Туганайлар

"Боламык ул – бары безнеке", – ди Сәвәләй халкы

Керәшеннең йолалары бик күп. Шул йолаларга бәйле бәйрәмнәре тезелеп китә.

Туйга, бәби тууга, үлгән кешене күмүгә һәм искә алуга бәйле йолалар. Ә менә иң таралганы - ел фасыллары, борынгы ышанулар белән бәйлеләредер, мөгаен. Нардуган, Май чабу, Бәрмәнчек, Җапрак бәйрәме, Питрау, Чүк, Шыйлык һәм башка әллә никадәр исемдәгеләре бар. Һәр керәшен авылының үз бәйрәме тагын. Гомергә Җәйләүдә уздырыла торган Тройсынны Бордыда үткәрә башласалар, бу акылга сыймаслык хәл кебек аңлашылыр иде. Тик хәзер андый күренешләр адым саен очрап тора. Үз традицияңне, үз авылыңның тарихын, йолаларын белмәүдән килә инде ул.

Зәй районы Сәвәләй авылында уза торган Боламык бәйрәме бу исемлеккә керми. Ул бары тик сәвәләйләрнеке генә. Башка бер генә керәшен авылында да андый бәйрәм юк.

Этнографлар күзлегеннән

Этнография, тел, фольклор өлкәсе галиме Флера Баязитованың "Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты" дигән китабында Боламык турында түбәндәгеләр язылган.

"Бу бәйрәм Зәй районы Сәвәләй авылында үткәрелә. Җәй көне кунаклар чакырып, төрле уеннар белән, кырга чыгып, боламык пешереп сыйланалар.

"Боламыкка каршы инле пирбуй җуынадырыек, бәйрәмне көтәдериек. Кунак кызларын көтәдериек. Кич уенга чыгабыз бергә җыелып. Бөтен авыл җыелгач, түгәрәк уены ясыйбыз. Боламыкта инде бөтен урам кыруглый әйләнәдериек. Пирбуй җыру башлыйдырыек. Менә мондый җырулар:

Кырмаҗиннар алдым ай җиләнгә,

Көмеш инә кирәк җөйләргә.

Җакшы әдәмнәр кигән ай тыңларга,

Габрәт җыру кирәк җырларга.

Эзәйнең сулары ай тирәндер,

Тирән дә җирләре билдәндер.

Җыру башлаулары ай бездәндер,

Күтәреп алулар сездәндер."

Керәшен йолаларын өйрәнүчеләргә Гөрпинә түти ул яшь чакта үткәрелгән Боламык турында әнә шуларны сөйләгән.

Сабантуй + Боламык

25 июнь көнне Татарстанның халык артисты, якташлары Виталий Агапов Сәвәләйдә Боламык бәйрәме үткәрде. Яңгыр боткасы, Чүк боткасы, Карга боткасы үткәрү йолалары турында шактый язган бар. Сәвәләй "Боламыгы" нда әле булганыбыз юк иде. Бәйрәм ничек үтте? Башка бәйрәмнәрдән үзгәлеге нәрсәдә? Сүзебез - шулар хакында.

Быел Боламык белән Сабантуйны бер көнне үткәрергә килешкәннәр. Болай үткәрү күпкә отышлырак та килеп чыкты. Әүwәлерәк заманда, кырда чәчүләр беткәч, сабан боламыгы пешерә торган булганнар. Сабанда катнашучыларны бергә җыеп, боламык белән сыйлаганнар. Пешкән боламыкның бер өлешен ызанга күмгәннәр, бер өлешен суга агызып җибәргәннәр. Бу инде яңгырлар вакытында явып, игеннәрнең башаклары тук булып үссенгә эшләнгән.

Быелгы Боламыкта да шул "пурмыны" тотарга тырыштылар. Иң элек, кыр батырларын тәбрикләделәр. Мактанырлыклары бар сәвәләйлеләрнең. Язгы чәчүне Республикада беренчеләрдән булып тәмамлаганнар. Бүгенге көндә игеннәре бик матур булып үсеп килә, мул уңышка өметләнеп торалар.

Аннары, авылның оста пешекчеләре, мәйдан уртасына чыгып, бәхиллек алып, боламык пешерә торган изге урынга киттеләр. Бөтен йола-ырымнарга туры китереп, 4 казан астылар. Шул казаннарда бәйрәмгә җыелган барлык халык авыз итәрлек күләмдә боламык пеште. Иманнар укып, Анна түти Скворцова әлеге боламыкны аруландырды. Шуннан соң гына һәркем өлеш алды. Аруландырылган боламыкны без дә ашадык - тәме телеңне йотарлык иде.

Түгәрәк уен

Электән үк Боламык бәйрәменең төп өлеше - кичке уен булган. Яшьләр уенын нигә Боламык дип атаганнар - бу турыда төгәл генә әйтеп бирүче табылмады. "Тирә-як авыллардан яшьләр күп килә иде, боламык шикелле катнашып бетәләр иде, шуңа да бу бәйрәмне Боламык дигәннәрдер," - дип, Анна түти үз "версиясен" сөйләп алды. Түгәрәк уенда да бәйрәмнең игеннәр үстерү белән бәйлелеге чагылган. Мәсәлән, түгәрәккә басучыларның саны күбрәк булган саен, уңыш та мулрак җыелачак, дип ышанганнар. Уенчыларның бер эчкә, бер кырыйга таба хәрәкәтләнүе дә тук башакларның җилдә тибрәлүен, Җир-Анага башыруларын аңлаткан.

Бәйрәмгә Кәләйдән "Кәләем", Чаллыдан "Карендәшләр", Алабугадан "Айбагыр", Самарадан "Натукай" фольклор ансамбльләре килгән иде. Сәвәләйлеләр үзләре, кайткан кунаклары, бөтен ансамбль җыручылары уен түгәрәге ясап әйләнгәндә,өлкән яшьтәгеләр моннан җитмеш еллар элек Сәвәләйдә үтә торган данлыклы Боламыкны исләренә төшергәндер. Мария түти Чукрашева сүзләренә караганда, сугыштан соңгы елларда гел галәмәт итеп уза торган булган бу бәйрәм. "Күңелле генә түгел, яшь кызлар өчен бераз куркыныч та иде ул Боламык. Яраланып кайтучы егетләр дә, соңарып, карт солдат булып кайтучылар да, ераклардан килүчеләр дә күп, яшь кызларны урлап китәргә дә ерак түгелләр иде", - дип, бәйрәмнең без белмәгән якларына да тукталып алды ул. "Молодец инде бу Виталий, "Боламык"ны да яңадан торгызды, Сәвәләйне дә еракка танытты. Илебезнең әллә кайсы почмакларында яшәгән керәшеннәрне, авылга чакырып, үзләрендә кунак итеп, кадер-хөрмәт күрсәтеп җибәрә бит ул. Андый кешеләр күп түгел," - дип, Виталий Агаповка карата рәхмәт сүзләрен дә тезде Мария түти.

Борчылу

Сабантуй да, Боламык күренешләре дә, җыр-бию дә бергә үрелеп барды. Сәвәләйлеләрнең аерым кагыйдәләре бар икән: монда тәкә өчен бары үз авылы кешеләре генә көрәшә ала. Читләрне катнаштырмыйлар. Кыр батыры тәкәсе Гончаровка бирелсә, көрәш буенча абсолют батыр тәкәсен Сәвәләй егете Москов алды.

Боламыкның беренче өлеше иртәнге унда башланып, алтыга кадәр дәвам итте. Ә төнге дискәтүк таң атканчыга кадәр сузылды. Таң әтәчләре кычкырганда, бәйрәм әле кыза гына бара иде... Керәшен бәйрәмнәре... Исәбе-чуты юк аларның... Уенга гына корылмыйча, күңелләрдә тирән бер борылыш - тәрбияви чарага әверелсеннәр иде дә бит. Алай түгел шул. Көтү-көтү яшьләрнең, шактый кызмача хәлдә, кая барып бәрелергә белми йөрүләре, бәйрәм үткән мәйданда кочак-кочак чүпләр өелеп калу, тагын шундый әллә никадәр күңелсез күренешләр - борынгы бәйрәмнәребезнең чын эчтәлеген, чын мәгънәсен югалттык бугай, дигән борчулы уйларга этәрә. Бөтен нәрсәне уен-көлкегә, ашау-эчүгә әйләндереп калдырабыз. Ни кызганыч...

Боламыктан фоторепортаж карагыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: