Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрәкәт”тә – көзге “призыв”

15 октябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә керәшен студентлары очрашуы булды

Шулай ук, анда республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең активистлары һәм “ветераннары” да катнашты.

Студентлар очрашуы – “Бәрәкәт” хәрәкәтенең һәр елны үткәрелә торган традицион бәйрәме. Ул Казан шәһәренә яңа гына килгән керәшен яшьләрен бергә җыйнау, үзара аралаштыру максатын күздә тотып оештырыла. Һәркемгә дә аңлашылсын өчен, моны “Бәрәкәт”нең көзге “призыв”ы дип тә атап була. Оста алым, килешәсезме? Ә бу тактиканың нәтиҗәләре бармы икән соң?  Керәшен яшьләре хәрәкәтен җитәкләүче Алексей Дмитриев белән шул турыда сөйләштек.

“Мин үзем дә “Бәрәкәт”кә студентлар очрашуыннан соң кереп киттем. 2017 ел иде ул. Аңа кадәр керәшеннәр җәмгыяте турында бик аз белгән булсам, очрашудан соң ул минем тормышның бер өлешенә әйләнде”, – ди Алексей. Өч ел дигәндә хәрәкәт җитәкчесе постына күтәрелгән бу егет мисалында без очрашуның нинди нәтиҗәләргә китергәнен күрәбез.

“Керәшеннәр бәйрәмгә җыела алмыйча, аннан соң таралашмыйча интегә”, – дип әйтәләр. Яшьләр очрашуымы, өлкәннәрнекеме – керәшен бәйрәме беркайчан да вакытында башланмый.  Бу – факт. Һәрвакыт яки ярты, яисә бер сәгать өстәмә вакыт кирәк була. Бу кичәдә дә шулай булды. Бәйрәм, үз традицияләрен бозмыйча, билгеләнгән вакыттан бер сәгатькә соңрак башланды.

Иң беренче сүзне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова алды. Ул керәшеннәрнең мәдәни үзәгендә студентлар очрашуының икенче тапкыр үткәнен билгеләп узды. “Бәрәкәт” хәрәкәте керәшен җәмгыяте өчен яңа кадрлар тәрбияли. Киләчәктә “бәрәкәт”леләр – оешмага һәм, шулай ук, “Туганайлар” газетасына эшкә киләләр. Сезне барыгызны да керәшен җәмгыятенә кушылуыгыз белән котлыйм”, – диде ул.

“Бәрәкәт” хәрәкәтенә хәзер уртача 20 яшьләрдәге студентлар йөри. Әлеге яшь состав соңгы 3 ел эчендә барлыкка килде. “Айбагыр” лагерында бала, ә 2018-2020 елларда аның вожатые булган Аида Сахарова – бүген “Бәрәкәт” хәрәкәте җитәкчесенең урынбасары. Ул үз вазифасын тиешле дәрәҗәдә башкара. Алар Алексей белән, “инь” һәм “янь” кебек, бер-берсен тулыландырып торалар. Бу, бигрәк тә, очрашу барышында күзгә чалынды.

Оештыручылар рәтендә – Кукмарадан Роза Абросимова, Биектаудан Анна Киселёва, Сарманнан Лиана Антонова, Кукмарадан Павел Афанасьев, Балык Бистәсеннән Ирина Тимофеева һәм Тукай районыннан Лиана Самойлова.

Әлеге яшь состав килгән кунакларга кызыклы программа әзерләгән иде. Беренче булып, уен аша, студентларны үзара таныштырдылар. Шуннан соң, яшьләрне 4 командага бүлделәр. Әлеге командалар мәдәни үзәк буйлап квест үтәргә тиеш иде. Бинаның ике катындагы бүлмәләр – квестның пунктлары. Аларның һәрберсендә, үзенең әзер биремнәре белән, оештыручы көтеп тора.

Командадагы яшьләр биергә, җырларга, рәсем ясарга, “тик-ток”ка видео төшерергә һәм керәшенчә сүзтезмәләрдән төрле фильмнарның исемнәрен табырга тиеш иделәр. Шундый сүзнең берсе: “тимер җилән”. Бу “Железный человек” фильмы булып чыкты.  Биремнәрнең үтәлеше 100 баллы шкала белән бәяләнде. Барлык пунктларны да үткәч, яшьләребезгә квест барышында яңгыраган сүзләр кулланып кызыклы такмаклар уйлап чыгарырга куштылар. Һәр команда да бу биремне оста һәм күңелле башкарды.

Керәшен студентларының бу очрашуына барлыгы 40 кеше килде. Оештыручылар сүзенчә, аларның саны тагын да күбрәк булырга мөмкин иде. Әмма пандемиягә бәйле хәл комачаулаган.

Коронавирус йоктыру куркынычы булу сәбәпле, Казан шәһәренең күп кенә уку йортларында белем алу дистанцион форматта бара. Казан дәүләт энергетика университеты студенты, бу очрашуга махсус килгән Вадим Шрыковның да яңа уку елы туган авылы  Юкәчедә, компьютер каршында башланган. Чистай районының  Бахта авылы кызы Кристина Миняевага исә укуның ике форматын да татырга туры килә. Алар онлайн да, универститетка йөреп тә укыйлыр. “Яңа уку елын дистанцион форматта башлау авыррак булды. Университет программасы мәктәпнекеннән күпкә авыррак. Укытучылар да, укучылар да интегә”, – дип борчуы белән уртаклашты ул. Казан шәһәре педагогия колледжының 1 курс студенты Константин Блаченов, киресенчә, дистанцион форматта укырга тели. Моны ул шәхси тормышка вакыты җитмәү белән аңлата. “Очрашу шул дәрәҗәдә кызыклы булыр дип уйламаган идем. Киләчәктә дә хәрәкәткә йөрергә, керәшеннәр турында күбрәк белергә телим”, – диде Константин зур канәгатьлек белән.

Традиция буенча, кичә ахырында студентларны “Бәрәкәт” хәрәкәтенә кабул итү тантанасы булды. Очрашуга “Бәрәкәт”нең һәр эшендә катнашып, аны яңа үрләргә күтәрергә әзер булган яшьләр килгәндер дип өметләнәбез. Яңа идеяләрегез белән, студентларыбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы яшьләр!!