Туганайлар

"Бәрмәнчек" - минем язмышым

16 сентябрь көнне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә республиканың хөрмәтле һәм һөнәрләрендә зур уңышларга ирешкән кешеләргә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана барышында тырыш хезмәте белән үрнәк булган 46 кеше бүләкләнде. Алар арасында Мамадыш районы Владимир авылында туып-үсеп, бүгенге көндә "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор...

- Елена, төп эш урының оркестр артисты, дисең. Сәхнәдә сине сольный номерда да, биюдә дә, сюжетлы рольләрдә артист итеп тә күрәбез. Мондый күпкырлы талант каян килә?

- Мин кечкенәдән үк музыкаль бала булып үстем. Мәктәп һәм авыл сәхнәләре минеке иде. Җырга тартылуым әти-әниемнән киләдер дип уйлыйм. Әтиебез оста гармунчы, әниебез оста җыручы булды. Без алты бала үстек. Иван дәдәйгә дә гармун алып бирделәр. Солдатка киткәндә, өздереп-өздереп уйнап, әллә кемнәрне елатты дәдәй. Шул китүеннән яңадан әйләнеп кайтмады, Әфган җирендә ятып калды. Әни дәдәйнең гармунын коча да елый, коча да елый. Көннәрдән бер көнне түзмәдем - гармунны кулыма алып, дәдәй уйнаган көйләрне эзли башладым. Бармак араларымнан җай гына моң агыла. Әни дә, әкренләп, елаудан туктады. Укудан кайткач та, клубтан кайткач та, гармун тартам, дәдәй-түтиләрем ачулана, йокларга бирмисең, диләр. Ә әни, киресенчә, сүз әйтмәгез, уйнасын, ди. Дәдәйнең гармуны, тора-бара, минем аерылмас дустыма, сердәшчемә әйләнде.

Тугызынчы класста укыганда, Афанас дәдәм белән әни киләчәктә кем булырга теләвем турында сүз кузгаттылар. Минем театр артисты буласым килә, көн-төн шул хакта хыялланам.

Артистларның бәхете булмый. Гел гастрольләрдә йөреп, семья да төзи алмыйлар. Чит кеше язмышларын уйнап, үз бәхетләрен ычкындыралар, - диләр, икесе бер сүздә булып. Инде нишләргә, дип йөргәндә, бер көнне өебезгә Георгий дәдәй килеп керде (Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев - минем авылдаш!). Йомышы да минем киләчәгем белән бәйле булып чыкты.

Федора түти, бу кызың - бик сәләтле, укытырга кирәк аны. Ә артист тормышына килгәндә исә, артистларның да төрлесе була. Семья төзеп, менә дигән итеп яшәүчеләр дә күп. Барысы да кешенең үзеннән тора. Артистларның, ичмасам, бай булмасалар да, кесәләреннән акча өзелми, студент чакларыннан ук эшли башлыйлар, - ди.

Ибушев кадәр Ибушевның сүзен аяк астына салсыннармыни?! Җитмәсә, имтиханнарга әзерләнгәндә, үзем булышырмын, дип тора. Шулай итеп мин Казанга артистлыкка укырга чыгып киттем. Казан, билгеле, колачын җәеп каршы алмады. Башлангыч музыкаль белемең дә булмаган килеш, Культура институтына барып кер әле син. Өзелеп-өзелеп, авылны сагынам. Күрше Җәкәү бабай белән көтүгә чыгулар бер минутка да уемнан китми. Аның: "Елай, елай, хоп," - дип, сыерларга эндәшүе, минем сызгырып җибәрүем, һай малкай, дия-дия куып баруларым тормышымның иң бәхетле мизгелләре булган икән бит, дип елыйм.

Бер ялда авылга кайткач, әниемә: "Ташлап кайтам, сагынуыма түзә алмыйм," - дим. Бу юлысында әни каты булды. "40 яшьтә ялгызым калып, алты баланы аякка бастырдым, әллә миңа бик җиңел булды дип уйлыйсыңмы?! Башкалар укырга керә алмый, ә син үзең кереп ташлап кайтырга уйлап йөрисең," - диде. Әниемнең беренче һәм соңгы тапкыр минем белән әнә шулай каты итеп сөйләшүе булды ул. Тырыша-тырыша укыдым. Беренче курста ук, Харис Нигъмәтҗанов җитәкләгән халык уен кораллары ансамбленә эшкә урнаштым.

- "Бәрмәнчек"кә ничек килдең? Әлеге ансамбльдә эшләү синең бала чактагы театр артисты булу хыялыңны күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырамы?

- Туксанынчы елларда керәшеннәрнең үзаңы ачыла башлады. Шул ук Георгий дәдәй мине керәшен активы җыелган урыннарга алып барды. Галина Казанцева, Геннадий Максимов, Гөргөри, Аркадий Фокин, Николай Максимов кебек кешеләр белән таныштым. Миндә дә керәшен каны кузгалды. Тихвин чиркәвенә барып, чумылып кайттым. Отец Павел Павлов, аның әти-әниләре белән таныштым. Чиркәү җырлары өйрәндем, службаларга йөри башладым. Тик барысын да иңләп барырга көчем җитәрлек түгел иде. Тормышка да чыгасы бар, яшәү урыны да кирәк. Харис абый ансамблендә, ул таралгач, 18 нче сәнгать мәктәбендә эшләдем (аны карендәшебез Роза Андреевна Макарова җитәкли). 2009 елның февраленнән - "Бәрмәнчек"тә. Бу - минем урын дип саныйм. Ансамбль репертуарына мин бик күп җырлар алып килдем, биюләр куеп бирдем. Владимир авылыннан язып алган "Ташпулат", "Ай-Һай, күзем" "Кунаклар" һ. б. көйләрне тамашачы яратып кабул итә. Мин аларны Александра түти Бахрова, Марина түти Чапаева, Мария белән Кәтүш түти Сапуриналардан, әниемнән отып алдым һәм, аларча, бөтен күңелемне биреп башкарырга омтылам. Мин сәхнәдә шул моң тудырган дөньяда яшим, тәмам эреп бетәм. Төп специальностем баян булса да, курайда да, авыз гармунында да, башка уен коралларында да уйныйм.

Мин үземне бүгенге көндә ансамбльгә кирәкле кеше, дип саныйм. Күп кенә күренешләрне куйганда, әзерләгәндә, минем белән киңәшәләр. Ансамбльдә - мин иң өлкән керәшен. Күпмегә кадәр эшләрмен - әйтә алмыйм. Тик минем призванием шушы икәнен, бу урын минем өчен бик газиз булганын беләм, тоям. "Әби булып уйныйсы рольләрем алда әле, тиз генә китмим мин," - дип шаяртып та алам. Ходай ничек куша бит?!

- "Бәрмәнчек"нең бүгенге хәле сине канәгатьләндерәме? Телдә шундый "модный" сүз бар - рейтинг, диләр. Башка дәүләт ансамбльләре белән чагыштырганда, ул нинди урынны били?

- Бүгенге көндә "Бәрмәнчек"нең үз йөзе, кабатланмас репертуары, үз тамашачысы бар. Чит илләргә чыгып, Россия данын якларлык зәвыгы, осталыгы, көндәшлеккә сәләте дә җитәрлек. Җитәкчеләребезгә дә тел-теш тидерерлек түгел. Булсын, дип чабалар. Тик безнең үзебездән тормый торган каршылыклар да күп. Репетицияләр алып барырлык бинабыз юк. Әллә кайларда "өйдәш" булып яшәдек инде. Бина булмау аркасында, быелгы сезоныбызны да ачып җибәрә алмадык. Мондый шартларга риза булмыйча, талантлы артистларыбыз китә. Культура министрлыгы халыкара фестиваль-бәйгеләргә кандидатлар караганда, безне дә онытмасын иде. Безнең ансамбль кайда да йөзгә кызыллык китерерлек түгел, югыйсә. Аннары - тагын бер зур теләгем бар: ансамбльгә керәшен яшьләре күбрәк килсен иде. Әбиләренең җырын тыңлап, йоласын үтәп, үзенә сеңдереп үскән яшьләребез әз түгел. Әллә кайларда адашып йөрмәсеннәр, үзебезгә килсеннәр, "Бәрмәнчек"не күтәрсеннәр иде. Әле без "кечкенә" - сигезенче яшь белән генә барабыз. Яулыйсы үрләребез алда, дип, чын күңелемнән ышанам.

- Без дә "Бәрмәнчек"нең йолдызлы киләчәгенә ышанабыз. Килер ул көн, Ходай кушса!

Әңгәмәдәш Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: