Туганайлар

Чабата биюен саклаучылар

Кукмара районының төньягында Село-Чура дигән зур керәшен авылы бар. “Борынгы чорларда авыл урынында бик куе урман булган. Иң беренчеләрдән булып бу якларга Чурабатыр исемле кеше килеп өй салган. Тора-бара биредә йорт артыннан йорт калкып чыккан. Берничә елдан урман урынында зур авыл барлыкка килгән. Авылга нигез салган Чурабатыр хөрмәтенә авылга Чура исеме бирелгән”, – дип сөйләде чуралылар.

Село-Чура үзенең танылган кешеләре белән халыкка билгеле. Мәсәлән, XIX гасырда авылда чиркәү төзелә. Чиркәүнең берничә настоятеле була. Шуларның иң билгелесе – керәшеннәрнең беренче шагыйре Яков Емельянов (Җырчы Җәкәү). Әлеге чиркәүдә ул 1882-1888 елда диакон булып тора. Интернет киңлегендә танылган блогер тракторчы Василий Иванов та әлеге авылныкы. Тырыш керәшен егете Село-Чурада хатыны Алиса белән ике бала үстереп яшиләр.

Авылны керәшен дөньясында таныткан тагын бернәрсә – ул чабата биюе. Аларның бер генә бәйрәме дә әлеге биюдән башка үтми. Бу биюне 1994 елда оешкан “Карендәшләр” ансамбле башкаруында күрергә була. Әлеге коллективны бүгенге көндә Светлана Тимофеева җитәкли. “Карендәшләр”гә урта яшьләрдәгеләр дә, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә йөри. Җитәкче ансамбльнең иң оста биючеләре белән таныштырды. Шуларның берсе – Зоя Егорова.

Село-Чура  кызы Зоя  авылдашы Борис ка кияүгә чыгып, 56 елдан артык бергә гомер кичерәләр. Ике уллары бар. Бүген шуларның берсе янында яшәп яталар. Зоя Егорова гомере буе колхозда эшли. 23 ел сыер сава, аннан соң авыл “ключнигы”, ягъни колхозның завсклады булып хезмәт итә. 1994 елда ансамбльгә йөри башлый. Әле көнен дә хәтерли. Питрау бәйрәме була ул. 80 яшенә җитсә дә, ул һаман да дәртле “чабата”сын бии әле. Шулай ук, ансамбльнең җырчысы буларак, авылның борынгы җырыуларын  да яратып башкара.

Зоя түти белән саубуллашкач, ансамбльнең оста биючеләреннән булган Валерий дәдәй Егоровларга да кердек. Алар безне якын туганнары кебек каршы алдылар. Өйләреннән җылылык бөркеп тора. Валерий Егоровның чабата биюен башкарганын сокланып карап тордык. Кайбер хәрәкәтләрен безгә дә өйрәтте. Аның биегәнен видеога да төшереп алдык.

Валерий дәдәй дә гади колхозчы була. “1972 елда авылда ремонт звеносы оештырдылар. Шунда слесарь булып эшләдем. Техниканы язгы-көзге чәчүгә әзерләдем. Китәсем килмәде. Пенсиягә чыккач та, бер-ике ел эшләп йөрдем”, – дип сөйләде ул. Эштән туктауга, Валерий дәдәй үзенә шөгыль таба. Авылдагы “Карендәшләр”гә йөри башлый. Ансамбльгә йөрү – аның өчен бер юаныч. Һәр көнен эш белән үткәрергә өйрәнгән ир кеше өйдә утырырга күнекмәгән.

Хатыны Раиса түти белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Менә инде 46 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Оныклар сөяләр. Раиса түти Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында туып-үскән. Булачак ире белән Кукмара районында эшләгәндә таныша. “Раиса Кукмарада минем иптәш кызым белән кибеттә эшләде. Авылга кайтып йөрде”, – дип әйтеп куйды Валерий дәдәй. Керәшен кызы өр-яңа өйгә килен булып төшә. Ләкин Раиса түти килгәндә, хәтта, өйнең идән сайгаклары да җәелмәгән була әле. “Йортны бергәләп төзеп бетердек. Ике әби, бер бабай белән 30 елга якын тордык. Әтисе-әнисе, кияүгә чыкмаган Анна апа да безнең белән бергә яшәде. Әни укытучы булып эшләгән. Әти сугыштан кайтканнан соң клубка эшкә кергән булган. Соңыннан колхозга күчкән”, – дип сөйләде Раиса Егорова.

Чабата биюе Село-Чурада яхшы сакланып калган. Аны биредә “Карендәшләр” ансамбле генә түгел, барлык авыл халкы да бии белә. “Карендәшләр”не алыштырырдай тагын ике ансамбль үсеп килә. Балалар бакчасында – “Салават күпере”, мәктәптә – яшүсмерләр өчен “Тәңкәләр” ансамбльләре. Әлеге коллективлар авылларының барлык йолаларын, җыр-биюләрен өйрәнеп үсә.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: