Туганайлар

Бәгырьне өшеткән көн

15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга - 26 ел 1979 елның 27 декабрендә, Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә, Әфганстан территориясенә безнең гаскәрләр кертелә. Солдатларга язылган мөрәҗәгатьтә түбәндәге сүзләр була: "Совет хөкүмәте карары, Әфганстан хөкүмәте үтенече һәм дуслык, хезмәттәшлек, үзара татулык турындагы совет-әфган килешүе нигезендә син чикләнгән күләмдәге Совет гаскәрләре составында...

15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга - 26 ел

1979 елның 27 декабрендә, Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә, Әфганстан территориясенә безнең гаскәрләр кертелә. Солдатларга язылган мөрәҗәгатьтә түбәндәге сүзләр була: "Совет хөкүмәте карары, Әфганстан хөкүмәте үтенече һәм дуслык, хезмәттәшлек, үзара татулык турындагы совет-әфган килешүе нигезендә син чикләнгән күләмдәге Совет гаскәрләре составында Әфганстан территориясендә булып, безгә дустанә мөнәсәбәттәге ил халкына интернациональ ярдәм күрсәтәсең. Безнең көньяк чикләребезнең иминлеген саклыйсың".

Илебез өчен бик кыйммәткә төшә әлеге интернациональ бурычны үтәү. 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең тирәсе инвалид солдат кайта... Исән кайтканнарының да язмышлары такыр юлдан тәгәрәп кенә бармый... Сугыш аларның сәламәтлекләрен какшаткан, саулыкларын алган, психикаларын үзгәрткән булып чыга.

Әфганстан территориясеннән безнең солдатларны чыгаруга 26 ел вакыт үтеп киткән, ә кертелүләренә инде - 35 ел. Беренче югалтуларга, беренче батырлыкларга да шулкадәр гомер үткән. Күңел яралары инде төзәлгәндер, җәрәхәтләр тигезләнгәндер дисең... Юк икән шул. Газизләрен югалткан әниләрнең дә, сөйгәннәрен югалткан тол хатыннарның да, әтисез калган балаларның да җәрәхәтләре һаман төзәлмәгән икән. Очрашу-күрешүләрдә моны үз күзләрең белән күреп, йөрәгең белән аңлап кайтасың. Тукай районы Княз авылында яшәүче Поповлар белән очрашкач та, бала югалту кайгысының никадәр ачы булуын тагын бер тапкыр күрдек.


"Үзен көткәндә - табуты кайтты"
"Александр дәдәгез белән яшьли өйләнештек, - дип сөйләп китте истәлекләрен Вера түти. - Мин Җәйләүгә сукыр әбием янына булышырга кайтып йөри идем. Бер чакны пич башында утырам шулай. Берәү сызгыра. "Әнә, Сандырың килгән, сандугач булып сайрый, бар чык инде", - ди бабай. Минем чыгасым килми. "Бар инде, бар", - дип, ирексезләп диярлек чыгарды ул. Александрга аларның очында яшәүче ике кыз да ияргән. Аны-моны уйламый, урам буйлап киттек. Үзләре турысына җиткәч: "Безнең бүген әниләр өйдә юк, әйдәгез, утырмага керәбез", - ди Александр. Аның сүзләрен теге кызлар да куәтләде. Риза булдым. Бусагаларыннан атлап кергәч, күрәм - өйләре тулы кеше. Өстәлләре дә көйләнгән. Болар килен төшерергә әзерләнгән икән. Ә килен - мин. Соңыннан гына белдем: Александр минем бабай белән алдан сөйләшеп, килешенеп куйган булган. "Мин бит әле яшь, унҗидем яңа тулып китте, укыйсым да бар", - дип елыйм. Теге ике кыз егетне үтереп мактыйлар: үзе гармунчы, үзе шундый матур җырлый, бөтен эшне башкара, мондый егет тирә-якта берәү генә, диләр. Тәки җиңделәр - шулай Поповларның киленнәре булып калдым.

Александр белән тату яшәдек. Өч бала тәрбияләп үстердек. Шактый гына гомерне Омск якларында үткәрдек. Балаларыбыз да шунда туды. Иван, Венера, Сергей... Өч бөртек кенә бит алар... Шул өчнең берсен югалтырга туры килде...

Сергеебызны 1984 елның апрелендә хезмәткә алдылар. Әфганстанда икәнен белә идек. Исән-сау кайтсын, дип, көн дә теләк иттек. Кайтыр вакытлары да җитте. 1986 елның 3 мае. Атнага каршы көн. Иртәгә - Пасха! Өйләр юылган, бәйрәмчә киендерелгән. Мунча кереп чыккач, киленебез Вера белән (Олы улым - Иванның хатыны) күп иттереп күкәй мандык. Күкәй табагы тирәсендә Иванның малае - Сергей бөтерелә, сөенечләрен күрсәтеп, быты-быты килә. Сергей дәдәсе армиягә киткәндә туып кына калган иде ул. Исемен кем дип кушабыз, дигәч, киленебез: "Сергей булсын", - диде. "Бер Сергей бар бит инде семьяда", дигәнгә: "Нәкъ менә шуның өчен - Сергей, минем улым да олы дәдәсе кебек әйбәт булсын", - дип куйды килен. Бәйрәмне иң нык көткән кеше - әнә шул оныгыбыз. Хәер, мин дә дулкынланып көтәм быелгы Олы көнне. Нигәдер, Сергей улым: "Бәйрәмгә дип ашыктым", - дип, нәкъ шул көнне кайтып төшәр кебек.

Йөрәк әллә нәрсәгә талпына. Өйдә генә утырырлык түгел. Бакчага чыгып киттем. Пленка астындагы кыярлар шау чәчәктә утыра. Берничә көннән өлгерәләр. Солдат паегы белән генә яшәгән улымны кинәндерермен, Алла боерса, дим. Турыбызга сельсовет машинасы килеп туктады. Кабинадан авыл Советы секретаре Александр Волков белән хәрби киемдәге кеше төште.

"Өйдә кемнәр бар? Александр Семенович өйдәме?" - дип сорадылар. Ишектән кергәч: "Без бит сезгә начар хәбәр белән - берничә минуттан улыгызны китереп җиткерәләр. Дөресрәге, - аның гәүдәсен..," - диделәр. Аннан нәрсә булганын хәтерләмим. "Мин бит сезгә сау-сәламәт баламны җибәрдем, кайтарыгыз миңа шундыйны", - дип кычкырганым гына истә. Егылганмын, уколлар кадаганнар. Ике тәүлек буена гроб яныннан китмәдем. Күмәргә кирәк бит, дисәләр дә, рөхсәт бирмәдем. Өченче тәүлек киткәч, язмыш белән ризалаштым. Ул көнне ишеп кар яуды. Бөтен дөнья ап-ак булды. Май аенда яуган ул кар, табигатьне генә түгел, минем бәгыремне дә гомерлеккә өшетте. Бер генә ата-анага да бала югалту ачысын татырга язмасын, аннан да олы хәсрәт юк дөньяда".

"Истәлеге яши"
"Июнь башларында хезмәтен тутырып, безгә Сергеебызның Илдус исемле хезмәттәше кайтты, - дип истәлекләрен дәвам итте Александр дәдәй. - Күрше Мусабай авылыннан ул. Аның сөйләве буенча, Сергей белән тагын бер солдатны, яхшы хезмәтләре өчен, иптәшләреннән
алданрак, өйгә җибәрәсе булганнар. Командиры безгә язган хатларында: "Ваш сын всегда впереди", - дип яза торган иде. 10 майда өйгә очырылачагы турында приказ да булган. 26 апрель көнне алар колоннасына һөҗүм иткәннәр. Дошман пулясы Сергейның башына эләккән. Госпитальгә барып җитә алмаган, юлда җан биргән.

Ул чакта семьябызга килгән авырлыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Әнисе үзе дә чак кына исән калды. Улыбызны җир куенына тапшыруга 28 ел үтсә дә, аны искә алмаган көнебез сирәк. Кайбер якларда Әфган сугышында үлеп калучыларны искә дә алмыйлар икән, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Без алай дия алмыйбыз. Сергей укыган мәктәпкә аның исемен бирделәр. Мәктәптә аның истәлегенә оештырылган музей почмагы бар. Культура йорты каршысында өч егеткә - Чечняда үлгән Валерий Пучининга, Валерий Максимовка һәм безнең Сергейга багышлап, памятник торгыздылар. Якын көннәрдә клуб эчендә музей ачыласы. Улыбызның киемнәрен, фотографияләрен, ул ясаган әйберләрне алып китеп урнаштырдылар инде. Тантаналы ачылуын гына көтәбез. Мәктәптән дә, авыл җирлеге идарәсеннән дә, военкоматтан да килеп, хәлләребезне сорашып торалар. Үзе белән хезмәт иткән дуслары да онытмый. Нишлисең, Ходай улыбызга әнә шундый язмыш җибәргән. Үлсә дә үлмәслек язмыш.

Сергей Омск өлкәсендә туган иде. Ул туган поселокның (Полтавка районы Гостиловка поселогы) бер урамы да Сергей Попов исеме белән йөри икән. Рәхмәт инде барысына да, безнең балабыз истәлеген шулай зурлаганнары өчен.

Илләр генә тыныч торсын, яңа сугышлар башланмасын. "Интернациональ долг"лар килеп чыкмасын. Егетләр солдат хезмәтен башкарырга тиеш инде ул. Һәммәсенә дә ул хезмәтне тыныч шартларда үтәп кайтырга язсын".

Әфган сугышына төрле бәя бирелә. Бармасыннар иде, чит илнең эчке политикасына тыгылмасыннар иде, диючеләр дә бар. Әле ярый ул чакта көньяк чикләребезне саклап калдык, хәзер нәрсә булыр иде - уйларга да куркыныч, дигән аек бәя бирүчеләр дә күренә. Ничек кенә булмасын, ул егетләр - приказны тикшерүчеләр түгел, ә аны үтәүчеләр. Үзләренең гомерләрен, әти-әниләренең исәнлекләрен биреп. Гүр туфраклары җиңел булсын!

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим