Туганайлар

Чәчәкле, җиләкле Питрау Фото

14 июльдә Татарстанда унсигезенче тапкыр Питрау - керәшен мәдәнияте фестивале гөрләде. Мамадыш районы Жөри авылының әкияти Тырлау аланына 60 меңгә якын кеше җыелган иде.

Питрау үтте - җәй җитте

Быелгы жәй салкын һәм яңгырлы булганга, Питрау алдыннан күпләр борчылды. "Питрау үтте, җәй бетте", - дигән сүзләрне кире кагып, быел Питраудан соң җәй башланды гына. Шөкер, Ходай бәйрәмгә матур көннәр бирде. Зәп-зәңгәр күк йөзендә кояш көне буе тирә-якны балкытты.

Зур Тырлау аланы керәшен культурасы үзенчәлекләрен киң планда яктырткан төрле тематик мәйданчыкларны эченә алды. Театральләштерелгән "Әкият" балалар мәйданчыгы, яшьләр мәйданы бик матур бизәлгән. Үзләренең парларын эзләүчеләрне танышу урыны - "Димче почмагы" үзенә чакырып тора. Анда танылган яучы Аграфена Васильеваның серле шалашы урнашкан. Ул парсызларны шунда дәшә. Ялгызлар шалашка кереп, югары көчләрдән "насыйп ярымны, үз тиңемне очратсам иде!" - дип сорарга тиеш. " Чын күңелдән сорасаң, бу теләкләр Ходайга, һичшиксез, барып ирешәчәк һәм үз парыңны табачаксың" , - дип, ышанырга куша Аграфена.

Шушы ук мәйданчыкта Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов төрле кызыклы уеннар үткәрде. Халык рәхәтләнеп күңел ачып, ял итте. "Керәшен чибәре" мәйданы, "Керәшен сыйлары" почмагы табигать сый-нигъмәтләрен - файдалы үләннәрне, ризыкларны үз эченә алган "Җир-ана байлыклары" мәйданчыклары да бик популяр булды.

Монда тәкыя үрү, мунча себеркесе әзерләү буенча мастер-класс үткәрәләр, дару үләннәренең файдалы үзенчәлекләре турында информация бирәләр, үлән чәйләре, кайнатмалар әзерләү ысуллары турында сөйлиләр. Шифалы сулы "Тәпи чишмәсе" янында матур фотозона да эшләнгән. Биредә теләүчеләр фотосессия ясый ала.

Бәйрәм кунаксыз булмый

Тырлау аланына керү юлында, кунакларны хуш исле каравай, чәкчәк һәм тәбикмәкләр белән төрле елларда җиңү яулаган "Керәшен чибәрләре" каршы алды. Быелгы бәйрәмгә Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кебек дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Делегация составында дәүләт эшлеклеләре, Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре, район, шәһәр администрацияләре башлыклары һәм башка хөрмәткә лаек кешеләр бар иде. Дәрәҗәле кунаклар исемлегендә - ерак араларны якын итеп, бәйрәмебезне олылап килгән карендәшләребез - Башкортстан республикасының Бакалы районы администрациясе башлыгы Александр Андреев һәи Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы җитәкчесе Виталий Гайсин да бар иде.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләде:

- Хөрмәтле кунаклар! Мамадыш җирендә унсигезенче тапкыр үткәрелә торган милли бәйрәм белән барыгызны да чын күңелдән котлыйм! Керәшеннәрнең милли йоласы саналган "Питрау" хәзер зур бәйрәмгә, район, республиканың башка төбәкләрендә яшәүче керәшеннәр өчен бергә җыелу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору бәйрәменә әйләнде. Питрау - Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. "Мамадыш ягы тагын да матурланган", - дигән сүзләрне ишетү - безнең өчен бик зур куаныч. Фестиваль ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта", - диде ул һәм Питрау бәйрәменә җыелган кунакларга күтәренке кәеф теләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин үзенең чыгышында керәшеннәрнең борынгы гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен саклап калуын билгеләп үтте һәм керәшен халкының танылган кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бәйрәм тантанасын керәшен оешмасының җитәкчесе Иван Егоров дәвам итте:

- Барчагызны да чәчәкле, җиләкле Питрау бәйрәме белән котлыйм, - диде ул. Быел Ходай җылы көннәр аз бирсә дә, уңышларыбыз җитешеп килә. Аларны матур көннәрдә җыеп алсак, яхшы булыр. Күкләребез аяз, терлекләребез тук, табыннарыбыз мул булсын! Кечкенә генә Тырлау аланы бүген күпме милләт кешесен үзенә сыендырды! Алга таба да башкаларга үрнәк булып, катлаулы эшләрне җиңеллек белән башкарып, матур итеп яшик. Шул вакытта йөзләребез якты булыр. Бәйрәмебезне зурлап, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан ерак юлларны якынайтып килгән кунакларыбызга кайнар сәламнәребезне җиткерик.

Күңелле бәйрәмнәр теләп, Иван Егоров та уңган-булган егет-кызларыбызга бүләкләр тапшырды.

"...Байракларда ыру тамгалары

Җилбердидер Питрау көнендә..."

Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйрәмнең прологы чын керәшенчә, этник бизәлеш һәм этник мотивлар белән корылган иде. Фольклорчы, галим Геннадий Макаровның гомер буе җыйган, өйрәнгән, фәнни статьяларда чагылган нәсел тамгалары быелгы Питрауда яңача тарихи чагылыш тапты.

Питрау мәйданына керәшеннәр нәсел-ыру тамгалары, борынгы флаглар астында җыелды. Нәсел тамгалары парады вакытында гасырлар авазын хәтерләткән борынгы барабан кагу тавышлары тәннәрне чемер-чемер китерде. Бәйрәмне котлап балалар салават әйтте, Җөридә әтәчләр кычкырды, сыерлар мөгрәде, шулпалар, дурычмаклар пеште. Пичтән генә чыккан җиләк пироглары белән мәйдандагы халыкны, кунакларны сыйладылар.

"Бәрмәнчек" ансамбле кунакларны олылады, бәйрәм җырулары җырлады. Мәйданны "Керәшен чибәре" конкурсында катнашырга килгән матур кунак кызлары, көч сынашырга төрле төбәкләрдән җыелган батыр егетләр бизәде. Бәйрәм тарихы, борынгы йолалар белән оныгы Эмильне Ак бабай - Татарстанның халык артисты Николай Дунаев таныштырды. Театраль тамаша Геннадий Макаров тарафыннан бәйрәмгә махсус язылган Питрау гимны астында барды.

Байракларда ыру тамгалары

Җилбердидер Питрау, әле дәлә, көнендә;

Бергә җыелганнар баһадирлар

Тырлау аланының, әле дәлә, буенда.

Җөри җыйыны, Җөри җыйыны, Тырлау аланы.

"Кешеләр Питрауга милли традицияләрне генә түгел, тарихи традицияләрне дә күрергә киләләр, - диде безгә Геннадий Михайлович. - Керәшен культурасын Россия күләмендә күрсәтүче бердәнбер мәйдан буларак, Питрау күбрәк милли сәнгать, милли культура белән бәйле булсын иде. Төп мәйдан гына түгел, төп сәхнә дә керәшеннеке булырга тиеш. Башкача булганда, Питрау җыены Питрау дискотекасына әйләнеп калырга мөмкин. Алга таба эшләп бетерәсе җирләр, идеяләр күп әле. Ә гимн ул - Питрауның музыкаль йөзе".

Тантаналы өлеш Питрау флагын күтәрү белән тәмамланды. Быел аны узган елгы Питрау батыры Сергей Павлик, "Керәшен чибәре" Татьяна Ефремова, Мамадышның мактаулы керәшене, җырчы Георгий Ибушев күтәрде.

Күршеләр

"Керәшен авылы" - кеше иң күп җыела торган урыннарның берсе. Анда төрле төбәкләрдән килгән керәшеннәрнең матур итеп ясалган өйләре урнашкан. Быел бирегә үзләренең ихаталары белән ишегалларын коручылар - Яңа Чишмә, Питрәч, Бакалы, Нагайбак, Түбән Кама, Чистай, Алабуга һәм инде, хуҗалар - Мамадыш керәшеннәре.

Традиция буенча, "Керәшен авылындагы" хуҗалар йортына Мамадыш районының авторитетлы гаиләсе урнаша. Быел биредә Владимир авылыннан Бачковлар гаиләсе - Николай Петрович белән Елена Алексеевна һәм аларның балалары Ольга белән Геннадий. Бакалы керәшеннәре йортына Үмер авылыннан килгән "Сөнәкәйлеләр", Нагайбаклар йортына Кассель (Кили) авылыннан килгән "Ностальгия" коллективы төпләнгән.

Читән аша "ут күршеләр" генә дә булгач, кайчандыр патша указы буенча бакалы җиреннән хәзерге Чиләбе өлкәсенә күчкән нагайбаклар белән "искил"дә калган бакалылар кич буе кунакка йөреште, уртак туганлыкларын, тамырларын барлады, җырулар җырлашты. Үмерлеләр быел "Кряшен чибяре" конкурсына авылдашлары Олеся Маркованы да алып килгәннәр. Берничә ел элек конкурста катнашкан Ольга Рыцева, бик теләсә дә, бәйрәмгә килә алмаган. Ник дисәң, берничә көннән авылда Ольганың туе икән. Питраудан кайткач, Үмерлеләр бөтен авыл белән керәшен туе гөрләтәчәкләр. Алабугалылар йортын "Ак каз" ансамбле, Яңа Чишмәләлеләр йортын "Сүрәкә" ансамбле, Питрәчлеләр йортын Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Чулпы" коллективы гөрләтә. Чистай керәшеннәренең Питрауга йорт-ихата белән беренче килүләре.

Биредә хуҗалар - Бахта авылы уңганнары. Кунакларны каршылау өчен, чәчәкле дугалардан корылган капка да ясап куйганнар. Түбән Кама керәшеннәре ихатасының хуҗалары - шәһәрнең Халыклар Дуслыгы йорты һәм "Сүрәкә" ансамбле. Каршы күршеләргә, кырый күршеләргә үзара танышырга, аралашырга менә дигән җай булды бу.

"Керәшен авылы" уртасында сәхнә корылган. Биредә бүген бәйрәмгә җыелган фольклор коллективларның концерты бара. Алып баручы Петр Минеев сүзләренә караганда, сәхнәдә - 25 коллектив, 6 солист чыгыш ясаган. "Көчле коллективлар да, бик көчле коллективлар да бар, бу нык шатландырды, - ди ул. - Күзгә күренеп ишәябез, артабыз, сыйфат буенча үсәбез. Кайбер коллективларның җитәкчеләре татар кешеләре, ансамбльләрдә дә төрле милләт кешеләре бар, бу гаҗәп тә, куанычлы да."

Коллективларга фестиваль дипломнары, истәлекле Питрау стелласы тапшырылды. Уйнадылар да, биеделәр дә, ансамбль җыручыларын туган көннәре белән дә котладылар биредә. Түгәрәк дата - юбилейлары булган коллективларны да онытмадылар. Кунак булып Ижевск шәһәреннән килгән "Айкай" удмурт фольклор ансамбле бәйрәмне күтәреп җибәреп, керәшен авылына аерым бер шарм өстәп җибәрде. Кунаклар булмаса, бәйрәм бәйрәм мени инде ул!

Кунаклар дигәннән, бәйрәмнән кайтып җитү белән, нагайбаклар "Керәшеннәр" социаль челтәренә үзләреннән сәлам хаты да урнаштырганнар. "Мы, группа "Ностальгия из Касселя, побывали на празднике ПИТРАУ в республике Татарстан, - дип яза ансамбль солисткасы Анна Артемьева.

- Нас приняли как бояр. Три дня, под руководством Спиридонова Степана Петровича, знакомились с городом Мамадыш. На празднике встретились с давними друзьями - Людмилой Белоусовой, с супругами - Ильей Васильевичем и Полиной Ивановной, особо почитаемым, уважаемым человеком - Геннадием Макаровым и с нашим большим другом Виталием Агаповым. Венцом встречи стала встреча с бакалинцами, группой "Сөнәкәй". Но сегодня, особая благодарность Спиридонову.

Шөкер инде бер Кодайга,

Без тагын да күрештек.

Ныгытып-ныгытып куллар кыстык,

Чапылдатып үбештек.

Рахмет җаусын крәшеннәргә

Нагайбак кызларыннан.

Гумергә булыек бергә,

Танып тауышларыннан.

Иң зур рахмет Питер улы

Чтапан дигән малайга.

Җабылмасын көрмәт җулы

Рөхсәт алып Кодайдан.

Куйды безне бояр-байга,

Без бит - ауыл кешесе!

Андый кадер хәзер кайда?

Чтапан - крәшен көзгесе!

Җарып кына җанын бирмей,

Безгә күрсәтте хормәт.

Күрмәгәннәр генә белмей,

Ә бездән - меңнәп Рәхмәт!

Людмила ИВАНОВА,

Нина СЕРДИНСКАЯ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: