Туганайлар

Чаллы-Зәй төбәге гөсләчеләре фото

Бу авылның олы кешеләре хәтерендә җырчы һәм гөсләче Солтан Пилип (Султанов Филипп, 1870-1950) исеме саклана

Борды

Бу авылның олы кешеләре хәтерендә җырчы һәм гөсләче Солтан Пилип (Султанов Филипп, 1870-1950) исеме саклана. Ул борынгы гөсләсендә рәт йөргәндә генә түгел, 1950 елларга кадәр авыл клубында үзешчәннәр тарафыннан куелган концертларда да, сайлауларга багышланган кичәләрдә дә актив катнашучы карт була. 

Туңылҗа

Бу авылда гөслә сәнгате турындагы истәлекләр үзе гөслә ясаучы һәм башкаручы Ничти Прулы (Нестеров Фрол, 1885-1955) исеме белән бәйле. Ул керәшеннәрнең элеккеге рәт көйләрен дә, популяр татар тезмәләрен дә зур осталык белән уйнап җырлаган. Аның гөсләсе тимер кыллы булган. 

Әхмәт

Бу авылда данлыклы, 96 яшькә кадәр яшәгән гөсләче – Бохар Җәмелҗән (Бухаров Емельян, 1840-1935). Аннан соң авылда гөслә уйнаучы булмаган. 

Сарсаз Баграж

Бу борынгы керәшен авылында гөсләдә уйнау традицияләре 1950 елларга кадәр сакланып килә. Гөсләләрнең киң таралган булуы гөслә ясаучы осталар эшчәнлеге белән бәйле. Авылда иң оста гөслә ясаучыларның берсе Ынтун Гөргерей (Антонов Григорий) була. 

Түбән Биш

Авылда гөсләдә уйный белүче, тумышы белән Сарсаз Баграж кешесе булган мәктәп укытучысы Михаил Ильич Петровның (1930 елгы) гөслә турындагы хатирәләре үтә кызыклы һәм кыйммәтле. Аның истәлекләре буенча, әле 1940-1945 елларда да тирә-як керәшен авылларында гөслә ныклы урын алып тора. Кичке яшьләр уены, рәт йөрүләр гөсләсез узгарылмаган.

Элекке заманда гөсләдә картлар гына түгел, яшьләр дә уйный. Михаил Петров, ул вакытта мәктәп баласы буларак, районда оештырыла торган мәгариф системасына караган үзешчән музыкантлар олимпиадаларында гөслә уйнап катнаша. Кичке яшьләр уеннарында да гөслә уйный. Мондый ярышларда гөсләчеләрдән тыш, авыл яшьләреннән кубызчылар (скрипкачылар), думбырачылар да катнаша. Болар бергә ансамбль булып уйныйлар.

Михаил Петров гөсләдә уйнарга атасыннан, Гүрдей Илҗәсеннән (Гордеев Илья, 1890-1950) өйрәнә. Аның атасы югарыда аталган коралларда җыр көйләре генә түгел, күп кенә маршлар, табигать күренешләрен тасвирлаган көйләр дә уйный белгән. Иң зур популярлык казанган көйләрнең берсе “Аккош бала чыгарган көй” дип аталган. Тагы бер көй “Гаем-гаем” исемле була.

Бу әсәрнең нигезен керәшен стиленә якынайтылган “Ой, за гаем” исемле рус халык көе тәшкил итәргә мөмкин. 

Югары Баграж

Хатирәләр буенча, ХХ йөз башында бу авылда танылган гөсләче Аксак Спиркә (Аксаков Спиридон) яшәгән. Ул гөслә, думбыра һәм кубыз коралларын үзе ясаган. Инде менә гөслә традицияләрен тергезү заманы да килеп җитте. Аллага шөкер!

* * *

Тукай районы Балалар сәнгать мәктәбенең “Гөсләкәй” фольклор ансамбле (мәктәп директоры Юлия Галишина) коллективы “Иске Казан Түгәрәк уены” фольклор фестиваленең гөсләче ансамбльләре номинациясендә җиңүчеләр булды (I урын). Фестиваль 2018 елның 12 маенда Татарстан Республикасының Биектау районы Шәпше авылында үтте.

Чиләбе өлкәсе, нагайбәк керәшеннәре “Хан кызы”н гөслә иртеп башкара

I вариант

 – Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең буйың зиба, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Минем буйның зибалыгын белмейемсез?

Сәхрәләрдә зиба каен күрмейемсез? (2 тапкыр)

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең чәчең кара, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Минем чәчнең каралыгын белмейемсез?

Бохарадан килгән җепәк күрмейемсез?

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең кашың кыйгач, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Минем кашның кыйгачлыгын белмейемсез?

Карлыгачлар канатларын күрмейемсез? (2 тапкыр)

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең битең чибәр, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Минем битнең матурлыгын белмейемсез?

Сәхрәләрдә чыккан кояш күрмейемсез? (2 тапкыр)

II вариант

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең буйың зиба, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Җаным җегет, кермә, җегет, җөрмә, җегет,

Минем әти – кырыс кеше, күрсә, орышыр. (2тапкыр)

– Әтейеңә чаптар җурга алып бирермен,

Ачуланса, җырак җуллар күрсәтермен. (2 тапкыр)

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең буең зиба, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Җаным җегет, кермә, җегет, җөрмә, җегет,

Минем әни – кырыс кеше, күрсә, орышыр. (2 тапкыр)

– Әнейеңә алтын тарак алып бирермен,

Ачуланса, мунча җулын күрсәтермен. (2 тапкыр)

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең буең зиба, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Җаным җегет, кермә, җегет, җөрмә, җегет,

Минем агай – кырыс кеше, күрсә, орышыр. (2 тапкыр)

– Мин агаңа көмеш мылтык алып бирермен,

Ачуланса, урман җулын күрсәтермен. (2 тапкыр)

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең буең зиба, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Җаным җегет, кермә җегет, йөрмә җегет,

Минем түтей – кырыс кеше, күрсә, орышыр. (2 тапкыр)

– Мин тутаңа бик күп акча алып бирермен,

Ачуланса, базар юлын күрсәтермен. (2 тапкыр)

 

– Ай, хан кызы, ач ишегең, керейемче,

Синең буең зиба, диләр, күрейемче. (2 тапкыр)

– Җаным җегет, кермә җегет, йөрмә җегет,

Минем кәҗә – кырыс хайван, күрсә, сөзәдер. ( 2 тапкыр)

–  Мин кәҗәңә күп кәбестә алып бирермен,

Ачуланса, бакча юлын күрсәтермен.

Геннадий МАКАРОВ,

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 август 2018 - 16:50
    Без имени
    Эту песню и наши бабушки из "Гумыр" поют