Туганайлар

Без ничек башладык

Республикасында керәшен культурасын үстерү буенча рәсми оешма төзелүгә быел 30 ел тулды

Узган гасырның 90нчы елларында Советлар Союзы территориясендәге күп гасырлар янәшә яшәгән халыкларның үз милли үзенчәлекләрен барлау һәм үстерү буенча иҗтимагый күтәрелеш хәрәкәте көчәйде. Әлбәттә, бу Советлар Союзындагы демократик үсеш нәтиҗәсендә тормышка ашырыла башлады. Шушы сәяси-милли хәрәкәт дулкынында республикабызда, рәсми нигездә, татар иҗтимагый үзәге (ТОЦ) төзелде һәм аның иҗтимагый активлыгы республикакүләм дәрәҗәгә күтәрелде. Бу хәрәкәт, нигездә, мөселман татарлары тарафыннан үсеш алды.

1920–30 елларда христиан динле керәшеннәрнең үзенчәлекле тарихи тормышы шактый активлардан була. Әмма Сталинның шәхес культы башланып, илдә атеизм пропагандасы бик нык көчәйгәч, республика иҗтимагый тормышында ул бик нык тыела башлады һәм узган гасырның утызынчы елларыннан соң бөтенләй тукталды. Ә менә 1990 елларда республикада ТОЦ төзелгәч, мөселман динендә булмаган керәшеннәр җәмәгатьчелеге ТОЦ оешмасы карамагында керәшен бүлеге оештыру мәсьәләсен күтәрә башлады. Мин, шәхсән, бу турыда татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Марат Мөлеков белән киңәшләшеп, ТОЦ карамагында керәшен бүлеге булдыруга аның телдән ризалыгын алдым. Ләкин бүлекне оештыруны киң күләм керәшен җәмәгатьчелеге, аның ризалыгы белән генә рәсмиләштереп булуы көн кебек ачык иде. Моны Татарстанда һәм күрше республикаларда яшәүче күпсанлы керәшеннәрнең киң күләмле вәкилләренең гомуми җыелышыннан башка эшләү мөмкин түгел иде.

1989 елның 5 декабрендә Казанның Тинчурин театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгы Бөтенсоюз керәшен фольклор коллективлары көче белән зур күләмле концерт оештырды. Аның видеоязмасы 1990 елның 19 июлендә Казан телевидениесеннән дә күрсәтелде. Мин концертта чыгыш ясаучылар һәм тамашачылар нигездә керәшеннәр булуын искә алып, концертны оештыручылар рөхсәте белән концерт азагында сәхнәдән залга Марат Мөлеков белән киңәшләшүем һәм ТОЦ карамагында керәшен бүлеге оештырырга кирәклеге турында сөйләдем. Бөтен зал кул чабып, бу тәкъдимне хуплады һәм концертның бу өлешен керәшен иҗтимагый активларының гомуми җыелышы дип игълан итте. Җыелыш ТОЦ карамагындагы керәшен бүлеген булдыру өчен оештыру комитеты кирәклеген белдерде һәм, бертавыштан, Григорий Родионов, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Геннадий Макаров, Максим Глухов, Аркадий Бикжанов, Николай Евстафьев составында оештыру комитеты төзеде.

Соңрак, керәшеннәрнең фольклор мирасына һәм аның бүгенге торышына багышланып, ТАССР мәдәният министрлыгы, ИЯЛИ һәм композиторлар Союзы уздырган фәнни-методик конференциядә бу исемлек расланды, оештыру комитеты рәисе итеп Григорий Родионов сайланды. Конференциянең бу өлешен оештыруда һәм документлаштыруда ул чактагы дәүләт һәм партия эшлеклесе Аркадий Фокин зур активлык һәм эшчәнчек күрсәтте. Соңыннан бу оештыру комитеты тәкъдиме белән, Татарстанның, Казан шәһәренең, Чаллы, Түбән Кама һәм башка районнарның керәшен оешмалары төзелеп, бүгенге көндә алар рәсми рәвештә үз эшләрен уңышлы гына алып баралар.

Шулай итеп, Татарстан Республикасында керәшен культурасын үстерү буенча рәсми оешма төзелүгә быел 30 ел тулды һәм мин сезнең барыгызны да чын күңелдән шушы олы, тарихи юбилей белән котлыйм.

Григорий Родионов,

Татарстанның халык язучысы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: