Туганайлар

Бәхет төне

Яңа елдан ниндидер могҗиза көтәбез. Өмет-теләкләребезне дә Яңа ел курантлары суккан минутта кабатлыйбыз. Кемнәрнеңдер өметләре аклана, кемнәрнекедер киләсе Яңа елга чигерелә. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең хәтерендә маҗаралы Яңа ел төне истәлеге бар. Зәй районы Федоровка авылында яшәүче Зоя түти белән Кузьма дәдәй Ласточкиннар күңелендә дә андый истәлек саклана. 1959...

Көҗмә дәдәй ул вакытта Ирнә дигән авылда яши. Шәп егетләрнең берсе була. "Шәп" булгач инде, кызларны да башка авылдан күзли. Күрше Удиль авылыннан татар кызы - Мәдинә белән матур гына йөри башлыйлар. Алар урамнан җитәкләшеп узганда, Удиль авылының кияүгә чыгу яшенә җиткән 17 кызы ак көнләшү белән карап кала. Ә Ирнәдә, Көҗмәнең татар кызы белән йөрүен килештермичә, шундый такмак җырлыйлар.

Биек тауның башларында

Мичкә-мичкә керәчин.

Татар белән йөремәсәң,

Беткәнмени керәшен?!

Җыр-такмакларга исе китми аның. 1960 нчы елның Яңа ел иртәсен яшь хатын куенында каршыларга ниятли Көҗмә дәдәй. Яраткан кызына шул турыдагы уйларын җиткерә. "Бездә яшь киленне каршылауның үз йолалары бар. Сиңа шуларны үтәргә туры килер инде. Син йортка икона үбеп үтәргә тиеш буласың, " - ди егет.

"Кирәк булса, үзең үп," - ди дә, Көҗмә дәдәйне читкә тибәреп, кыз өенә кереп китә. Егет тә төшеп калганнардан түгел. Моңарчы Мәдинәдән башка бер кызга да күз салмаган Көҗмә тирә-якта никадәр матур кыз бар икәнен күреп ала. Әнә Атласовларның Зоя исемле кызлары! Буе дисәң - буе, үзе чибәр, үзе сөйкемле. Ул аяк атлаулары тагын, йөзеп килгән аккошмыни?!

Чүкечне кызуында сугарга ярата Көҗмә. 31 нче декабрь төнендә ул хатын кочагында булырга тиеш! Калган өч көндә ничек тә Зояның ризалыгын алырга кирәк!

Мәдинәсенең дә күрешәсе килеп йөри икән дә бит (иптәш кызлары килеп әйтте), тик инде Көҗмәгә Зоядан башка беркем кирәк түгел.

Зоя риза дип тә, риза түгел дип тә әлегә бер сүз дә әйтми. Шулай да, 31 ндә кыз сорарга килергә карар кыла егет. Күршедәге Симун дигән дустын кияү егете итеп алып, ат җигеп юлга чыгалар.

Зоя ялындырып торган арада, кияү егете кызның әти-әнисен ризалатып та өлгерә. "Кыюлык өчен"гә дип, Ирнәдә чакта ук шактый "төшереп алган" Симунга, ризалык билгесе итеп, кодалар да салып биргәч, егетебез бөтенләй йомшап китә. Моңарчы ризалыгын әйтмәгән Зояга, ризалашып, тизрәк юлга кузгалырга гына кала. Чыксалар - ат тугарылган, дилбегә-йөгәннәрнең берсе дә юк. Әйбәтләп сөйләшкәч, мөгаричен эчкәч, югалган әйберләрне табып китерәләр. "Ачу сакламас" өченгә дип, кияү егетенә тагын салып бирәләр.

Авылны чыктык дигәндә дә, очраган һәр борылышта, һәр калкулыкта да, чанадан төшеп калган кияү егетен бергәләшеп күтәреп салырга туры килә яшьләргә. Ничек кенә тырышмасыннар - 12 гә хәтле кайтып өлгерә алмый алар. Бересенә чыккач кына кайтып җитәләр. Кайтсалар - өй тулы кунак - килен каршыларга җыелганнар. Юл буенча кияү егете күтәреп, җеп өзәр җегәрләре дә калмаган яшьләргә иртәнгә кадәр кунак сыйларга туры килә...

"Зоямны кайчан кочагыма алырмын, дип, хыялланып, яңа ел иртәсен җиткердек. Аннары, эшкә чыгып китәргә туры килде. Кич кайткач, әти-әниләр белән Удильгә кода-кодагый көйләргә барасы булды. 31 нче декабрьдә яшь хатын кочагына керәсе килү теләгем көнендә үк тормышка ашмаса да, калган гомеребезне бер-беребезне яратып, хөрмәтләп, ярты сүздән аңлый торган парлар булып яшәдек. Мәдинәгә рәхмәт, вакытында туктата белде. Тормыш корганда, үз кешеңне сайларга кирәк. Әле бит синең дәвамың да буласы. Анысын да истән чыгарырга ярамый", - дип, сүзен төгәлләде Көҗмә дәдәй.

Зоя түти дә аңа табарак елышып куйды. Аларны күзәтеп тору ук күңелгә рәхәтлек бирә. "Әнекәем, күз генә тимәсен үзләренә," - дисең. Февраль аенда Көҗмә дәдәй 80 яшьлек юбилеен каршылый. Алга таба да шушылай, матур пар булып, сәламәтлек белән яшәргә язсын үзләренә.

Кем белә, Көҗмә дәдәй килен төшерүне 31 нче декабрьгә билгеләмәсә, бәлки, бу бәхет аларны читләп үтәр иде. Яңа ел могҗизалы була шул ул!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: