне аямау, нык ихтыяр көче, тырышлык, гигант хезмәт аша гына ирешеп була. Җинүләре белән безне сөендереп, үз үрнәгендә яшь буынны тәрбияләп, әле яшәргә дә яшәргә иде дә бит, әмма язмыш үзенекен итә.

Районда Симашев истәлегенә спорт ярышлары уздыру традициягә керде. Татарстан Республикасының "Ялта-Зәй" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә аның ничек яшәве, нинди булуы турында сөйләүче искиткеч фотолары саклана. Башка шәһәрләрдән килгән чемпион-спортчылар аның белән бер командада булулары, бергәләп җиңүләре турында кызыклы истәлекләр сөйлиләр. Үз җирендә, туган мәктәбендә ачылган әлеге музей яшәсен.

Район башлыгының соңгы әйткән сүзләре багражлылар күңеленә аерата хуш килде:

- Быел Югары Баграж һәм Сарсаз-Баграж мәктәпләренә зур игътибар бирдек - капиталь ремонт ясаттык. Сарсаз Багражда балалар бакчасы ачтык. Инде акчасы кёчерелгән, озакламый биредә дә балалар бакчасы булачак. Югары Баграж мәктәбен, укучылар саны аз булу сәбәпле, быел ябарга да була иде. Николай Михайловичның мәктәп базасында шушындый музей ачу идеясе бу хәлне булдырмый калды. Ул - молодец! Инде хәзер беркайчан да бу мәктьпне ябарга кул күтәрелмәячәк, - диде ул.

Федор Симашев1945 елның 13 мартында туа. Чаңгы спорты белән кызыксынуы мәктәп елларында ук башлана, район чемпионы була. Мәктәпне тәмамлагач, ул Иркутск өлкәсенә китеп балта остасы- бетончы булып эшли, спорт секциясенә языла. Читтән торып физькультура техникумына укырга керә. Армиягь алынып, чик гаскәрләрендә хезмәт итә, заставада иң оста чаңгычы була. Армиядән соң Мәскәү педогогия институтының физик тәрбия бирү факультетында укый. Соңрак, чаңгы спортында зур уңышларга ирешә, берничә тапкыр ил һәм дөнья чемпионы булып таныла. Спорт өлкәсендә уңышлары өчен "Почет билгесе ордены", "Аеруча хезмәтләре өчен" һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. 1978 елдан тренерлык эшен алып бара. 1991 елда Зәйгә күчеп кайта. "Ялта-Зәй" спорт һәм сәламәтләндерү үзәгендә эшләп, районда чаңгы спортын үстерүдә зур көч куя. 1994 елда "Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә ия була. Моннан 16 ел Федор Симашевның йөрәге тибүдән туктый.

Бу көнне Федор Симашев турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Һәркем аның эчкерсез җанлы, киң күңелле, тыныч, ипле булуын искә алды. Түбән Камада яшәүче чордашы, авылдашы Никифор Тукмачев аңа багышлап язган шигырен укыганда, ирексездән күзләр яшьләнде.

Башкаладан якын күрден,

Туган якның җир-суын.

Монда тартты әллә язмыш,

Әллә җаның җирсүе.

Чаңгы юллары буйлап син

Дөнья данын яуладың.

Сагына, юксына сине

Уйнап үскән тауларың.

Гармун уйнап, урамнарга

Моң салып киткәләдең.

Бүген җырлый, әллә җылый

Авылның чишмәләре.

Тормышыңда күргәнсеңдер

Дөньяның ак-карасын.

Багражда туып үс тә,

Чемпион булып кара син.

Сорасалар син кайдан, дип,

Җавабым әзер алдан.

Горур әйтәм: Баграждан мин,

Симашев авылыннан.

Лев Ермолаев, ветеран укытучы:

- Җидееллык бу мәктәпне бетергәч, ул безгә, Түбән Биш урта мәктәбенә йөреп укый башлады. Минем армиядән кайткан чак, физкультурадан укытам. Аның минем дәресне аерата яратуын, чаңгыга битараф булмавын бик тиз күреп алдым. Республика ярышларында катнашкан беренче разрядлы чаңгычы булуымны ниндидер зур дәрәҗә итеп кабул итә иде ахрысы, гел минем янда булырга, аралашырга, сораштырырга ярата иде. Ничек итеп командада эшләргә, көндәшне отып, җиңүгә ирешергә кирәклеген аңлата идем. Бик булдыклы укучы булды ул, һәр күрсәткән алымны, өйрәтүләрне бик тиз эләктереп ала иде. Шушы егетнең начар юлларга тайпылмыйча, тормышта дөрес юлны сайлавына сөенеп туя алмый идем. Симашевны безнең якта белмәгән кеше юк. Кемнән генә сорасаң да аның кем, каян булуын әйтеп бирерләр. Шундый бер моментны хәтерлим: Шыкмай авылының ике өлкән кешесе сөйләшеп торалар. Сүзләре Федор турында. Берсе аның кем икәнлеген белми ахрысы, икенчесе моның "Кем соң ул?" диюенә:

- Чаңгыда йөрүче Баграж егете, - дип җавап бирде. Яшьләрне тәмәке тартырга өйрәтүче яки эчеп-сугышып йөрүче дими бит. Бу үзе генә дә ни тора!

Апасы Евдокия:

- Әти Федорга кечкенә чагында өрәңге агачыннан чаңгы ясап биргән иде. Шул ук көнне чаңгыга басарга өйрәнде. Мәктәпкә кергәнче шул чаңгыда шуды. Ындыр артына чыгып, үзебезчә чаңгы ярышлары оештыра идек. Беребез кузгалып шуып китүгә, икенчебез: "Бер, ике, өч…" дип секундларны саный, билгеләгән аралыкны кем тизрәк уза, янәсе. Үскәндә дә, соңыннан да бик туган жанлы булды. Еш кайтты, хәл белешеп торды. Кайткан саен мәктәпкә барырга да вакыт таба иде.

Кече сеңлесе Анна:

- Мәктәпне тәмамлаган чаклары. Дәдәй безне чоланга чакырып кертте дә, сандыкны ачып, аннан кечкенә генә бер китап-брошюра алды. Ул "Подготовка к юному лыжнику" дип атала иде. Шул китапның тышына "Федор, мәктәпне тәмамлавың белән котлыйм. Киләчәктә дә чаңгы спорты белән шөгыльләнәсең икән, һичшиксез, Европа беренчелегендә чемпион булачаксың. Мин моңа ышанам!" дигән сүзләр язылган иде. Физкультура укытучысының гап- гади бер авыл баласына ниндидер зур, тормышка ашмастай өметләр баглавы кызык тоелып, шул чакта әле көлешкән дә идек. Кайда гына ярышларда булмады ул, нинди генә җирләр күрмәде. Кайда булуына карамастан, хат язып торды,әле Камчаткадан, әле Петрозаводскидан, әле башка шәһәрдән. Почтада эшләүчеләр шаккатып, "Кемең ул?" дип сорыйлар иде.

Мария Яковлева:

- Ул миннән зуррак, безнең бабайлар бертуган. Бер мәктәптә укып, бергә уйнап, клубларга чыгып үстек. Бергәләп урманга печән җыярга барган чакларны да хәтерлим. Ул үртәргә, шаяртырга оста иде. Мәзәк сүзләр сөйләп, безне көлдерә иде дә, үзе берни булмагандай сузып кына:

- Кызлар, ни булды, нигә көләсез?- дип сорый торган иде. Безнең өй турыннан чаңгыда узып китүен тәрәзәдән күреп, сокланып кала идем. Шулай тиз, җитез чаба, хәтта күз иярми иде. Инде чын, профессионал чаңгычы булгач, әнисе Фидура түтинең аның кайсыдыр бер чемпионатта катнашуын телевизордан карап утырганы истә.

- И, улым, бик арыгансыңдыр инде, - дип жәлли иде үзен.

Энесе Иван:

- Ул миңа абый, мине карый, кайгырта иде. Җитәкләп өй артына уйнарга алып чыга. Чаңгыда йөрергә дә ул өйрәтте. Күрше авылда укыганда көн саен диярлек чаңгысын киеп кайтып җитә иде. Мин аңа дип чикләвек агачыннан чаңгы таяклары ясап, киптереп куям. Ә ул гел сындырып кайта, ясап өлгертеп җиткерә алмый идем.

Мария Тукмачева:

- Шулкадәр кешелекле, ярдәмчел кеше иде ул. Бервакыт Зәйдә, травматология бүлегендә дәваланды. Мин эшли торган процедура кабинетының плиткасы кубып төшеп, шуңа кәефем кырылган чак. "Ничек хәлләр, кодача?" (без кода-кодачалар) дигән тавышка борылып карасам, ул басып тора. Начар әле, кода, минәйтәм, менә плиткалар купкан, ничек кенә ябыштытырга инде? Борчылма, ди бу, эшләрбез. Икенче көнне ком, цемент, плиткалар алып килеп, ябыштырып та бирде.

Илдус Илдарханов, ветеран-журналист:

- Гомерем буе спортны яраттым. Хәтерлим, студент чакларымда ук "Советский спорт" газетасының һәр санын алып, йотылып укып бара идем. Берсендә күрәм, СССР чемпионаты узганлыгы, 15 километрлы ярышта Федор Симашев I урын алганлыгы, тумышы белән Татарстаннан, Югары Баграж авылыннан булуы турында язганнар. Берничә көннән, кышкы каникулда, әти-әни янына Сармашбаш авылына кайттым һәм чаңгы киеп, Багражга юл тоттым. Турыга гына ара әллә ни ерак түгел, 12 километрлап чамасы бардыр. Килеп җиттем. Спорт киеменнән булганлыктан, мине күреп калганнар, Федор кайткан дип уйлаганнар. Өйләрен таптым. Питер дәдәй, Фидура түтидән уллары Федор турында сораштым. Энесе Коля әле бәләкәй иде. Шуннан Сармашбашка кайтып, Федор Симашев турында яздым да "Татарстан яшьләре" газетасына җибәрдем. Минем мәкаләне бер полоса тутырып, бастырып чыгардылар. Шул вакыттан журналистикага кереп киттем. Бу спорчы синеке, беркемгә дә бирмә, диделәр. Федор Симашев белән якыннан танышып, дуслашып киттек. Ул кайда,мин шунда булдым. Хәрби частьтән дә эзләп таптым, Мәскәүгә дә бардым. Аның спортта ирешкән уңышларын яктыртып бардым. Миндә Федорның тормышын яктырткан зур фотоальбом саклана. Багражга кабат әйләнеп кайтырга һәм аның музеена шушы альбомны бүләк итәргә сүз бирәм.

Маргарита Миронова, авылдашы:

- Федор бездән алдарак елларда укыды. Минем сеңлем һәм аның кече энесе өйләнешкәч, ныграк аралаша башладык. Ул чакта ел саен Мәскәүгә барылды. Барган саен бер вакытта да калдырмады, безне кунакка алды. Бик ачык күңелле, кунакчыл иделәр. Гармунда "Шахта" көен бик яратып уйный иде. Хәзер дә аны искә алып утырганда, шушы җырны җырлыйбыз. Аңа багышланган музей ачылу без, авыл кешеләре өчен, әйтеп бетергесез бәйрәм. Тагын да иртәрәк кирәк иде дә бит.16 ел эчендә күп истәлекләр югалган, юкка чыккан. Авылларда үзләреннән чыккан данлыклы кешеләрнең исемнәре белән урамнарны атыйлар. Үзе туып-үскән урамга да Симашев исеме бирелсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим