Туганайлар

Өч авылга бер иман учагы

28 октябрь көнне Питрәч районының Янсуар авылында Изге Сергий Радонежский исеменә аталган часовня ачылды. Дөресрәге, әлеге иман йорты Талкыш, Тегермән тавы һәм Янсуар авылларына уртак булган зират янында, әллә каян күренеп, горур гына басып тора. Күңелдә шундук, авылдан бераз читтәрәк булса да, Ходай йорты буш тормасын иде, дигән теләк туа.

Ата-бабайлар алдында үтәлгән бурыч

1884 елның октябрендә авылда инде чиркәү ачылган булган. Үз вакытында интернат, амбар булып торган иман йортын бүген торгызу мөмкин түгел. Авыл уртасында аның иске бинасы әле дә һәйкәл булып тора.

Часовня ачылу тантанасына тирә-як авыллардан да кунаклар кайткан иде. Һәммәсе дә мәһабәт биналы храмга карап, хозурланды. Сокланмаслык та түгел шул - часовня гына булса да, зур, иркен итеп эшләгәннәр. Төзү эшләрен башлап йөрүчеләр, чыгышлары белән күрше Талкыш авылыннан булган бертуган Сергей һәм Альберт Смирновлар көчләрен кызганмаганнар. Төзелеш материалларының да иң яхшыларын сайлаганнар, эшчеләрнең дә иң осталарын чакырганнар. Часовня ел ярым вакыт аралыгында төзелгән. Сергей Климович финанс ягыннан терәк булса, туганы Альберт барлык төзү эшләрен энә күзеннән үткәргән. Авылдашларның да һәрвакыт булышып торуын искәртә алар.

- Туган йортка, авылга кунакка кайтканда күңелгә нидер җитми иде. Башка авылдан булган дусларымның әти-әниләре каберләре янында часовнялар бар, бездә дә шундый табыну урыны булуын теләдем. Мондый хыяллар белән ун еллар элек янып йөри башладык. Инде материаль яктан да, рухи яктан да җитлеккәч, шушы эшкә тотындык. Бу храмны халыкны тартып, үзенә чакырып тора торган итеп җиткерәсе килде. Бүген аның нәтиҗәсен күрү бик шатлыклы. Ата-бабаларыбызга безнең өчен оят булмас, ризалыкларын биреп ятсыннар. Билгеле, мондый зур эшне үзең генә башкарып чыгып булмый, без команда булып эшләдек. Бер кешене дә үгетләргә туры килмәде. Мин этәргеч булып торсам, калганнар бик теләп күтәреп алды, булышты, - ди "Межрегионснабсбыт" сәүдә-җитештерү компаниясенең генераль директоры Сергей Смирнов.

Сергей Смирнов

Янсуар авыл җирлеге башлыгы Василий Таланов бәйрәм тантанасында әлеге изге эшне башкаруда зур ярдәм күрсәткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды. "Быелгы үлеләрне искә алу көне дә җирлегебез тарихына зур, шатлыклы вакыйга белән кереп кала. Күп еллардан соң да әлеге часовняга безнең оныклар да йөрер",- дип, ышанычын белдерде ул.

Питрәч районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Зимфира Мөхәмәтгәрәева да абыйлы-энеле Смирновларга рәхмәт сүзләре әйтеп, часовня ачылу төбәк өчен истәлекле вакыйга булуын искәртеп үтте.

Часовняның фундаментын Краснодар якларыннан килеп салганнар. Эчке яктан гөмбәзгә, стеналарга изгеләрнең сурәтләрен Ришат Хөснетдинов исемле рәссам ясаганын да билгеләп үтәргә кирәк.

- Мин Мәскәүдә урыслар белән дә эшләдем. Керәшен халкы - бик горур. Олы кешеләрен, тарихын, телен хөрмәтли. Татарларда хәзер күп кенә сүзләр, без аңлап та бетермәгән, гарәп телендә языла. Мин монда татарча сөйләшергә өйрәндем. Җәмәгатем татар кызы булса да, әлегә без урысча аралашабыз - күнекмә җитми. Часовня төзелгән урынны изге дип саныйм. Ике ай буена, рәсем ясаган вакытта, авылда бер үлем-китем дә булмады. Күрәсең, Алла ризалыгын, куәтен биргәндер. Ә халык Аңа бик ышана. Шунысы сөендерә, - дип сөйләде рәссам.

Яңа иман йортын Казан шәһәренең Тихвин храмы настоятеле Павел Павлов белән Керәшен Сәрдәсе авылы чиркәвенең священниклары Геннадий һәм Димитрий Сизовлар изгеләндерде. Бәйрәм келәвеннән соң, отец Павел халыкка мөрәҗәгать итеп, һәммәбезнең күңелендә Ходайга урын булсын иде, диде. "Ходай үзенең үлгәннәренә урын таба ул, аларга инде саулык та, үкенү дә кирәк түгел. Ә без - исәннәр, барысына да мохтаҗ. Данлап торыйк Ходайны! Иманга сусаган җаннарыбызга үзенең дәүләтен иңдерсен ", - дип, үгет әйтте священник.

Павал әтей тантанага килгән һәркемгә Изге Николай Ильминскийның төсе төшерелгән, иман сүзләре язылган открыткалар, ә Сергей Смирновка "Җаңа законъ" кенәгәсен дә бүләк итеп бирде.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, биредәге зиратта Совет чорыннан ук керәшеннәргә хезмәт иткән, тарихыбызны өйрәнгән галим Максим Глуховның да кабере урын алган.

Часовня авылны саклармы?

Янсуарның өлкән буыны үзләрендә иман йорты төзелүен бик көткән. "Бездә зур сөенеч. Келәү итәргә Казанга Тихвин чиркәвенә кадәр йөри идек бит. Хәзер шушында килербез"-, ди Елена түти Григорьева. Гәҗиттән килгәнемне белгәч, әбиләр зарларын да җиткерделәр. Баксаң, Питрәчтән Янсуарга автобус йөрми башлаган икән. Район больницасына да, дарулар алырга барырга да читенләшкән. Чытыдан килеп эшләүче фельдшер авыл медпунктын атнасына ике-өч көн генә ача икән.

Янсуар, чыннан да, шактый гына картайган. Заманында агач мәктәбендә 700 дән артык бала гына укыткан авыл бүген бушап калган. Инде хәзер ике катлы, кирпечтән төзелгән яңа мәктәпләре дә ябылган. "Мәктәп бинасы күпфункцияле үзәкне хәтерләтә - авыл җирлеге, библиотека, клуб шушында бер түбә астында. Авылда эшләргә эш юк. Укыган кешенең фермага барып тир түгәсе килми. Алай дисәң, фермасына да әллә никадәр эшче көч кирәк түгел. Яшьләр акча артыннан читкә чыгып китә хәзер. Күпләр Питрәчтән ипотекага квартиралар алып, шунда күченәләр. Авылда үзләренең фермерлык хуҗалыкларын булдыручылар да юк, биш-алты сыер асраучы берничә гаиләбез бар барын",- дип хәл белгерде клуб җитәкчесе Анастасия Примерова. Мәктәп гөрләп яшәгәндә, аның эчендәге бик бай музейлары да эшләп килгән. Бүген анысы да бикле. Тарихыбызны чагылдырган экспонатларның югалмыйча, шунда саклануы, күңелгә бераз җылы бирде бирүен. Билгеле, мондый кызганыч хәлләр бер Янсуарда гына түгел, илебез буенча атлый. Шулай да...

Шушы урында "чиркәүле авыллар бетми ул", дигән сүзләргә игътибар итәсе килә. Инде бетәргә таба баручы Янсуар авылын часовня төзеп кенә саклап калып булырмы? Яшь буын бирегә кайтып, иманга тартылырмы? Әллә инде часовня авылдашларны соңгы юлга озату урыны гына булып калырмы? Җавапсыз сораулар бик күп. Сүз дә юк, мондый изге эшләр бик тә куанычлы, мактауга лаек. Ләкин мәһабәт биналы Алла йортларының прихожаннарсыз, моңаеп торуы, икеләтә күңелсез...

Тагын укыгыз:

Янсуар авылында Сергий Радонежский часовнясы ачылды фото, видео

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: