Туганайлар

Без моны булдырдык, диде зәйлеләр

Зәй районында, ничә еллардан бирле омтылып та, төзелә алмаган керәшен җәмгыяте, ниһаять, төзелде.

Ул тарихка 2016 елның 27 февраль датасы белән кереп калыр. Чөнки Зәй керәшен җәмгыяте идарәсенең беренче утырышы, резолюцияне кабул итү вакыты шушы дата белән теркәлде. Утырышта идарә членнары, бертавыштан, үзләренең җитәкчеләре итеп, Федоровка авылы тумасы - Иван Федорович Яковлевны сайладылар. Бу - демократик сайлау да 27 февраль көне белән протоколга беркетелде. Менә шулай. Бик озак җыенганнар иде зәйлеләр - берничә сәгать эчендә, бөтен пунктларын законга туры китереп, яңа җәмгыять төзеп куйдылар. Җиң сызганып, эшләргә йөкләмә алып, өйләренә таралыштылар.

"Үзебезнекен саклыйк, "читләр"не кертмик"

Зәйдә керәшеннәр күп яши, дип әйтүләре хак икән. "Октябрь" исемендәге Культура йортының Концертлар залына 500 дән артык керәшен кешесе килеп утырган. Әле аның болары - сайланган делегатлар гына. Килергә теләүчеләре күпме калгандыр тагын. Залдагы халыкның үз киләчәгенә карата битараф түгел икәне чыгыш ясаучыларның сүзләреннән дә, залда утыручыларның активлыкларыннан, алкышларыннан да күренеп торды. Район башлыгына карата хөрмәтләре, аны якын итүләре зәйлеләрнең йөзләренә чыккан. Ике як та бер тәртәгә җигелеп тартканда, районның эшләре дә алга бара. Елны 10 процент үсеш белән йомгаклаулары да шул турыда сөйли (ә бит республиканың күп кенә районнары елны "минус" билгесе белән төгәлләде). Рәзиф Кәримов үзе дә чыгышында: "Эш күрсәткечләребез югары, тормышыбыз яхшы якка үзгәрә икән, милли бәйрәмнәребезне үткәрергә, йола-традицияләребезне саклап калырга да мөмкинлегебез арта, дигән сүз. Булганның кадерен белик, сакларга өйрәник. Районыбызда нинди милләт халыклары яши, барысына да үзләренең культурасын үстерергә мөмкинлек тудырыйк. Ә "читтән килгән котыртучылар" га "юк! " сүзен әйтә белик" , - дип, милләтара ызгыш чыгарырга йөрүчеләр дә бар икәнен ассызыклап үтте район башлыгы.

Зәй конференциясенә олы кунаклар да чакырылган. Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты председателе Людмила Белоусова, танылган якташлары - бер семьядан ике профессор - ирле-хатынлы Татьяна белән Николай Дунаевлар, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшеннәре җитәкчесе Виталий Агапов, "Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Алиса Спиридонова, якташлары, талантлы шагыйрь Никифор Тукмачев, Әлмәт һәм Бөгелмә епархиясеннән килгән батюшкалар һәм башка хөрмәтле кешеләр. Бу - Зәй конференциясе эшенең төрле юнәлештәге мәсьәләләрне берләштереп оештырылуы турында сөйли.

Чыннан да, конференциядә керәшен атамасының каян килеп чыгуы, керәшеннәр тарихы, алда торган проект-планнар турында да уртага салып сөйләштеләр. Республика керәшен оешмасы җитәкчелегендә төрле төбәкләрдә оештырылган эшләргә дә, яшьләр тәҗрибәсенә дә тукталдылар. Кыенлыкларның җитәрлек булачагын да билгеләп киттеләр. Сүз сөйләүчеләр арасында якташлары - Югары Баграж авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Түбән Кама каласында яшәп иҗат итүче шагыйрь - Никифор Тукмачев чыгышы эчтәлеге, эмоциональ яңгырашы белән башкаларныкыннан аерылып торды. Язмабызда аның чыгышына тулырак тукталып, бүгенге көн иҗат кешесен нәрсә борчый, гомумән, керәшен мәсьәләсе ни хәлдә - шуларны шагыйрь күзлегеннән билгеләп китәрбез.

Тукмачев "тукмагы"

"Зәй төбәгендә дә шушылай бергә җыеласы көннәр бар икән, шөкер Ходайга. Ниһаять, безнең төбәктә дә керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте төзүгә ирештек. Гомерле булсын, эшләре уңышлы барсын. Иң изге теләкләремне теләп, чын күңелдән сөенәм моңа. Милләтебезнең телен, динен, җыр-моңнарын, гореф-гадәтләрен саклап, киләсе буыннарга тапшыруда үз өлешен, һичшиксез, кертер, дип ышанам. Алда торган эшләрнең чуты-кырые юк. Мондый җәмгыятьләр инде күп төбәкләрдә эшләп килә, сез беренчеләр түгел, шуңа күрә авырлыкларны җиңеп чыгарыгызга да өметем зур.

Милләтебезнең үзаңы үсә. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки безнең бер халыктан да ким җиребез юк. Авыз тутырып мактанырлык, горурланырлык кыз-уллары бар керәшен халкының. Рейхстагка беренче Җиңү байрагы элгән Григорий Булатовлары, әсирлек җәфалары күреп тә, башын имәгән генерал Карбышевлары, Брест крепостен саклаган майор Петр Гавриловлары, очучы-герой Ольга Санфировалары һәм тагын-тагын әллә кемнәре бар керәшен халкының. Фән, дисәң - галимнәре, академиклары,спорт дисәң - дөнья, Олимпия чемпионы, язучылары, артистлары, хезмәт батырлары бар Зәй төбәгенең. Ул безнең районныкы, ул безнең авылныкы, ул безнең як керәшене, дип әйтүе генә дә ни тора бит! Шушы санап чыккан геройларым гына да, татар булсалар, инде алар исеме белән аталган никадәр урам, мәйданнар, музейлар барлыкка килер иде. Ә без башка кавемнән шул...

Без үзебезне сабыр халык, дип әйтергә яратабыз, сабырлык кына түгел бу. Дистә еллар буена кимсетелү нәтиҗәсендә психикасы үзгәргән бер сыйфаттыр бу, минемчә. Заманалар үзгәрде, бераз тын да ачылды кебек. Телевизордан ничәмә-ничә каналлар күрсәтелә, радиостанцияләр тәүлекләр буе сөйләп тора - кирәген дә, кирәкмәсен дә тапшыралар. Ә керәшеннәрнең нәрсәсе бар? Радиодан "Арумысез, карендәшләр" тапшыруын алып баралар иде. Айга бер тапкыр - 15 минут... Бетте - анысын да яптылар. Ямаш Игәнәй сәламәтлеге, җаны бәрабәренә кыю гына "Керәшен сүзе" дигән газета чыгара башлаган иде. Анысын да бетерделәр. Ярый әле Ямаш агай үлеп котылды, йөрәге мондый авырлыкны барыбер күтәрә алмаган булыр иде.

Тапшырулар карыйм, тыңлыйм. Милләтне, телне сакларга кирәк, татар бетә, дип, борчылып сөйлиләр. Ә керәшен милләте әллә кайчан "үлем түшәгендә". Аның телеканалы да, радиосы да, журналы да, театры да юк. Керәшен халкы, аның культурасы бетә, дип сүз кузгаткан кеше дә юк...

Читтә яшәүче милләттәшләр дип, дөньяның төрле төбәкләрендә яшәп ятучы татарлар турында дистәләгән тапшырулар чыга, алар өченгә дип, уку әсбаплары, китаплар бастырыла. Ә борын астында кулга-кул тотынышып хезмәт иткән халык турында искә алучы юк.

Бәлки миңа гына - керәшенлеккә җаны сусаган кешегә генә - шулай тоеладыр. Шөкер, рәхмәт, "Бәрмәнчек" ансамбле эшли. Айга ике мәртәбә чыга торган "Туганайлар" гәҗите бар. Үлмәс җанга - бер сәбәп. Аның да тиражы - 2044 данә. Оят бит, карендәшләрем. Ояты читләргә түгел, үзебезгә. Зәй районының үзенә 2000 данә килсә, әйе, без әле бар, без әле яшибез, дияр идең. Керәшен дөньясында барган бөтен яңалыклар, тарих, дин, киңәшләр, сәнгать - барысы да чагыла бит анда. Ә без аңа битараф, чөнки без үзебезне үзебез хөрмәт итмибез. Шуңа карап - безгә мөнәсәбәт. Шырдый-бырдый яза торган уртак түшәк һәм башка гайбәт яза торган гәҗитләрнең тиражы күпкә артык...

Түбән Кама шәһәрендә басылып килүче "Туган як" гәҗите махсус бит - "Карендәш" сәхифәсе чыгара. Керәшен дөньясындагы яңалыкларны, проблемаларны даими яктыртып бара. Милләтебезнең үзаңын күтәрү өчен, "Зәй офыклары"ның да өлеше кирәктер".

Тукмачев үзенең чыгышын шигъри юллар белән йомгаклады. Ул шигырьне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Керәшен син...

Тир түгеп, дан яуласаң да - керәшен син,

Тормыш төбендә аунасаң да - керәшен син.

Исемеңне үзгәртсәң дә - керәшен син,

Кемгә барып үзләшсәң дә - керәшен син,

Милләтеңнән ваз кичсәң дә - керәшен син,

Бил бөксәң дә, тез чүксәң дә - керәшен син.

Ак моң булып түгелсәң дә - керәшен син,

Яшьләреңә күмелсәң дә - керәшен син.

Җан ачыңны ачалмыйсың - керәшен син,

Язмышыңнан качалмыйсың - керәшен син,

Терсәгеңне тешләсәң дә - керәшен син,

Җәфаланма, нишләсәң дә - керәшен син,

Затыңа тамга уелган - керәшен син,

"Көфер" пичәте куелган - керәшен син.

Никифорның шигырендәге әлеге юллар конференциядә катнашкан һәр кешенең йөрәгенә барып ирешкәндер. Башкача була да алмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: