Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бигәшкәй», «Карендәшләр» региональ фестивальдә лауреат булдылар

27 январь Менделеевск районының Илнәт авылында “Песня – душа народа” III Төбәкара фестивале узды.

Фестивальдә Менделеевск кына түгел, күрше-тирә районнардан һәм Удмуртинең Грахов, Алнаш районнарыннан фольклор коллективлар һәм соло башкаручылар җыелды. Һәр катнашучы үз милләтенең культурасын тәкъдим итте.

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы клубы директоры Виктор Япаев жюри составында иде.

Керәшен халкының милли традицияләрен күрсәтеп, Иске Гришкин авылыннан “Бигәшкәй” балалар коллективы, “Бигәш” халык ансамбле солисткасы Ксения Япаева, шулай ук, Менделеевск районының Сәйтәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Карендәшләр” ансамбле чыгыш ясады.

("Карендәшләр" ансамбле)

“Бигәшкәй” ансамбле “Думбыра” композициясен башкарып, 2нче урын лауреат исемен яулады. Ксения Япаева “Ай, җаный” җыруын җырлап, 1нче урын лауреат булды. Ә “Карендәшләр”, шулай ук, фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, үз номинацияләрендә 2нче урынлы лауреат исемен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев