Туганайлар

Биш балага - бер ана

Әле кайчан гына иске елны озатып, Яңа - 2016 нчы елга аяк баскан идек. Инде, сиздерми дә, ике ае үтеп тә киткән. Март ае календарен ваклый башладык. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне килеп җиткән.

Язгы кояш нурлары һәм бөтенебезнең ягымлы елмаюы белән яктыртылган бу бәйрәмне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Ул - гүзәл затларыбызны олылау, аерата игътибар күрсәтү көне. Иң беренче чиратта, билгеле, ярату, олылау, хөрмәтләү сүзләре - газиз әниләребезгә. Алар безгә бетмәс-төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, безне тормыш авырлыкларыннан саклый, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Беренче яз гөлләре кебек, бөтен дөньяга матурлык, җан җылысы өләшә.

Газетабызның бүгенге бәйрәм санында укучыларыбызны гаҗәеп бер матур гаилә белән таныштырырга булдык. Ул - Мөслим районы Яңа Усы авылында яшәүче Игошевлар гаиләсе.

Бу семьяда үз әти-әниләрен югалткан ике кыз бала тәрбияләнә - Алина һәм Дарья. Менә шушы балалар өчен җанын ярып бирергә дә әзер ана - Валентина Геннадьевна һәм аның балалары турында булыр сүзебез.

Барысын да әти-әниле итәсе иде

"Әнә, кайтып киләләр. Янәшә икәү атлаучысы - минекеләр. Апаеның сумкасын рәтли олысы. Нәрсәдер турында сөйли үзе. Әйбәт билгеләр алган булырга тиеш, авызы ерык, кәефе шәп күренә. Математикасы аксый. Җүнсезрәк билге эләккәнен ерактан ук сизәм. Башын иеп, атлар-атламас кына кайта андый чакта," - диде ана, мәктәптән кайтучы балаларын тәрәзәдән күзәтеп.

"Исәнме, мама," дип сүз белән генә түгел, әниләрен кочып исәнләштеләр. Ана белән бала арасындагы җылылыкны, якынлыкны, эчке бәйләнешне менә шушы берничә секундлык аралашудан да күреп була. Үз аналары үз балаларын аңламаган, әллә нинди конфликтларга керә торган заманда яшибез. Ә болары бит - үзең тудырмаган балалар...

Валентина алай бүлеп караганны яратмый. "Барысы да минекеләр. Бездә алар - бишәү, һәм бишесе дә - үзебезнекеләр", - ди ул, башкача уйларга нигез калдырмыйча.

Ничек кенә яратма, ничек кенә тәрбияләмә, ничек кенә киендермә - барыбер син күзәтү астында. Авыл кешесе дә, мәктәп коллективы да, опека бүлеге дә карап тора. Хәер, башкалар гына түгел, җаныңа кереп оялаган "бу очракта ничек дөрес була?" дигән сорау-үлчәү берәмлеге күңелеңдә һәрвакыт уяу яши. Алдагы өчесен үстергәндә дә "дөрес эшлимме" дигән минутлар булгандыр инде ул. Дөрес булмаганы яңадан төзәтелгәндер, ә монда бит ялгышырга бөтенләй ярамый - нәтиҗәсе аянычлы бетәргә мөмкин...

Тәрбиягә бала алу уе яшүсмер чакларыннан ук яши икән Валентинада. "Педучилищеда укыганда, Бөгелмә балалар йортында практика үттем. Андагы сабыйларның ничек әти-әниләрен көтеп яшәгәннәрен күрсәгез сез. Эх, боларның барысын да әти-әниле итәргә иде," - дигән чынга ашмастай хыял белән яшәдем. Инде үз балаларыбыз үсеп җитеп, кайсы кая таралыша башлагач, ирем белән киңәштек тә, бер кыз бала алырга булдык", - дип, күңелендәгеләрен сөйләргә кереште ана.

Алина

"Бала алу өчен кирәкле бөтен процедураларны үткәч, Чаллыдагы "Мәрхәмәт" балалар йортына киттек. Әле безгә дигән бала килеп җитмәгән, диделәр. Танышу бүлмәсендә бер кыз бала утыра. Үз-үзен тотышы нәрсәдәндер курыккан "усал җәнлек" не хәтерләтә иде. Тәрбиячеләреннән кыз турында сораштык. Исеме - Алина икән. Моннан ике атна элек бер семья үзенә алган булган да, кире китергәннәр. Малайларына ошамаган, ди...

Бер мәлдә баланың карашы белән минем караш очрашты. "Бу бит - минеке!" дигән уй миемне яндырып үтте. Тик Алинаны алырга Мамадыштан тагын бер семья килеп җитәчәк икән. Ә минем - улымның присяга биргән частена барасым бар. Кимендә, бер атна вакыт үтәсе. Нәрсә дип әйткәнмендер, ничек дәлилләгәнмендер - Алинаның нәкъ менә минеке булырга тиешлегенә директорны ышандыра алдым.

Улыбыз яныннан кайту белән, "Мәрхәмәт"кә кабаттан килдек. Кызыбыз "усал җәнлек" сыман түгел иде инде. Шундый якын кешеләрен көтеп алгандай күреште безнең белән. "Кунакка кайту"дан бөтенләйгә торып калды . Беренче классны шәһәрдә укый башлаган иде, авылга кайткач, мәктәпне күрсәтергә булдык. Минем дә шушында укыйсым килә, дип, шул көнне үк мәктәптә калды. Укытучыларны да, балаларны да үз итте.

Дарья

Алина бездә бер ай чамасы яшәгәч, опека бүлегеннән, тагын бер кыз алырга теләмисезме, дип шалтыраттылар. Нәкъ менә шундый уй белән яшәгәнебезне ерактан сизгәннәр, диярсең. Бу юлы кечерәкләр яши торган балалар йортына килдек. Коридордан ике кыз баланы җитәкләп үттеләр. Берсенең аяк киемнәре уңы сулга бутап киелгән, ә берсенеке - дөрес. "Менә монысы минеке булырга тиеш," - дим (Алинаның сеңлесен китерделәр, дип, безне конкрет чакырганнар иде). Күрешү бүлмәсенә үттек. Килендәшем белән бергә идек. Ул: "Иди ко мне, Дашенька, " - диде. Мин дә: "Привет, Дашенька", - дип сәлам бирдем. Килендәшемә сөзеп кенә карады да: "Ты не моя мама, вот моя мама", - дип, кочагыма кереп сарылды. Аяк киеме дөрес киелгән бала, чыннан да, Даша булып чыкты.

Балага 3 яшь тә 3 ай икәнлеген телефон аша хәбәр иткәннәр иде инде. Бик кечкенә, аякка бастыра алырбызмы? Ирем дә, үзем дә олыгаюга таба барабыз бит инде, дип,бик икеләнеп кенә барган идем - Даша мәсьәләне чиште дә куйды. Бергә кайтып киттек. Күкрәгемә кулын салып йоклап китте. Төн уртасында уянып китсәм - елап ята. "Мама, син мине башка беркайчан, беркайчан да ташлап китмисеңме?" - ди, күз яшьләре аша. "Юк, кызым, беркайчан да ташламыйм," - дип, күкрәгемә кысып юаттым үзен. Шуннан бирле бергә яшибез. Быел беренче класска укырга керде. Бик тырыш, бик ягымлы кызыбыз."

Кыз бала тәрбияләүче әниләр колагына

Кыз бала тәрбияләү - аеруча җаваплы, аерата авыр эш. Валентина Геннадьевнадан кайбер алымнары, методикасы белән уртаклашуын сорадык.

- Кыз бала тәрбияләгәндә, аеруча, нәрсәгә игътибар итәргә?

- Тәрбиялелеккә. Кеше янында үз-үзеңне ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә ярый, нәрсәләрне ярамый - болар турында даими сөйләшәбез. Чит кешенекен түгел, өйдәге әйберләргә, ризыкка да рөхсәтсез кагылганнары юк балаларның. Кыз бала - булачак әни бит. Бу юнәлештәге тәрбиягә дә вакытны җәлләмәскә кирәк.

- Күп семьяларда кыз белән әни кеше якынаеп китә алмый. Кызлар серләрен әниләренә сөйләми, соңыннан ялгышлыклар килеп чыга. Ничек якынаерга?

- Сөйләшү, аралашу аша гына якынаеп була. Без бит аларның эчләренә, башларына керә алмыйбыз - анда нәрсә кайнаганын күрмибез. Ә сөйләшү аша моны белеп була. Мин үзем бөтен темаларга да сүз башлыйм. Җайлап кына, ипләп кенә. Олы кызларым да аларны бик яраталар. Алар белән дә серләшәләр. Балаң синең сердәшчең икән - тормыш итүе дә җиңел. Аннары, балаңа аны яратуыңны гел күрсәтеп торырга кирәк. Сине яратуларын тоеп, белеп яшәү - һәркем өчен рәхәт.

- Бәхетле әни - нинди әни ул?

- Минем кебек әни - бәхетле әни. Үзегез шуннан нәтиҗә ясагыз.

Валентина Геннадьевна! Сезнең сабырлыгыгыз, мәрхәмәтлегегез, олы йөрәкле булуыгыз алдында башыбызны иябез. Гаиләгезнең җылы учагы беркайчан да суынмасын, сүрелмәсен. Бәйрәм белән Сезне!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: