Туганайлар

Без аны яратабыз!

"Туганайлар"ның ветеран журналисты, этнограф-белгеч, һәм, гомумән, бик әйбәт кеше - Валентина Петровна Максимова бу көннәрдә түгәрәк датасын билгеләп үтә. Әле туган көн үзе җитмәгән, ә аны котларга теләп, хәбәр җибәрүчеләр саны - инде бихисап. Беренче өлгергәннең урыны түрдән, дигәндәй, кемнәр безгә алданрак чыкты - шуларга сүзне бирәбез, ә өлгермәүчеләр, юбилярның...

Аны электән белү - үзе зур бәхет
Геннадий Макаров - фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты:
"Валентина Петровнаны шундый матур түгәрәк юбилее белән котлыйм. Аңарга исәнлек-саулык, тынычлык телим. Гаиләсендә иминлек булсын. Андагы иҗат уты сүнмәсен, халыкка хезмәт итү дәрте шулай ук сүрелмәсен.
Валентина Петровна ул - безнең халыкның йөзек кашы. Керәшен сәнгате буенча ул безнең бердәнбер белгечебез. Без аның алыштыргысыз икәнен беләбез, яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул, гомумән, безнең халык өчен генә түгел, ә Республика буенча күренекле шәхесебез. Аның чиккән сөлгеләре, сәхнә өчен теккән этник костюмнары, күлмәкләре безнең сәнгатебезнең ни дәрәҗәдә югары булганын күрсәтә.
Мин инде Валентина Петровнаны бик күптәннән беләм. Без бергә Лениногорск музыка-художество училищесында укыдык. Белемле, кешелекле, эстетик зәвыклы булуы, күркәм холкы белән ул чакта ук аерылып тора торган студент-шәхес иде Валентина Павлова. Һәм ул нәкъ шундый булып калды да. Андый кешеләр белән электән үк таныш булу - үзе бер бәхет. Чөнки аның белән күрешкән, аралашкан саен, башта матур-матур фикерләр туа, яңадан-яңа эшләргә тотынасы килә. Ул үзе дә матур итеп эшли, башкаларны да шул матурлыкны күрергә, бәяләргә өйрәтә. Менә шундый кеше ул безнең Валентина Петровна. Алдагы көндә безнең халыкны тагы да сөендерсен, яшьләребезне үстерүдә, аларны алмаш итеп әзерләүдә үз көчен әле куйсын иде. Аның кыйммәтен, кадерен без беләбез, без аңа мохтаҗ".
Теләгәненә ирешә торган кеше
Фәнзилә Солтанова - " Туганайлар"ның Чаллыда чыккан чоры хезмәткәре:
"Валентина Петровна белән шактый еллар бер коллективта эшләдек. Бөтен яктан да универсаль кеше ул. Нинди генә темага сорау туса да, аңа мөрәҗәгать итеп була. Тарих буенча да, дин буенча да, табигать серләре буенча да.
Мин инде хәзер Валентина Петровна белән эшләгән чорда, аннан ишеткәннәрне ник язып бармадым икән, дип үкенәм. Халык медицинасы өлкәсендәге белемнәрен, файдалы киңәшләрен туплап, бөтен кешегә кирәкле китап бастырып булыр иде. Бергә булганда уйламыйсың бит ул, киләсең дә кирәк нәрсәне сорыйсың. Әле киткәч тә, күп тапкырлар шалтыратып, киңәш сораган булды. Аның ихтыяр көче, үзенең хаклылыгына ышанычы, тормышка карашы, кул эшләренә искиткеч сәләте, күпкырлы таланты сокландыра иде. Үзе теләгәнне, артык көчәнмичә генә, һәрвакыт булдыра барды. Авылда саф һавада яшәргә теләде - бер елда йортын төзеп, үзе теләгәнгә иреште. Гөмбәсен, җиләген җыеп, балыгын тотып, Васясы белән рәхәтләнеп авылда яшәп ята.
Анда да тик ятмый дип беләм - күңеленә хуш килердәй эшләр табып тора. Валентина Петровнага ныклы сәламәтлек телим һәм үзенең белем хәзинәсен, бик тә үтемле киңәшләрен газета укучылар белән дә уртаклашсын иде, дигән теләктә калам".
Делает большое дело
Антон Байрашев - активист кряшенской молодежи:
"Валентина Петровна делает большое дело. Хобби вдохновляет ее, невооруженным глазом видно, что человек явно моложе своего возраста по паспорту. Обычно такое происходит тогда, когда человек либо нашел дело своей жизни, либо живет с верой во что-то! Это придает человеку энергию.
А у Валентины Петровны - удвоенная энергия. Она, как Пушкин, "памятник воздвигла себе нерукотворный", и ее дело будет жить после нее. Пусть в рамках маленького народа и небольшой территории, размер здесь не столь важен. Здоровья, энергии ей и веры в нужность своего дела".
Костюмнары Субаш балаларына ничек килешә!
Спасибо за дружбу!
Наиля Альмеева, этномузыколог, кандидат искусствоведения, Санкт-Петербург:
- Мы познакомились с Валентиной Максимовой по телефону. Нас свела моя уважаемая коллега Людмила Белоусова, сказав, что есть такая Валентина Петровна, которая все знает о культуре кряшен. При подготовке книги с песнями кряшен мне как раз нужно было уточнить кое-что: и по поводу незнакомого слова, и по поводу обрядов. Когда трубку взяла Валентина Петровна, у меня в душе стало так уютно и тепло, как будто мы знакомы с ней всю жизнь. Когда мы поговорили и попрощались, я подумала, что очень хотела бы ее увидеть и подружиться с ней.
А познакомиться лично нам довелось в Санкт-Петербурге, где я сейчас живу, во время гастролей ансамбля "Бермянчек" в 2011 году. Концерты проходили в прекрасном зале гостиницы "Петербург", а в фойе работала выставка из произведений традиционного искусства кряшен. В основном это были работы Валентины.
Һәрберсендә - йөрәк җылысы
Я была поражена: виртуозно вышитые полотенца в зелено-желтых, сине-голубых, золотисто-коричневых тонах, глаз не оторвать, и каждое имело соответствующее образное название: Түгәрәк уен, Питрау, Нардуган. Одно из них - красное, как солнце! - она подарила мне. Еще на выставке стояли большие куклы в традиционных костюмах разных групп кряшен. И платьица, и головные уборы, и украшения из монет - все было сделано Валентиной. Такую куклу и такие полотенца, я думаю, многие хотели бы иметь дома как украшение - это просто прелесть! В тот раз я была очень рада, что Валентина побывала у меня дома вместе с Людмилой Белоусовой.
Валентина - прекрасный консультант по традиционному костюму кряшен, знает его в деталях. Она разрабатывала эскизы костюмов для ансамбля "Бермянчек", и мы все видим насколько они прекрасны и сохраняют кряшенскую специфику.
В следующий раз нам суждено было повидаться в доме Валентины, в деревне Кулущи Мамадышского района в 2014 году, когда я была в очередной экспедиции. Валентина и ее супруг Василий Максимов - замечательная, гармоничная пара. Их дом выстроен и оформлен с такой любовью, с таким изяществом, как может именно женщина-художник.
Валентина и Василий познакомили меня с талантливой супружеской парой Усачевых, от которых мне удалось записать пение Раисы с ее мужем-гармонистом Борисом.
В 2015 году Максимовы принимали в гостях целую делегацию - главного редактора газеты "Туганайлар" Людмилу Белоусову, журналиста Марию Мартынову, Степана Спиридонова (руководителя Мамадышских кряшен), журналиста Алсу Спиридонову и меня - этномузыколога. С нами были и супруги Усачевы. Какой это был замечательный вечер - с угощением и пением гостевых песен по-кряшенски! Сколько радушия, ра дости общения!
Талантливый художник Валентина Максимова для меня, прежде всего, очень светлый,добрый, умный, тонкий, красивый человек, от которого идет теплота. Я так рада, что она дарит мне свою дружбу.
В честь юбилея от всей души хочу пожелать ей крепкого здоровья, безграничного семейного счастья, больших человеческих радостей и успехов в творчестве!

Редакция: 28 май көнне Казан Сабан туенда Валентина Петровна мастерскаяда үзенең кул эшләрен тәкъдим итте, мастер-класслар күрсәтте. Бу турыда видеоязмадан карый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: