Туганайлар

Әчедә татлы күрешү (фото)

17 июнь көнне Сарман районының Түбән Чыршылы авылында көтеп алынган авылдашлар очрашуы узды.

Туган нигез тарта

Престол бәйрәме Питрау булган, кайчандыр гөрләп торган туган авылымда бүгенге көндә 25 хуҗалык булып, бары 51 кеше яши. Авылда инде күптәннән авыл җыеннары, Сабан туе, Питрау бәйрәмнәре узганы юк. Кайчандыр авылдан чыгып китүче авылдашлар елына бер тапкыр зиратта, үлеләрне искә алу көнендә күрешәләр. Зираты зурая, үзе кечерәя барган бу авылда балалар да, яшьләр дә юк диярлек. Авылдашларны очраштыру уе да мәрхүмнәрне искә алу көнендә туган.

Күбесенең кайтыр урыннары зират кына булган, 20, 30, 40 ел авылдашлар белән күрешергә зар-интизар булып яшәүчеләрне күрештерүне үз өсләренә инде үзләре дә пенсия яшенә җитеп, ата-ана нигезенә кайта башлаучылар алган. Алар - минем кадерле классташларым Зоя, Нина, Галя.

Дөресрәге, Галина Карпова авылда яшәргә калган бердәнбер классташыбыз булды. Отличницабыз Нина Чернова әнисе Антук түти үлгәннән соң, атасы Коля дәдәйгә иптәшкә дип быел гына авылга кайткан классташыбыз. 70 нче елларда ук авылдан чыгып китеп, Чаллыда яшәделәр алар. Инде олыгайган көннәрендә Антук түти белән Коля дәдәйне туган туфрак кире тартып кайтарды. Күрәсең, чират безнең буынга да җитеп килә. Классташым Зоя Высоцкая да, Валентин җырак дәдәй үлгәннән соң, туган нигезенең учагын сүндермәскә дип кайтып төпләнгән кеше. Каршы күрше Әләкси дәдәйнең өенә кайтучы Лида белән Радик та, сул як күрше Күке Бәчели дәдәйнең нигезендә хуҗалык торгызган Тамара белән Владимир да, Әче буендагы Демьян дәдәйнең ихатасын гөл итеп тотучы улы Иван да, Югары очтагы Карп Иван дәдәйнең нигезенә кайтып төпләнгән улы Георгий да - авылның сүнеп барган йортларында ут тергезүче "яшь пенсионерлар". Бүген алар - авылның тоткасы, бәйрәмне оештыручы "сильное звено".

Әз-мәз тарих

Тарихчылар фикеренчә, Түбән Чыршылы авылына 1730 нчы елларда нигез салынган. Бу турыда "Татар энциклопедиясе сүзлеге" (Казан. 1999; 397 бит) яза. Татар энциклопедиясе Институты хезмәткәре Дамир Васильев әйтүенчә, Түбән Чыршылы авылы хәзерге Түбән Кама районы Келәтле авылыннан күчеп утырган. Тик архив документларында авыл никтер "Келәтле" дип түгел, "Келәтче" дип атала, ди ул. Монда документларда хата булу да, Келәтленең элек чынлап та шулай аталган булуы да ихтимал.

Тамырлары Түбән Чыршылыдан булган күренекле галимебез Геннадий Макаровның да бу турыда үз мәгълүматлары бар. Авылдан кулак итеп сөрелгәндә аның бабасы Гөри Бәчелиенә 40 яшьләр, атасы Микушка 10 яшьләр чамасы булган. Карт бабасы тегермәнче Гөридән авылда истәлек булып Тегермән урамы исеме, ә бабасы Бәчелидән таш келәт калган. Ап-ак итеп агартылган ул келәт гомер-гомергә авылда магазин булып торды. Әти дә, бабай да: "Борынгы бабаларыбыз таулылар булган, бергә җыелган чакларда, сынатмыйк, сүз тидермик, без бит тау иле нәселе" дип әйтә торганнар иде", дип искә алдылар, - ди ул. Шуңа күрә, авылда тау ягыннан, яки Иделнең уң ягыннан күчеп килгән нәселләр дә булганга охшый. Мамадыш районында "Тавели" дигән бик борынгы чиркәүле урыс авылы бар, анда элек керәшеннәр дә яшәгән. Баграж якларына күчкән тау иле нәселләре бүген дә Тавлин, Тавлинов фамилиясен йөртә, ди ул.

Ничек кенә булмасын, авылга нигез салучылар аңа "Түбән Чыршылы" дип исем биргән. Авылдан бер чакрым гына ераклыкта булган Югары Чыршылыны "татар Чыршылысы" дип, безнең авылны "керәшен Чыршылысы" дип йөрттеләр. Ике авылны калын чыршы урманы аерып торган. Анда җәнлек, качкыннар очрый, ялгызың кичәргә куркыныч була иде, дип искә ала торган иде әби. Сугыш елларында ачлык, ялангачлыктан интеккән халык чыршыларны кисеп ягып бетергән. Без Югары Чыршылы мәктәбенә укырга йөргәндә ике авыл арасындагы буш кырда киселгән чыршы төпләре аралаш түмгәклек иде. Без, аякны чылатмас өчен, шул түмгәкләрдән сикерә-сикерә мәктәпкә йөрдек.

Элек гөрләп торган Югары урам, Түбән оч, Тегермән урамнарында ялгыз, ятим берничә өй генә утыра. Мәктәп урамының мәктәбе дә, шомырт, карлыган куаклары үскән, без чәчәкләр утырткан, кайчандыр гөрләп торган бакчасы да күптән юк инде. Монда Чаллыдан килеп йорт салган "яңа урыслар" яши.

Авылның кыл уртасында, тау башында утыручы зират авылның "төп объектына" әйләнеп бара. Соңгы елларда ул нык үзгәрде, каралды, чистартылды. Бу эшләрдә дә югарыда атап киткән, төп нигезләрен саклаучы авылдашларымның өлеше зур. Әби-бабаларыбыз бу көнне кайтучылар өчен сөенеп, бәхилләп ятканнардыр. Авылдашлар очрашуы узган Әче болыны зираттан ерак түгел, ялт итеп күренеп тора.

Гомер-гомергә авыл көтүе йөргән Әче болыны да хәзер бушап калган, көтү күптән чыкмый. Авылның дүрт очында дүрт сыер үләнгә, печәнгә кинәнә. Элек малларга печән әзерләү, көтү йөртергә урын эзләү чын-чынлап зур проблема санала иде.

Очрашу - үзе бер гомер...

Әче буеның каерылып үскән печәнен чабып, матур аланлык әзерләгәннәр. Учакта шашлык, табада чаж-чож коймак пешә, бер кырда самавыр җырлый. Авылның бушап калган фермасында сарыклар тотучы үзбәкләр дә казан аскан, алар бүген пылау белән сыйлый. Кайсы каян кайткан кунаклар да буш кул белән түгел. Һәркайсының уртак өстәлгә күчтәнәче, авылдашларга җыры, шигыре, әйтер сүзе бар. Бөтен кунакларны үзенә тартып торучы почмакта - "Түбән Чыршылы фотогалереясы". Монда һәркем атасын-бабасын, классташларын, күршеләрен, туганнарын таба ала. Оештыручы классташларым һәр өйгә кереп иске фотолар, истәлекләр җыйган. Мөслимдә яшәүче Роза Тимашева, сандык төпләрендә сакланган әйберләрне җыеп, музей почмагы ясап куйган, истәлекләр альбомы ачкан. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга күрше Ләке авылыннан "Игәнә" фольклор ансамбле килгән. Башлап җырлаучылары - Ләкегә килен булып төшкән үзебезнең авыл кызы Зина түти Тимашева.

Филимон Тимашевның авылга инде 40 елдан артык кайтканы булмаган. Мин аны бөтенләй белмим. Ул минем олы тутам Валяның яшьтәше. Өйләрен тракторга тагып тарттырып, 70 нче елларда Зәйгә күчкәннәр. Филимон Урта Азиядә яшәгән, Хәзер Зәй якларына кире әйләнеп кайткан. "Авылның иң көчле хатыны" титулын алган Мария Тимашеваның үзләре авылдан киткәндә яшь бала гына булып калган күрше кызы икәнен белгәч, мәйдан уртасына ук чыгып, кочаклап алды.

Классташым Зина Чернованың, кемне күрсә дә, күзләренә мөлдерәп яшь тула. Алар 80 нче елларда Чаллыга күчеп киттеләр. Микулай дәдәй терлек караса, Натук түти мәктәптә, балалар янында булды. Өченче дәрестән соң, класска эмальле чиләк белән өстеннән пар чыгып торган кайнаган сөт күтәреп, Натук түти килеп керер иде. Барыбызга сөт салып бирер, юмалый-юмалый эчерер. Натук түти дә, Микулай дәдәй дә гүр ияләре инде. Балалары да елга бер тапкыр, зират өстенә генә кайталар.

Уң як күршебез Мыек Демьян дәдәйләр дә 80 нче еллар башында Зәйгә күчеп китте. Шул китүдән авылда булмаган кызлары Галя белән Люба җирсеп, сагынып кайтканнар.

Зәйгә күчеп киткән Тимофеевлар - Зоя, Василий, Зина, Гриша, Тамара да, Җәрмүшкәнекеләр - Анна, Зина, Нина Черновалар да күрешеп, сөйләшеп туя алмыйлар. Мин белгән-таныганы да, танып бетермәгәне дә чын күңелдән ял итте, эчен бушатты бу көнне. Авылдашлар белән күңел ачуны алып баручы Владимир Карповка карап, кайчандыр беләгенә кызыл бәйләп Сабантуйлар оештырып йөргән атасы Санук дәдәйне күз алдына китердем.

Кем турында гына сөйләсәм дә, сүзләрем бетмәс кебек. Бик матур, искиткеч җылы очрашу булды бу. Ешрак күрешик әле, авылдашлар!

Түбән Чыршылыда авылдашлар очрашуыннан фото һәм видеорепортаж карагыз.

Людмила ИВАНОВА-БЕЛОУСОВА

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: