Туганайлар

Бәхет ул янәшәдә

Хатын-кыз бәхете нәрсәдә? Март аенда гүзәл ханымнарга бирелә торган традицион соравыбыз бу. Әлеге сорауны Чаллы шәһәре сәнгать колледжы укытучысы Галина Михайловна Сафина - Гарнышевага бирдек.

"Мондый фәлсәфи сорауга кыска гына итеп җавап биреп булмый. Түземлегегезне туплап, минем тормыш мизгелләрем турында да тыңларга туры килер үзегезгә, " - диде Галина Михайловна, елмаеп. "Бик рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Бәхеткә ирешү юлын белү барыбыз өченгә дә бик кирәк," - дип, бәхет формуласын тыңларга әзерләндек.

"Мин Кемерово ягында шахтерлар поселогында туганмын. Күмерле һава әниебезнең сәламәтлеген какшаткач, әтием семьясын үзенең туган ягына - Минзәлә районы Кадрәк авылына алып кайткан. Әниебез тернәкләнеп китә алмады - урынга ятты. Күп тә тормый, без - ике яшь баласын - ятим, әтиебезне - тол калдырып, үлеп тә китте. Үги ана тәрбиясендә үстек. Яңа ояда да ике бала туды. Дөресен әйтим: кайвакыт ипи-сөткә дә туймаган чакларыбыз була иде. Ничек кенә дисәң дә, үги ана - үги ана инде ул...

Унынчы классны бетергәч, әтиебез Алабуга педагогия институтына укырга барырга киңәш итте. Үзенең дә шул институтта укырга теләге булган, тормыш нужасы аркасында гына бармый калган. Мәктәпне бетергәч, берәр җиргә урнашып, акча эшлим, апайларымны киендерәм, үзем кешечә киенәм, дигән хыялым бар иде. Нишләргә? Әтинең сүзен дә аяк астына салып таптарга ярамый. Ул - атаклы Гарнышевлар нәселеннән. Алар нәселендәгеләр - бары да укымышлы.

Документларымны җыеп, Алабугага киттем. "Милиция мәктәбе" дигән җирдән үтеп барам. Аякларым үзләреннән-үзләре шунда тарта. Менә кайда әзерлиләр икән бит милиционерларны, ә мин кечкенәдән милиционер булырга хыялланам. Тоттым да шунда биреп калдырдым бар-күк кәгазьләремне. Өйдәгеләр белгәч, тетмәмне теттеләр. Бабайларым, аларның дәдәләре, нахак гаеп тагылып, күп михнәтләр күргәннәр икән. Җәфа чигүләрнең башында әнә шул - милиция хезмәтендәгеләр гаепле икән. Шулай дип аңлаттылар.

Нишлисең, укытучылык һөнәрен сайларга туры килде. Шатлана-шатлана укыдым, дип әйтә алмыйм. Лекциядә сөйләгәнне истә калдыра идем, имтиханнарда интекмәдем. Әйткәнемчә, Гарнышевлардан бирелгән геннар булышкандыр - диплом алып чыктым. Диплом яклаганда, улым Илназ да күтәреп йөртерлек иде инде. Аның белән бергәләп якладык.

Эшкә урнашу да үзеннән-үзе хәл ителде - Чаллы мәктәпләренең берсенә юллама алдым. Күңел ятмый гына бит укытучылык эшенә. Аякларга богау салганнармыни - барасым килмичә генә барам, балаларны сөймичә генә дәрес бирәм...

"Галина Михайловна, шундый матур итеп аңлатасыз, сезнең тавышыгызны тыңлар өчен генә мәктәпкә киләм," - ди бер чакны бер укучым. Әллә нишләп киттем. Оят булды үземә. Икенче бер вакытта тагын берсе: "Менә бу шигырьне үзегез сөйләгән күк сөйләргә өйрәтегез әле, минем дә сезнең кебек укытучы буласым килә", - ди. Тагын читен булды. Дәресләргә күңел биребрәк әзерләнә башладым. Мәскәүдә яшәүче бер укучымнан хат килеп төште: "Галина Михайловна, Юриспруденция китапларын тәрҗемә итәм, сезгә бик рәхмәтлемен. Дәресләрегезне шулай яраттым, шуңа күрә дә татар теле белән бәйле профессия сайладым," - дигән.

Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов Галина Сафинага Рәхмәт хаты тапшыра

Бу хәлләрне башта "розыгрыш" кебек кенә кабул итсәм дә, соңыннан уйлана калдым. "Ходай миңа бүләк иткән сәләтне күмәргә җыенам түгелме соң мин? Башкалар елый-елый тырышып та, мин ирешкән нәтиҗәгә ирешә алмый бит," - дим. Рәхмәт әйткән укучымның берсе - Илфир Якупов - бүгенге көндә Галиасгар Камал театры директоры. Икенчесе - Мәскәүдә югары постта эшләүче Рамил Шәрипов. Андый мисалларны бик күп санарга булыр иде.

Аяз көнне яшен суккан күк булды. Рәшә көтеп яшим түгелме соң? Коллективта хөрмәт итәләр, оештырыйм дисәм, кулымнан бөтен нәрсә килә. Шундый уйлардан соң, үз-үземә, сайлаган һөнәремә карашымны 100 процентка үзгәрттем. Бөтен барлыгымны, булдыклылыгымны эшкә җиктем. Нәтиҗәсе озак көттермәде - укучыларым шәһәрдә, республика олимпиадаларында призлы урыннар ала башлады. Бу - үземнең дә күңелемне үстерде, хезмәтемә түләү дә үзгәрде. Бәхетемнең янәшәдә - бер кулым җирдә генә икәнлеген аңладым.

Миндәге яхшы кәеф өйдәгеләрнең дә күңелен үстерә. Улым да, кызым да миндәге үзгәрешләргә сөенә. Ирем авырый иде, аннары бөтенләй китеп барды... Әгәр дә яраткан мәктәбем, яраткан эшем булмаса, андый кайгыны күтәрә алмаган булыр идем.

Мин, күбесенчә, югары классларда укыттым. Ник дигәндә - аларга мин кирәгрәк идем. Кайсы яшүсмернең проблемасы бар һәм ул аны кем беләндер бүлешергә тели - андыйларны шундук күреп алам. Күп нәрсәне әти-әни, дуслар белән бүлешеп булмый - чит кеше белән була. Барлыгын үзем дә белмәгән психологлык сәләте булгандыр миндә, табигатьтән бирелгән. Менә шул минем белән идарә иткәндер, дим.

54 нче гимназиядән киткәндә, директорыбыз Ралиф Сафиуллин: "Галина Михайловна, Сездәй укытучыны мин үз гомеремдә, күп булса, ике-өчне генә очраттым, рәхмәт Сезгә", - диде. Бу сүзләр минем өчен - иң югары Министрның авызыннан ишетелгән күк булды. Бәхетемнең түгелеп аккан чагы.

Берничә ел инде Сәнгать колледжында татар теле һәм әдәбияты укытам. Сәләтле, сәнгать дөньясының бөтен нечкәлекләрен аңлый торган балалар белән эшлим. Сүз уңаеннан, колледжда керәшен балалары да шактый. Алар белән керәшен темасына сөйләшәбез, җыр-көйләребезне өйрәнәбез. Республикабызның халык җырчысы Виталий Агаповның улы - Виктор Агапов та миндә укый. Искиткеч сәләтле укучы. Белмәгәне юк. Алар белән төрле конкурсларда катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Бер сүз белән әйткәндә - көндәлек хезмәтемнән "адреналин" алып яшим.

Башкаларга да киңәшем: ниндидер рәшә артыннан кумагыз, бәхет ул янәшәдә генә - танымыйча, үтеп китә күрмәгез. Минем шикелле.

Барыгызны да яз белән котлыйм һәм үз бәхетегезне табуыгызны телим.

Язып алды: Мария Насибуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: