Туганайлар

Бәхетлеләрнең тәтәйләре янәшәдә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә сезгә әбием - тыл ветераны Спиридонова Анна Павловна турында язарга булдым.

Ул 1931 нче елның 10 маенда Мамадыш районы Комазан башы авылында туа. Дәһшәтле сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була. Балалык елларын шушы сугыш урлаган сабыйларның берсе ул. Тәтәйләре Павел Солнцев 1941 нче елның ноябрендә таң белән фронтка китеп бара. Кызларын, еламасыннар дип, үзен сугышка озатырга уяттырмаган. Шулай итеп, 4 кыз бала тәтәйләренең яу кырына киткәнен күрми кала. Гаилә дилбегәсе нәнәсе (Ю. Г.: безгә Маланҗа карт әби) белән Макар бабасы кулына күчә. "Тәтәй сугышка киткәч, олы бала буларак, бабайга төп булышучы мин идем. Урманда чытыр яндырырга да, ындыр табагы чист артырга да бабай белән икәү йөри идек. 1941 нче елны бездә борчак бик уңды. "Ирләрне бөтенесен дә сугышка алып бетерсәләр, борчак кар астында кала инде", - дип, бабайның бик борчылганын хәтерлим", - дип искә ала әби. Иртәнге биштән торып басуга чүп утарга йөргәннәр алар. Яз-көз кәс арасыннан, сукага җиккән үгезләрне куып йөргәннәр. Боларга өстәп, илдә ачлык, ялангачлык хөкем сөргән. Шуңа да карамастан, әби башлангыч белем алырга үзләренең авыл мәктәбенә йөргән. "Язарга дәфтәр, укырга китап юк. Бер дәфтәрне ике кешегә бүлеп бирә иде укытучы. Корымнан кара коеп, иске китапларның язуы арасына яза идек", - дип сөйли әби. Бишенче класска күрше Дүсмәт авыл мәктәбенә йөргән. Я өстенә кияргә кием булмаганлыктан, я колхоз эшенә йөргәнлектән, атнасына ике-өч кенә көн укырга барган. Шулай да бик зиһенле, акыллы бала була ул. Укытучылар да бик яраткан үзен.
Тәтәйләре сугышка киткәч тә, "Җимерек шәһәрләрне, авылларны үтәбез. Җирдә үлгән атлар, ватык машиналар ята", -дип хат яза. Соңгы хәбәре "Сугышка керәбез. Качымны иман әйтеп кидем..." - дип килә аның. Бүтән хатлар күренми... "Тәтәй яраланып эләккән госпитальне немецлар бомбага тоткан, шунда калган ул..." - дип күз яшьләрен сөртә әбиебез. 1944 нче елда бабайлары да үлеп китә. Бер авыру нәнәйләренә 4 кыз бала кала алар...
Сугыш беткән көнне дә бик яхшы хәтерли безнең әби. "Мәктәп ишегалдына бөтен авыл халкы җыелды. Ирләр картузларын күккә чөя, хатын-кызлар яулыкларын болгый. Әй көлешәләр, җырлашалар, әй кочаклашып елашалар... Сөенечнең чиге юк иде. Шул көнне бер пешереп ашарлык борчак бирделәр. Нәнәй аннан аш пешереп ашатты", - дип сүзен дәвам итә әби. Сугыш туктаганнан соң да бөтен авырлыклар безнең әбиләр җилкәсенә төшә. "Бәхетлеләрнең тәтәйләре янәшәдә, ә без ятим калган балалар..." - ди әби. Шулай да, сынатмый алар. Матур буй-сынлы, уңган булып үсә Макарларның кызлары.
1951 нче елның Нардуган атнасында төшлек сала әбиебез. Шырпыдан кое ясап, йөзеген шунда салып, насыйп ярым шушы коега су эчәргә килсен, дип йокларга ята. Төшендә зәңгәр сатин күлмәк кигән егет күрә. "Җәй көне басуга тракторга су алып барганда картымны очраттым. "Бу кешене төштә күргән идем бит!" - дип, карап тордым шушы егеткә. Нәкъ төштәгечә, язылышкан көндә зәңгәр сатин күлмәк кигән иде Питерем", - дип яшь чакларын искә төшерә әби.
Берсеннән-берсе матур, уңган 6 баланың белемгә омтылучан һәм хезмәткә гашыйк булып үсүләрендә, беренче чиратта, ата-ана тәрбиясенең нәтиҗәсе күренә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Бабай - гомере буе тракторда эшләп, авылдашларының ихтирамын казанган алдынгы механизатор, "Почет билгесе" ордены кавалеры. Әби исә, 15 ел почт альон булып хезмәт итә. Дүсмәт авылында ике җиргә йорт салып керә алар. Балалары бөтенесе дә яхшы гына укып, тормышта үз урыннарын табалар. Әби белән бабай гомер буе алар белән горурланып яшиләр. Олы уллары Виктор, Алабуга культура-а гарту училищесын тәмамлап, оста баянчы була. Балта остасы һөнәрен дә үзләштерә ул. Бүгенге көндә җор телле дәдәй - сәүдә белән шөгыльләнүче эшкуар. Кызлары Елена, безнең яраткан түтиебез, гомер буе заводта эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Степан дәдәй - тарихчы, укытучы. Бүгенге көндә Мамадыш районының "Балалар һәм яшүсмерләр йортын" һәм керәшеннәр оешмасын җитәкли. Үзенең моңлы тавышы, нәфис сүз остасы булуы белән һәркемдә соклану уята. Василий абый - тиңдәше булмаган кранчы. Үзенең осталыгы, төгәллеге белән эшендә һәм дуслары арасында хөрмәт казана ул. Кече кызлары Рима 27 ел инде авыл медпунктында фельдшер булып эшли. Әнием янына кешеләр тәннәренә шифа алырга гына түгел, җаннарына сихәт эзләп тә килә. Тормыш булгач, сөенече белән бергә көенече дә йөри шул. Яхшы гына армия сафларында хезмәт итеп, уңышлы эшли башлагач кына, кече уллары Павел чирләп китә. Озак кына авыртып ятканнан сон, 34 яшендә безнең арадан китеп бара ул. Ата белән ана өчен иң җанны телгәләгәне, үз балаңны салкын гүргә салудыр, минемчә. Шулай бер-берсенә терәк булып, 55 ел тату гомер итә алар. Кызганыч, бабайның арабыздан киткәненә быел 7 ел булды. Әби бабайны бик юксына. "Картымны сагындым..." - дип, күз яшьләрен әле һаман да сөртеп куя ул.
Хәзерге көндә әбинең бәхете менә дигән 5 баласында, 7 оныгында, 2 оныкчыгында чагыла. Кечкенәдән матур җырлар, шигырьләр өйрәтеп үстерде ул безне. Керәшен халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен белүем белән дә мин әбигә рәхмәтлемен. Берк айчан да төшенкелеккә бирелүне белмәгән, һәрвакыт күңеле көр булган әби, соңгы вакытта сәламәтлеге бик нык какшаса да, безне көчле рухлы, түзем булырга өйрәтә. Булганына шөкер итеп, киләчәккә зур өметләр белән яшәргә өнди ул барчабызны.
Рәхмәт сиңа, әбием! Юлия ГУБИНА. Мамадыш районы, Дүсмәт авылы
Тагын укыгыз:

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: