Туганайлар

Чеканка остасы Александр Ивановның тиздән күргәзмәсе ачыла

Язучылар берлегенең подвалыннан кайчак металл чүкегән тавыш ишетелә. Каләм әһелләре бинасыннан мондый тавыш чыгу сәеррәк, әлбәттә. Беркөнне бу тавышның сере ачылды. Биредә бакыр паннолар, нәкыш сәнгате остасы Александр Иванов эшли башлаган. Аның бүлмәсендә салкын металлдан ясалган нинди генә рәсемнәр юк. Ни гаҗәп, барысыннан да җылылык бөркелеп тора. Александр Иванов алтмышны...

- Кечкенәдән рәссам булырга хыялландыгызмы?

- Бала чакта рәсем ясау белән мавыктым дип әйтә алмыйм. Кәеф булганда гына азрак ясый идем. Ул чакта авыл малае рәсемнең һөнәргә әйләнә алуын аңламагандыр да. Армиядә, бәхеткә, рәссамнар белән таныштым. Аның берсе нәкъ менә металлга бизәк төшерү (чеканка) белән шөгыльләнә иде. Мин үзем Тукай районы Мартыш авылыннан. Бу - хәзер инде юкка чыгып барган керәшен авылы. Безнең авылда төрле һөнәрчеләр бар иде, әмма металлга күпертмәле (рельефлы) рәсем төшерү беренче тапкыр күргәндә могҗиза кебек тоелды. Бу дөньяны миңа рәссам, остазым Георгий Арчуашвили ачты.

- Рәсем буенча бернинди белем булмаган килеш, ничек остаз таба алдыгыз соң?

- Ышанасызмы, юкмы - бу останы очраклы гына кибеттә очраттым. Алар "Колос" кибетен мозаика белән бизиләр иде. Шаккатып карап торуыма кырын-кырын карагач, ярдәм итәргә кирәкмиме, дип сорадым. Георгий Владимирович, мөгаен, ничек әсәренгәнемне сизгәндер, юкса бер белмәгән, күрмәгән кешене бригадасына алмас иде. Ә мине алдылар. Күзәтүләрен сиздем инде. Сер бирмәскә тырыштым. Эш беткәч, ул мине остаханәсенә чакырды. Шунда тагын бер көтелмәгән хәл булды. Ул миңа бер өстәлне бүлеп бирде, эш кораллары тоттырды һәм, күңелең ни тели, шуны эшлә, диде. Шулай итеп мин Түбән Кама химкомбинатының предприятиеләр һәм шәһәр өчен төрле бизәү эшләре башкарган, уеп нәкышләү белән шөгыльләнгән рәссамнар төркеменә килеп эләктем. Аның бит шунысы кызык: үзем һәр көнне химкомбинатка киләм, ә эш урыным башка җирдә. Армиядән соң янгын сүндерүчеләрдә инструктор булып урнашкан идем. Барып йөрмәсәм дә, дүрт ай эштән кумадылар, ахыр чиктә эшкә йөрмәгән өчен җибәрделәр инде.

- Татарстанда металлны нәкышләү юнәлешендә эшләүче рәссамнар тагын бармы?

- Юк шул, мин үзем генә.

- Димәк бу юнәлеш юкка чыгып бара. Аның белән без нәрсәне югалтабыз?

- Әллә ничә гасырлык тарихны югалтабыз. Бик борынгы заманнарда ук сыгылмалы металл табаклардан осталар сугышчылар өчен саклагыч көбә күлмәкләр, савыт-саба, декоратив эшләнмәләр ясаган. Уеп бизәү ярдәмендә алар өслегендә сюжетлы рельефлар барлыкка килгән. Һәм анда бер генә бизәк тә очраклы булмаган. Аларга сугышчыларны саклаучы сурәтләр, тылсымлы нәкышләр уела торган булган. Ул бизәкләр дә, шул ук вакытта аерым бер эчтәлеге булган тел дә хәзер юкка чыкты инде. Нәкыш осталары да, алар телен аңлаган сәнгать белгечләре дә юк шул хәзер.

- Сез телгә алган борынгы җиһазларны музейларда күреп була әле.

- Менә шул шул! Музейларда гына. Ә бит аны көнкүрешкә дә кертеп җибәреп була. Мин исә әлеге төрне дөнья күләменә чыгардым. Бу картиналар чит илләрдәге төрле күргәзмәләрне әйләнеп кайтты инде. Иң кызыксыну уятканнары - татар халык әкиятләренә нигезләнеп ясалганнары, Тукай дөньясы, "Татарстан" сериясе.

- Шәкертләрегез бармы соң?

- Укучыларымның булуын бик телим. Шуңа күрә гаилә белән Түбән Камадан Казанга күченеп килдек. Сәнгать училищесына кереп сөйләшеп чыктым. Бу юнәлеш анда укытылмый икән. Минем студентлардан төркем җыеп укытасым килә. Моңа җитәкчелекнең хәерхаһлы булуы кирәктер инде. Тиздән "Хәзинә" галереясында күргәзмәм ачыла. Эшләрем белән сәнгать белгечләре Розалина Шаһиева, Розалия Нургалиева танышты инде. Югары бәяләделәр. Беләсезме, мин беркайчан да эшләремне сатмадым. Гәрчә тормышым алай җиңел бармаса да. Менә Казанда да инде ничәнче ел кешегә фатирга кереп яшим. Ләкин эшләремнең дәрәҗәсен танып, алам дисәләр, барысын да Татарстанга тапшырыр идем. Алар нинди генә күргәзмәләрне урап кайтмады инде.

- Ә бит рәссамнар шәхси коллекцияләргә эләгер өчен җан тырмаша...

- Беренче картинамны 1978 елда ясаганмын икән. Ул бердәнбер данәдә. Хәер һәрберсе бер генә аларның. Сорап килүчеләр булды, хәзер дә бар, сата алмыйм. Аларда - минем бөтен гомерем бит. Иң яраткан вакытым - Яңа ел яллары. Ул чакта мин тәүлекләр буе остаханәдә ятам инде. Картиналар бәләкәй түгел, иң кечкенә дигәненең дә озынлыгы метр ярымлап. Бер картинага өч айдан ярты елга кадәр вакыт китә. Минем коллекциядә 100дән артык сәнгать әсәре бар. Алар буенча исәпләсәң, минем бер генә көн дә ял, бигрәк тә җәйге ял алмавым күренә. Шуның өчен машина да, бакча да алмадым... Чөнки беләм: аларга вакыт кирәк. Алар мине эшемнән аерыр иде...

- Беренче эшләрегез белән соңгылары арасында аерма зур.

- Осталык вакыт узган саен арта инде ул. Минем бит махсус белемем юк. Бердәнбер остазым Арчуашвили булды. Аннары үзлектән эзләнеп остардым. Беренче эшләремдә нәкыш-бизәк, орнаментлар күп. Хәзер сюжеттан тайпылмаска тырышам. Автор эскизларын үзем әзерлим. Хезмәтем беркемгә дә кирәкми дип әйтеп булмый. Шинзаводта, химкомбинатта эшләгәндә, сувенир әйберләр ясадым. Ә сәнгати эшләнмәләр әйткәнемчә, бер генә данәдә.

- Сезнең күргәзмә Казанда беренче тапкыр оештырыла. Моңа нәрсә сәбәпче? Рәссамнар берлеге хезмәтегезне таныймы, ярдәм итәме?

- Профессиональ белемем булмагач, мине берлеккә алмадылар. Ул чакта берлекне Аршинов җитәкли иде. Синең картиналарың сәнгать әсәре түгел, диде. Хәзер алай димиләр инде. Берлек, бәлкем, баштарак күргәзмәләр оештырырга ярдәм итәр иде, хәзер инде миңа әгъза булу кирәк түгел.

Гөлинә Гыймадова,

«Ватаным Татарстан" газетасы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: