Туганайлар

Бүген Ямаш Игәнәйне искә алу көне

Ямаш Игәнәйнең шигырьләрен тәкъдим итәбез

Аллам, дисәң...

Аллам, диген, Аллам, дисәң –

Яктырып китәр бар Җаның

Һәм языклардан арынып,

Сафланыр Рухың, Вөҗданың.

 

Аллам, диген, Аллам, дисәң –

Куәт иңәр Җанга изге.

Күңелеңнән гел кабатлап

Тор иң олы шушы сүзне.

 

Аллам, диген, Аллам, дисәң –

Булыр ул һәрчак җаныңда.

Уең, эшең изге итәр,

Кичерер языкларың да...

 

Аллам, диген, и ярлыка,

Кылган бөтен гөнаһымны.

Кабул итче, чын күңелдән

Китергән бу Иманымны.

 

Юлым якты, кылганнарым

Гел игелек булса иде.

Шул игелек һәрбер Җанга

Мөлдерәмә тулса иде.

 

И. Ходаем, кыласымны

Гел изгелек язсаң иде.

Иман белән торсам иде,

Иман белән ятсам иде...

 

Карендәшкә

Җир йөзендә күпме керәшен бар,

Илдә-көндә күпме исәбе?

Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең

Сау-тазамы тамыры, үзәге?

 

Карлы-бозлы яңгыр, заман җиле

Бәгыреңне өтеп исәме?

Яман телләр җанга салган яра

Үзәгеңне, әрнеп, өзәме?

 

Иркә ачып бер утырыйк әле,

Эчең бушар, зарың сөйләрсең.

Синдәй эчкерсез зат бүтән юк бит,

Карендәшем, асыл керәшен.

 

Инде ару гына яшә берүк.

Келәүләрең кирләп китмәсен.

Имәндәй нык, таза нәсәбеңнең

Бөреләрен кырау өтмәсен.

 

Илдә-көндә күпме керәшен бар?

Беркем белми төгәл исәбен.

...Керәшенгә көн килерме бер, дип,

Өзгәләнә бары үзәгем...

***

Мәңгелектән илаһи моң иңә,

Чаң авазы булып җанга дәшә:

“Бу дөньяга иман белән килдең,

Иман белән берүк, Кешем, яшә!

 

Авызың ач һәрчак иман белән,

Иман китермичә бер сүз дәшмә.

Илаһи нур иңдер күңелләргә,

Җакты кояш булып җирдә җәшнә!”

 

Мәңгелектән якты аваз килә,

Изге Иман булып, җыру булып:

“Изге булсын, Кешем, һәр исәбең”.

 

Илаһи нур булып күңелемә

Мәңгелектән изге Аваз иңә:

“Ходаеңнан алган изгелекне

Тарата күр, Кешем, син дә җиргә!

 

Илаһи ут Җанда саумы, Кешем,

Савап булып иңәрлекме Көчең?

Уең Изге, Ару, Таза икән –

Имлә бу Дөньяның бозык төшен!”

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: