Туганайлар

Бәхәс

Пилкә карт Нинук белән Төлке тавының иң биек җирендә бик юан корган имән төбендә туктады. Аның инде кайрылары да кубып тора. Ул купшып торган берсен каерып алып җиргә ташлады. Кайры астына ниндидер әкәмтөкәмнәр, төрле бөҗәкләр ияләнгән. Бөҗәкләрнең бертөрлеләре, агачны астан өскә кадәр кимереп, онлы юллар салып йөргәннәр. - Корган агачны...

Пилкә карт Нинук белән Төлке тавының иң биек җирендә бик юан корган имән төбендә туктады. Аның инде кайрылары да кубып тора. Ул купшып торган берсен каерып алып җиргә ташлады. Кайры астына ниндидер әкәмтөкәмнәр, төрле бөҗәкләр ияләнгән. Бөҗәкләрнең бертөрлеләре, агачны астан өскә кадәр кимереп, онлы юллар салып йөргәннәр.

- Корган агачны корт баса шул, - дип куйды Пилкә карт үз- үзенә һәм Нинукка шушы карт имәннең башыннан узган хәлләр турында сөйләп китте.

…Төлке тавы түбәсендә үскән имәннең эре яфраклары кыштыр-кыштыр килеп тора. Алар үзара шулай аңлашалар. Җәйгә чыгуга җил аларны шулай сөйләштерә. Ә яфраклар кояшлы көндә тирә-якка күләгә төшереп, айлы төндә исә бөтен игътибарны җәлеп итеп, һаман акрын гына үзара гапьләшеп утыралар.

Төлке тавы җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвеккә муллыгы белән дан тота. Җәй көннәрендә шушы байлык-нигъмәтләрне җыю өчен кешеләр бирегә киләләр һәм эсселектән әлсерәп тәмам арыгач, имән күләгәсендә яшел яфрак­ ларның серләшүләрен тыңлап, хәл җыеп китәләр. Шуңа күрәдерме, урманда төрле агачларның бихисап күп булуына карамастан, бу имәннең даны ерак-ерак­ларга киткән була. Аның турында хәтта җырларга кушып җырлыйлар.

Карт имәнне зурлау, мактау көннән-көн ишәя бара. Имәнне хөрмәтләү сүзләре, беренче чиратта, яфракларга килеп бәрелә. Болай күкләргә күтәрүдән аларның башлары әйләнеп китә. Җилсез көнне дә үзара кыштыр-мыштыр килеп, серләрен бүлешә башлыйлар һәм үзләрен күтәреп торучы нечкә чемнәр белән бәхәскә керәләр.

- Әй, сез мескен чемнәр! Әгәр дә без булмасак, мондый мактау сүзләрен кайчан ишетер идегез микән? Безгә сокланмаган җан иясе юк. Без бөтен дөньяны яшеллеккә төреп, имәнгә дан китереп утырабыз. Бөтен агачның хозурлыгы безнең кулда...

Яфракларның болай мактанышуы нәзберек чемкәләрнең ачуын чыгара.

- Сүз дә юк, әлбәттә, сез матур, чибәр, - диләр чемкәләр. - Моның кадәресе дөрес тә булсын ди. Ләкин... дөньяда безнең барлыкны да исегездән чыгармагыз әле. Сез бит безгә генә тотынып үсә аласыз...

Шулвакыт юан ботаклар талпынышып, үзләренең барлыкларын белдереп, калын тавыш белән әйтеп куйдылар:

- Нәрсә сөйләп торалар бит, ә, хәчтерүшләр! Юан ботак, имәнне бимазалап, тагын бер тапкыр дер килеп селкенеп ала. Күп кенә яфраклар үзләрен тотып торучы чемкәләре белән җиргә очып төшә.

- Күрсәтәбез без сезгә хәзер кем кулында торуыгызны, - диләр юан ботак­лар.

Имән ызгыш-талашка әверелгән бу бәхәскә бик ачулана:

- Түземлегем җитеп, сезне тыңлап-тыңлап тордым да, хәзер чират миңа җитте, - дип куя ул. - Гәүдәмнән үсеп чыккан вак-төяк минем үземне бер читтә калдырып бәхәсләшә башлагач, миңа ни кала? Мин сезне тудырдым, мин сезне корытам, кара туфракка әйләндерәм!

Шул көннән башлап имән кәүсәсе буйлап сок йөрүдән туктый. Яфраклар җәй уртасында ук кибә, саргая. Хәлсез яфраклар җил чыккан саен җиргә очып төшә. Икенче язны имән бөтенләй яфрак ярмый. Яфрак, чем һәм ботакларыннан үч алырга теләгән имән үзе дә корый.

Кемгәдер үч итеп, үзеңә зыян салма!

Александр Филиппов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: