Туганайлар

Керәшеннәрнең агач белән бәйле борынгы йоласы

Керәшеннәрнең Агач культы ата-бабалары йолалары белән тыгыз бәйләнгән

Керәшеннәрдә агач культы ата-бабалар йолалары белән тыгыз бәйләнгән. 
Тикмәгә генә хөрмәткә ия агачлар пантеонында каен аерым урын алып тормаган, ул “үлеләр агачы” дип саналган. Шуңа күрә, керәшеннәргә кабер өстенә, миләш, карама һәм тирәк агачлары белән беррәттән, яшь каен үсентеләрен утырту хас. Зиратта үсә торган агачларны сындырырга, кисәргә, мичкә ягу өчен кулланырга ярамаган. Каен – җирләү йоласында сакраль символ буларак киң кулланылган. Табыну ритуалы ялгыз үсеп торган каен (“ялгыз каен”) һәм изге каенлыклар янында уздырылган. Ышанулар буенча, андый урыннарда “кирәмәт” дип аталган нәсел рухлары яшәгән.
Керәшеннәрдән аермалы буларак, мөселманнарның агачлар белән бәйле йолалары, ислам дине йогынтысы сәбәпле, шактый үзгәрешләргә дучар булган. Ислам дине руханилары бу йолаларны “мәҗүсилек ялгышлыклары” дип атап, андый урыннарда җеннәр оясы булганлыгын халык уена керткән. Шул сәбәпле, Саескан Тавы (Балык Бистәсе районы) янындагы бороңгы шәһәрчек яны җирен куп еллар буе сөрмәгәннәр. Бу урынны читтәнрәк узарга тырышканнар, чөнки халыкта йөргән имеш-мимешләр буенча, анда “соңарган юлчыларга явыз албастылар күренә” дип уйлаганнар. 
Керәшеннәрнең агач культы борынгы татар халыкның тотемик һәм анимик карашларына турыдан-туры бәйле. Моның борыңгы дини әһәмияте, тарихи тамырлары нидә? Алтай халкы, күп вакыт узуга карамастан, хәзер дә үз традицион борынгы дини күзаллауларына нигезләнәләр. Аларның дини карашларына игътибар итеп, әлеге сорауга җавап табарга мөмкин. Алтай халкы карашы буенча, теге дөньяда һәр кешенең үз шәхси агачы бар. Кеше үлгәннән соң, аның каберенә агач утыртырга кирәк булган. Ул бакыйлыкка күчкән кешенең теге дөнья белән мөнәсәбәтен тулыландырырга һәм туганнарының тормышын җайлауга, яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш, дип саналган. Алтайлылар һәр яз көне агачны “ашату” йоласын оештыралар – агачка сөт һәм ботка сиптереп, ботакларына тукымадан тасмалар бәйләгәннәр. Әлеге агач мәрхүм кешенең күңеле һәм аның ыругы белән зур элемтә саклаган. Аның аша туганнары мәрхүм белән аралаша, хөрмәт күрсәтә ала. Бу йолалар “исемле агачлар” традициясәндә чагылыш тапкан. Керәшеннәрнең (өлешчә мөселманнарының) агачка исем кушу йоласы булган. Гадәттә, агачка гомере буе аны караган һәм тәрбияләгән кешенең исеме бирелгән (“Гурдәй агачы”, “Тәмәй агачы”).“Бу агач яшәгәндә, халык әлеге кешене хәтерли, һәм дә аның исеме юкка чыкмаячак”,- дип ышанган керәшеннәр. 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: