Туганайлар

“Бәрмәнчек” бакчасына орлык чәчте

"Зөя каласын ямьнәтә бакыр чаңнар авазы; Алла дөньясының күркен данный адәм баласы..." 10 сентябрь көнне Свияжск шәһәр-утраучыгында "Вербицы сад" - "Бәрмәнчек бакчасы" дип исемләнгән I республика керәшен православ культурасы фестивале гөрләде. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика иҗтимагый керәшен оешмасы ярдәмендә "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле оештырды. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан...

Керәшен православ культурасы фестивален оештыру уе белән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, галим Геннадий Макаров инде берничә ел "янып" йөргән. Быел ул, беренче керәшен священнигы, Казан татар-керәшен шкулы җитәкчесе Василий Тимофеевның тууына 180 ел уңаеннан үткәреләсе чаралар исемлегенә кертелеп, тормышка ашты. Урыны да очраклы гына сайланмаган, белгәнебезчә, Свияжск - Татарстанда православ культура үзәге булып тора. Бу көнне барлык карендәшләрне, керәшеннәрнең йөзек кашы булган "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле үз "бакчасына" җыйды. Киләчәктә мул уңыш җыю теләге белән, җирлегенә орлыклар чәчте, яшь агачлар утыртты.

Алла ярдәме белән

"... Гөл ди чәчәкләргә, бәйләнеп,

Чияләр дә пешәдер, ай, былбылым, бал кеүек..."

Бер шигебез юк - бу зур вакыйганы оештырырга Ходай үзе булышты. Синоптиклар атна буена яңгыр дип куркытсалар да, аның Җиргә бер генә тамчысы да төшмәде. Калын болытларны тарата-тарата, кояш елмайды. Табигатьнең начар һава торышы булмый, диләр. Чыннан да, көннәр көзгә авышкач, җилләр бераз кырыслана инде ул. Утрау булгач, бигрәк тә сизелде аларның салкыны. Шөкер, бәйрәмнең ямен алмадылар.

Тарихи, изге, матур урыннар күп Свияжскида. Соклангыч мәһабәт чиркәүләр, борынгы храмнар кунакларны, әллә каян ук балкып каршы ала. Йорт каршыларында уттай янып утыручы миләшләр... Бакчаларда өлгергән җиләк-җимешләр... Чәчәкләрнең ниндие генә юк - алы, кызылы, зәңгәре, сарысы... Ә һаваларда ак күгәрченнәр йөзә... Тирә-якта үзәкләргә үтеп керүче чаң тавышлары, Алланы данлаучы иман җырулары яңгырый. Барысы да йөрәкнең иң тирән почмакларына үтеп, тәннәрне чымырдата. Шушыдыр ул, Оҗмах бакчасы!..

Фестивальнең бизәкләре

"...Буйларыгыз зиба тал кеүек,

Йөзләрегез яктыдыр, ай, былбылым, ай кеүек..."

"Бәрмәнчек" ансамбле "Благослови душа моя" дигән чиркәү җырын керәшен телендә башкарып, фестивальне ачып җибәрде. Чистай епархиясенә караган Алексеевск бистәсенең Воскресения Христово храмы звонарьларының чаң кагу тавышы, ямь өстенә ямь өстәп, шәһәр-утраучыкның бар кунакларын бәйрәмгә чакырды. Халыкны сәламләргә сәхнә түренә Яшел Үзен округы благочинные протоиерей Святослав Мирганиев чыкты.

- Бүгенге глобальләштерү чорында халыкларның уникальлегенә массакүләм мәдәният зур йогынты ясый. Әгәр кешенең нык эчке үзәге, көчле милли һәм дини үзаңы булсама, ул бу стихиядә бөтенләй югалачак. Фестивальдә үзенең милли культурасына җаваплы караучыларны ишетү, сөенечле хәл. Бүген сәхнәдән чыгыш ясаучылар рухи байлыкларын саклап кына калмыйлар, ишәйтәләр дә, - дип сөйләде ул.

Республика Мәдәният министрлыгы профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт әйтте.

- Татарстан - күпмилләтле республика. Бездә төрле диндәге халыклар дус-тату яши. Республика башлыгы барлык милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга, үстерүгә зур игътибар ясый. Һәрбер халыкның милли бәйрәмен зурлап, матурлап үткәрәбез, башкаларга күрсәтәбез. "Бәрмәнчек бакчасы" фестивале дә республикабызның этнографик бәйрәм картасының лаеклы бизәге булсын, дигән теләктә калабыз, - диде Дилия Хәйретдинова.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова да керәшен кардәшләрне зур вакыйга белән котлады.

- Бүгенге фестиваль уникаль мәдәниятебезне яктыртуның бер чарасы. Аның максаты - балаларга һәм яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, чиркәү җыруларын өйрәтү; аларда этник һәм дини сәнгатькә мәхәббәт уяту; чиркәү һәм фольклор коллективларның репертуарларын киңәйтү. Фестиваль озын гомерле булып, традициягә әверелеп, күп еллар безне сөендереп, ерактагы якын кардәшләребез белән күрештереп торсын, дигән теләктә калабыз, - диде ул.

"Бәрмәнчек бакчасы" беренче тапкыр гына уздырылса да, катнашучылары күп булды. Фестивальнең режиссёры, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова бәйрәмнең һәр мизгелен яхшылап үлчәп, һәрбер коллективның репертуарын өйрәнеп, иң-иңнәрен фестивальгә чакырган. Бөтен республикадан барлыгы 12 коллектив, шул исәптән, икесе Россия төбәкләреннән килгәннәр. Чиләбе өлкәсеннән "Гумыр" әбиләр ансамбле белән Самара якларыннан "Натукай" ансамбле түтиләре үзләренең иман җыруларын башкардылар. Соңгыларын "Бәрмәнчек" ансамбле җитәкчесе Артур Поляков узган ел ук инде бүгенге бәйрәмгә үзе чакырган булган.

Фестивальдә өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән балалар коллективлары да чыгыш ясавы, аеруча сөенечле булды. "Питрау" (Тукай районы, Мәләкәс авылы), "Сандугач" (Зәй шәһәре) балалар ансамбльләре башкаруында иман җырулары шуның хәтле самими, саф яңгырады.

- Безнең балалар чиркәү җыруларын күптән беләләр. Авыр көйләрне дә тиз отып алалар. Төрле конкурс-фестивальләргә барганда, автобуста кузгалып киткәнче, хор белән шулай иман әйтеп, теләк телибез. "Бәрмәнчек бакчасы"нда катнашырга шатланып риза булдык, - дип сөйләде "Питрау" ансамбле җитәкчесе Людмила Адамова.

Бу көнне "Асыл бизәк", "Кәләем"(Әлмәт районы, Калейкино авылы), "Ак каз"(Алабуга шәһәре), "Карендәшләр"(Кукмара районы Село-Чура авылы), "Нардуган"(Теләче районы, Субаш авылы), "Нерушимая стена"(Кайбыч районы, Турминское авылы), Казан дәүләт консерваториясе ансамбльләре башкаруында, бүтән беркемдә дә булмаган, уникаль җырулар яңгырады, "Май чабу", "Оло көн", "Тройсын", "Питрау", "Пыкрау" йола композицияләре сәхнәләштерелде. Һәр төбәк керәшеннәренең этник һәм православ җырулары үзенчәлекле, аларның көйләре һәм сүзләре төрле-төрле, ләкин алар барысы да Алланы зурлый, данлый... Фестивальдә катнашучыларның барысына да Диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Бәрмәнчек" ансамбле егетләре һәм кызлары - фестивальнең хуҗалары - бәйрәмнең иң матур бизәкләре. Аларның иман җырулары күңел кылларын тибрәтә, биюләре йөрәкләрне җилкендерә.

Өмет тулы борчылу

"...Безгә насыйп булса, күрешербез,

Торыйк бергә, туганнар, ай, былбылым, теләктә..."

"Бәрмәнчек бакчасы" керәшен православ культурасы фестивален тамаша кылган һәрбер кеше, әле бүген дә, соклану хисләрен белдерә. Кемдер үзенең фикерен теләк итеп җиткерсә, кемдер рәхмәт әйтә. Беренче тапкыр уздырылучы фестиваль, чыннан да, югары ноктада үтте, минемчә. Тәбикмәге төерле булмады, диясем килә. Шулай да, фестивальне оештыручылар "яхшылап уйлап, ахырына җиткерәсе җирләре бар әле", диләр. Әйдә, шомарсыннар, эшләгән саен, остарасың гына.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылының Изге Николай чиркәве священнигы, Татарстан Митрополиясенең керәшен духовный миссиясе секторы җитәкчесе Димитрий Сизов та "Бәрмәнчек бакчасында" иде. Ул да фестивальнең керәшеннәр өчен бик кирәкле икәнен искәртте.

- Көне салкынчарак булса да, "Бакчада" шундый җылы атмосфера. Керәшен халкының милли һәм дини культурасын күрсәткән фестиваль озын гомерле булырга тиеш. Киләчәктә фестиваль, минем уйлавымча, бары тик киңәер генә. Бу чарада керәшен чиркәү приходлары да актив катнашсын иде, - дигән теләген белдерде ул.

Инде әйтеп үткәнебезчә, фестиваль митрополит Феофан ризалыгы белән узды. Ләкин Татарстан Митрополиясенең "Бәрмәнчек бакчасына" тиешле дәрәҗәдә игътибар биреп җиткермәвенә бераз күңел төште. Керәшен православ культурасы фестивалендә үзебезнең керәшен священниклары да күренмәде. Чиркәү приходлары хорларыннан да керәшеннәр өчен мөһим вакыйгада катнашырга теләк белдерүчеләр табылмады. Ә бит безнең - иманга сусаган җаннарның - бигрәк тә аларны күрәсе килгән иде.

Киләчәктә, карендәшләр, барыбызга да бер теләктә булып, иман нуры белән яшәргә язсын иде. Колагымда инде ничә көн "Бәрмәнчек бакчасы" гимнының күңелне биләп ала торган җылы да, нурлы да, якты да сүзләре яңгырый:

"...Безнең урам буйлап түбән таба,

Тәгәрәбүк киләдер, ай, былбылым, бер алма;

Шул алмалар кеүек иш иттереп,

Күрештерсен тагы да, ай, былбылым, бер Алла."

Тагын укыгыз:

Лучшие моменты фестиваля "Вербицы сад" (видеоролик)

"Бәрмәнчек бакчасы" фестивале узды (фоторепортаж)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: