Чаллыдан укытучы карендәшебез олы бүләккә ия булган
Редакциябезгә укытучы карендәшләребезнең хезмәтен бәяләгән сөенечле хәбәрләр һаман килә тора.
Чаллы шәһәренең 79нчы номерлы лицей-интернатының туган тел һәм әдәбияты укытучысы Нина Терентьева «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләнде.
44 ел педагогик стажы булган Нина Петровна бала чактан ук укытучы булырга хыяллана. Мамадыш районы Владимир авылында туып-үскән кыз авыл һәм Усали урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлагагач, Чаллы педагогия училищесына укырга керә. Җырчы һәм чаңгычы кызны биредә бик яратып кабул итәләр. Аны тәмамлагач, автокаланың 49нчы мәктәбендә укытучы булып эшләве өстенә, аңа китапханәче вазифасын да йөклиләр. Казан мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлап, югары белем ала. Ләкин югары белемле татар теле укытучысы булу теләге Нина Петровнага тынгы бирми. Икенче югары белем алу максаты аны Алабуга дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә китерә.
– Өч дипломым бар, шуның өчесе дә гомер буе үземә хезмәт итте, – дип елмая Нина Петровна.
Өчәр меңнән артык укучысы булган шәһәр мәктәпләрендә эшләүче китапханәче хезмәте, рус мәктәбендә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Нина Петровна Терентьеваның тырышлыгы, эш нәтиҗәсе төрле дәрәҗәдәге күп санлы мактау грамоталары, дәрәҗәле дипломнар белән бәяләнгән.
Бу укытучыны 79нчы интернат-мәктәптә тирән белемле педагог, мөлаем китапханәче дип кенә түгел, сәләтле җырчы буларак та яхшы беләләр. Мәктәп һәм шәһәркүләм чараларда аны һәрвакыт җырлаталар, яратып алкышлыйлар. Туган телгә хөрмәт тәрбияләү өстенә, сүз һәм җыр сәнгатенә дә мәхәббәт тәрбияли бу сәләтле укытучы. Шуңа да укучыларының да, коллегаларының да тирән хөрмәтен казанган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев