Туганайлар

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге, Казан дәүләт консерваториясе республикада җирле этник фольклорны укыту-тәрбия эшендә куллану һәм башкару, культура-агарту учреждениеләрендә үстерү буенча семинарлар уздыру башлангычы белән чыкты. Әлеге семинарның беренчесе 13 март көнне Питрәч авылында "Заманча фольклор ансамбльләр тарафыннан керәшен этник җырларын башкару үзенчәлекләре" дигән темага узды....


Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге, Казан дәүләт консерваториясе республикада җирле этник фольклорны укыту-тәрбия эшендә куллану һәм башкару, культура-агарту учреждениеләрендә үстерү буенча семинарлар уздыру башлангычы белән чыкты.

Әлеге семинарның беренчесе 13 март көнне Питрәч авылында "Заманча фольклор ансамбльләр тарафыннан керәшен этник җырларын башкару үзенчәлекләре" дигән темага узды. Ул культура йортлары фольклор коллективлары җитәкчеләре, музыка, сәнгать мәктәбе укытучылары, гомуми мәктәпләрдә балалар белән класстан тыш эш алып баручы педагоглар һәм, гомумән, этник тәрбиягә кагылышы булган кешеләр өчен оештырылган иде.

Әлеге чакырылучылар арасында фикер алышырга килүче өлкән яшьтәге әбиләрнең булуы бик сөенечле булды. Алар чын күңелләре белән борынгыдан килгән көй-җырларны саклап калырга, яшь буынга тапшырып калдырырга кирәклеген аңлап килгәннәр.

Питрәч төбәге ул үзенең Казан каласына якын булуы белән дә тарта. Биредә чит илләрдән дә кунаклар еш килә. Официаль статусы булган беренче керәшен этнография музее да Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында ачылды, "Кәвәл көе" белән бөтен керәшен дөньясына танылган район да ул. Россия Фәннәр академиясе, Россия сәнгать тарихы институты, Татарстан Фәннәр академиясе грифы белән Санкт-Петербург каласында бастырылган керәшен этномузыкасына багышланган күп томлы фәнни хезмәтнең иң беренче томы да Питрәч ягы авылларыннан Наилә Альмеева берәмтекләп җыйган фольклорга багышланды. Әлеге семинарның да иң беренче биредә уздырылуы гаҗәп түгел.

Семинарда Республика керәшен иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, фольклорчы-галим, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкологиясе кафедрасы җитәкчесе Лилия Сарварова һәм аның җитәкчелегендәге фольклор коллектив чыгыш ясадылар.

Семинарның максаты - керәшеннәрнең буыннан-буынга тапшырылып килүче этник җырларын барлау һәм киләсе буыннарга тапшыру. Һәр төбәкнең үз моңы, үзенә генә хас башкару алымнары да бар бит. Питрәч ягы керәшеннәре җыруларын башка якларда ишетеп тә булмый. Менә шул үзенчәлеге, башкаларга охшамаганлыгы белән кыйммәтле дә инде ул этника. Кем әйтмешли, эстрада эстрада ул, ә менә борынгыдан килгән җыруларыбызны үзгәртмичә, чын элеккечә җырлау - икенче нәрсә.

Консерваториянең фольклор группасы җырларны халыкчан итеп башкарганны зал сулыш та алмый тыңлады. Думбыра чиртеп кызлар җырлаган моң тыңлап утыручы халык күңелен концерт залы эчләрендә генә калдырмыйча, еракларга-еракларга, киң дала-кырларга, сахраларга алып чыгып китте кебек. Җырда җырланучы хан кызлары яшәгән заманнардан калган җыруларның тәэсире бик көчле шул. Өмәләрдә, җыеннарда, туй вакытларында, солдат озатканда җырланучы җырулар да бит алар. Ул җырларда халкымның шатлыгы да, дөньясына, заман авырлыкларына түзәргә кирәклеге турындагы моң-зары да салынган бит.

"Керәшеннең үтә дә кыйммәтле үзенчәлеге бар, ул бик борынгы көйләрне саклаган. Хәтер тырышлыгы белән күпме көйләр яңадан халыкка кайтарыла", - ди Геннадий Макаров. Борынгы көйләр, башкару алымнары, борынгы уен кораллары турында фольклорчы галим көннәр буе сөйли алачак. Аның сөйләгәннәре, теләкләренең беразы гына булса да күңелебезгә кереп урнашса, бик әйбәт булыр иде. Залда утыручы халыкка, җырлар язылган кәгазь битләре таратып, аларга үз җирлекләреннән чыккан җырларны җырлату - исләренә төшерү, күңелләренә сеңдерү өчен булды. "Күпме гасырлар саклап килгәннәр. Безгә килеп терәлгәч, без генә югалтмыйк инде бу байлыкны. Билгеле, һәр эшнең үз специалисты булырга тиеш. Этно-музыкология өлкәсендә дә белгечләр кирәк. Ә аларны без бергәләп әзерләргә тиеш. Иң беренче ният итәргә, аннан инде әкренләп шул ниятне тормышка ашырырга булыр", - ди Геннадий Михайлович.

Мәдәният министрлыгында Питрәч районының 29 фольклор ансамбле исәптә тора. Шуларның алтысы - керәшен коллективлары. Соңгы елларда район коллективлары "Туым җондозы", "Иске Казан. Түгәрәк уен" фестивальләрендә чыгыш ясыйлар. Шулай да, коллективлар методик ярдәмгә бик мохтаҗ. Үз җирлекләрендә башкарылучы җырларны репертуарларына кертү буенча да тиешенчә эшлиселәре бар. Җирле музыка коралларын куллану һәм ясау буенча да ярдәм кирәк. "Әлеге ярдәмне күрсәтә алсак, алар өчен дә, безнең өчен дә, республикабызның мәдәни байлыгын арттыру өчен дә зур эш эшләнер иде", - ди Геннадий Макаров.

Семинар эше эзсез калмыйча, халык күңелендә дә, җирле хакимият органнары гамәлендә дә чагылыш тапса иде. Мондый чараларны республиканың башка шәһәр-районнарында да уздыру күздә тотыла.

Икенче семинар 3 апрельдә Алабугада узачак.

Едвокия ИВАНОВА
Питрәч-Казан

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим