Туганайлар

“Бәрмәнчек” белән сигез көн

"Туганайлар" битендә "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле турында шактый күп язабыз. Артык икәнен күрсәткән тәнкыйть сүзләрен ишеткәнебез, Татмедиа хезмәткәрләреннән кисәтү дә алганыбыз бар хәтта. Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Интерфолк в России" дигән исемдәге 7 Халыкара фольклор фестивалендә үзләре белән бергә йөреп кайтканнан соң, алар турында һәр санда язсак та бик урынлы...

"Туганайлар" битендә "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле турында шактый күп язабыз. Артык икәнен күрсәткән тәнкыйть сүзләрен ишеткәнебез, Татмедиа хезмәткәрләреннән кисәтү дә алганыбыз бар хәтта.
Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Интерфолк в России" дигән исемдәге 7 Халыкара фольклор фестивалендә үзләре белән бергә йөреп кайтканнан соң, алар турында һәр санда язсак та бик урынлы булачагына йөз процентка ышандым. Без кем, тарихыбыз нинди, керәшен хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең башында кем торган кебек мең төрле сорауларны чишәргә тырышып, безне без иткән, төп асылыбызны чагылдырган культура мирасыбызны икенче планга калдыра барабыз. Ә вакыт дигән нәрсә бик аяусыз. Ул бер урында таптануны бөтенләй кичерми. Минутлары, сәгатьләре генә түгел, айлары, еллары да күз ачып йомганчы үтә дә китә. Кая анда Аудый түтинең, я булмаса, Сандр дәдәйнең җырларын яздырып калдыру, Гөргөри дәдәй сөйләгәннәрне теркәү... Барысын да иртәгә эшлисе булабыз. Иртәгәсе көннең тагын үз планнары бар икән. Әле дә ярый, шушы ыгы-зыгылы тормышта керәшен мирасын саклап калырлык, дөньяга танытырлык "Бәрмәнчек" ансамблен оештыра алганнар. Рәхмәт ул эшне башкарып чыгучыларга.
Планетабызның, илебезнең төрле почмакларыннан килгән фольклорчыларга, галимнәргә, сәхнә кешеләренә һәм гап-гади тамашачыга, керәшеннәр менә нинди югары сәнгатькә ия халык, дип, культурабызның матур үрнәкләрен күрсәтте алар. Һәм, чыннан да, шаккаттыра, бик күпләрнең игътибарын үзләренә юнәлтә алдылар. Сигез көнгә сузылган (юлда үткәргән вакытны да кертеп) сәяхәт, кызыклы хәлләр турында әллә ниләр язып булыр иде. Алдыбызга андый максат куймыйча, "Бәрмәнчек" чыгышын башкалар ничек кабул иткән, "Бәрмәнчек"леләргә әлеге фестиваль нәрсә биргән - бүгенге язмада шул мәсьәләләрне яктыртып китәргә булдык.
Безнең фольклорларыбыз аваздаш икән
 
Евдокия Сергина - Арктика дәүләт сәнгать һәм культура институтының (Саха республикасы Якутск шәһәре) "Халык художество культурасы" факультетында халык җырларын өйрәтү буенча педагог:
- Без бу фестивальгә Россиянең атказанган артисты, этнопедагог Афанасий Федоров методикасы буенча әзерләнгән "Эйгэ" төркемен алып килдек. Быелгы конкурска якут халкының "Ак "Иссэх"ка башыру" дип аталган ритуал-бәйрәменнән "Кымыз эчү йоласы"н әзерләдек.
Бәйрәм үзе 22 - 27 июнь аралыгында уза. Ул, иртә-таңнан, кояшны каршылау ритуалы белән башланып китә. Моның өчен "аласта" - иркен урын сайлап алына. Ул урын "яман көчләрдән", начар "дух"лардан чистартыла. Бәйрәм уза торган "аласта" каен ботаклары - "чягер"ләр белән бизәлә, ритуалга катнашучыларның кулларында да каен ботаклары була. Бу атрибутлар - табигать белән кеше рухының бергә - бер бөтен булып яшәвен күрсәтү өчен кирәк. "Ак Иссэх"тан рөхсәт алынгач, изге кымызны авыз итү йоласы башкарыла. Бу йола барышында якут халкының фольклор җырлары, ритуал авазлары яңгырый.
Боларның барысы турында иркенләп сөйләвемнең сәбәбе шунда - сезнең чыгышыгызда да безнең этнокультурага охшаш авазлар күпләп яңгырады. Фольклорда бу охшашлык ярылып ята. "Бәрмәнчек" чыгыш ясаганда, "каз тәннәре" чыкты. Җырлары, күңелемнең иң түренә барып җитеп, бөтен барлыгымны биләп алды. Молодцы, "Бәрмәнчек!" дип кенә әйтә алам. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
Март аенда бездә "Голос Арктики" дигән исем астында фольклор бәйрәме уза. "Бәрмәнчек"не дә әлеге фестивальгә чакырып калабыз.
Очрашу
 
Александра Ефимова - тумышы белән Мамадыш районы Җөри авылыннан, хәзер Молдавиядә яши, Санкт-Петербургта кунакта:
- Бүгенге көнне биргән өчен Ходайга мин чиксез рәхмәтлемен. Молдавиядән берничә көнгә кызыма кунакка гына килгән идем. Бүген Этнографик музейга кереп чыгарга булдык. Нәрсәдер белдергән кебек, аякларым үзләреннән-үзләре шушы музейга китерде. Туган яклардан читтә яшәгән кешенең күңелен аңлый торгансыздыр. Туган якны хәтерләткән юк кына нәрсә дә күңелгә шулхәтле якын булып тоела. Бу музейда керәшен хатыннары киемнәре саклана. Шулар янында сәгатьләр буе басып тора алам. Бүген дә шул урыннардан әйләнергә уйлаган идем. Бер заман күңелгә үтә дә таныш, якын көй яңгырамасынмы?! Әллә нишләп киттем. Музей администраторы: "Бүген бу залда "Интерфолк в России" фольклор фестиваленә килүчеләрнең чыгышлары була. Әлегә анда репетицияләр бара", - диде.
Озак та үтми, концерт үзе дә башланды. "Бәрмәнчек"ләр беренче булып чыгыш ясады. Солдатка озату йоласын күрсәттеләр. Бу вакытта кичергәннәремне сүз белән генә әйтеп җиткерә алмыйм. Безнең әтиебез - Ефимов Андрей Александрович - Җөри авылы кешесе булган. Озак вакытлар патша армиясендә хезмәт иткән. Беренче Бөтендөнья сугышыннан офицер булып кайткан. Шул "хезмәтләрен искә алып"тыр инде, 1935 елда аны кулга алалар. Әнине сигез баласы белән Себергә җибәрәләр (Әтинең 1935 елның 28 августында атып үтерелүе турында соңыннан гына документлар табылды, исеме реабилитацияләнде). Семьябыз белән Красноярск краенда төпләнеп калдык. "Бәрмәнчек" башкарган солдатка озату җырында безнең язмыш турында сүз бара иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Яшь бөртекләре атылып чыгып, яңагым буенча тәгәрәде дә тәгәрәде. Керәшен телен аңламаган бүтән тыңлаучылар миңа сәерсенеп карадылар бугай. Ә мин, рәхәтләнеп, җылый-җылый, керәшен моңын тыңладым. Җыручыларның осталыгына исең китәрлек иде. Башкаларның чыгышлары да югары дәрәҗәдә башкарылды, тик, шулай да, безнекеләргә җиткерә алмадылар инде.
Җөридә уза торган "Грандиоз Питраулар" турында ишетеп торабыз. Бер кайтып та әйләнәсе килә. Тик ул уйлар хыялда гына калыр инде. Яшем дә сиксәннең өстендә бит. Кызым Санкт-Петербург шәһәрендә яши, ул янәшәдә булганда, хәлем ярыйсы, анысы. Молдавиягә кайткач, башка төрле тормыш башлана. Бүгенге хисләремне, түкми-чәчми, анда алып кайтып китәм, рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Үзләре турында үзләре
 
Эльмира Кашапова - "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең художество җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы: Халыкара фестивальләрдә беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел, һәм соңгысы да булмас, дип өметләнәм. Бик көчле конкурентлар килгән иде. Петербург шәһәренең үзендә генә дә йөзләгән фольклор ансамбле бар. Алар югары профессиональ башкаруга ия артистларны берләштерә. Һәр коллективның үзенең "изюминкасы" күренде. Тик менә бер генә коллектив та үз төбәгеннән җыелган фольклорны күрсәтмәде. Безнең чыгышыбыз үз фольклорыбызга корылды. Моңарчы беркем дә белмәгән, югары сәхнәгә менмәгән, "тапталмаган" керәшен культурасын дөньяга чыгару иде бу. Үзем шушы шәһәрдә укыгач, конкурс программасын карарга бик күп танышларым килгән иде. "Бәрмәнчек"нең чыгышын барысы да ошаттылар. Укытучым: "Укучымның шундый дәрәҗәдә чыгыш ясый алырлык ансамбль белән җитәкчелек итүен күрү - минем өчен зур горурлык," - диде, аркамнан кагып. Бу сүзләрне, "ничек мактана", дип кабул итмәгез, аларны күңелемне тырмап торган кайбер ризасызлыгымны белдерү өчен генә язам. "Бәрмәнчек" бу конкурска 100 процент әзерлек белән килде һәм 100 процентка үзен күрсәтә алды, дип саныйм. Бу бәя залның безне ничек кабул итүеннән дә күренде. Татарстан Республикасының Санк- Петербургтагы представительствосы җитәкчесе урынбасары Дамир Сабиров та безнең чыгышны "иң-иң" дип билгеләде. Жюридагы комиссия безне үзебезнең категориядә икенче урын белән чикләде. Билгеле, Халыкара фестивальдә икенче дәрәҗәдәге диплом алу - ул инде начар нәтиҗә түгел. Шулай да, аннан югарыракка өметләнгән идек. Кайбер техник сәбәпләр аркасында, оркестрдагы колоритлы коралларның тавышы ишетелмәде. Монда безнең гаебебез булмаса да, жюри фикеренә әнә шул да йогынты ясагандыр, бәлки.
Керәшен культурасының әле башкаларга таныш түгеллеген тагын бер тапкыр күреп кайттык.Нәрсә диим - алга таба, җиң сызганып, эшләргә дә эшләргә.
Журналист-тамашачы күзлегеннән
 
Моңарчы, ничектер, "Бәрмәнчек" үзе аерым, керәшеннәр үзе аерым яши кебек иде. "Бәрмәнчек"нең чыгышларын күзәткәндә, аның күтәрелеше яки төшүе, я бер урында торуы - бары ансамбль өчен генә кирәк сыман тоелды. Татарстаннан еракта, керәшен культурасын күрсәткәндә, "Бәрмәнчек" ул - син, "Бәрмәнчек" ул - илебез буенча сибелгән йөзләгән мең керәшен икәнен аңлыйсың. "Бәрмәнчек" ул тулы бер халык булып чыга. Шуңа күрәдер дә, безнекеләрнең конкурс чыгышын караганнан соң, күңелдә шундый халәт туды - аны русча "шквал эмоций" диләр - үзеннән-үзе күз яшьләре ага башлады. Янәшәмдәге Зөләйха Зиннәтовага ("Бәрмәнчек"нең костюмеры) күз төшерсәм, ул да нәкъ мин кичергән халәттә, күз яшьләренә ирек биреп утыра икән.
Лифтта төшкәндә, без урнашкан гостиницада торучы берәү, кызларның костюмнарын күреп, нинди милләттән булуларын сорады. Солист Эльвира Камалова шунда: "Без - керәшеннәр!" - дип җавап биреп, керәшеннәрнең кемнәр икәненә кадәр аңлатып өлгерде. Аның ничек әйтүеннән, ничек сөйләвеннән шушы халыкны яратуы, олылавы күренеп тора иде. "Бәрмәнчек" составында кайсы милләт кешеләре җырлый, бии - бу мөһим түгел, ә керәшеннең культурасын үз итә, кирәкле дәрәҗәдә башкарып бирә ала - менә шул мөһим. Коллективның әнә шундый кешеләрдән торуы күңелне сөенеч белән тутыра.
Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: